Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ватан - ана дигән сүз бар...

Бүген патриотизм турында сөйлиләр. Бу хисне арттырырга тырышып, төрле чаралар уздыралар. Әлбәттә, патриотизм булырга тиеш. Кеше үз илен яратырга, аның куәтен һәм абруен күтәрергә, сакларга һәм кирәк икән – гомерен дә иле өчен бирергә тиеш.
Ләкин патриот булуның бер төп шарты бар – кешенең иле булырга тиеш. Ватаны.
Ватан ул туган җир, туган урын гына түгел. Бүгенге чорда кеше күктә дә туарга мөмкин.
Ватан-ана дигән сүз бар. Менә бу сүз Кеше һәм Ватан мөнәсәбәтен төгәл билгели шикелле: Ана һәм Бала мөнәсәбәте булырга тиеш. Һәм моның күзгә бәрелеп яткан берничә үзенчәлеге дә бар.
Мин «анам» дип әйткән кеше минем биологик анам булмаска да мөмкин.
Мин «анам» дип әйтү генә җитми, аның да «балам» дип әйтүе һәм кабул итүе кирәк.
Аның «балам» диюе генә җитми, минем дә «анам» дип әйтүем һәм кабул итүем кирәк.
Ә безнең Ватан бармы соң?
* * *
Бу бер дә юктан туган сорау дип уйламагыз. Мин, әлбәттә, бик ялкау да, бик булдыксыз да кеше түгел инде. Эшләп тә торам, закон да бозмыйм, коткы таратып та йөрмим... Нәкъ сезнең кебек. Ләкин һәрвакыт шундыйрак бер тойгы бар. Ватан-­Ана мәсьәләсендә. Ни өчендер мин үземнекен түгел, ә кемнеңдер анасын карыйм, тәрбиялим шикелле. Үзен Ватан-ана дип әйтүче бу хатын бөтенләй чит-ят булып тоела. Бәлки, ул үги анадыр? Ә бәлки, ул бөтенләй ана түгелдер, бала тапканга, бала яратканга бик охшап та тормый. Һәм ул безне дә үзенә бик кирәктә генә исенә төшерә. Шундый эгоист хатын.
* * *
Мине бүгенге Россия миллиардерларының күпчелеген өнәп бетермәүдә, гөнаһлы дип уйлауда гаеплиләр. Гафу итегез, әлбәттә. Аз гына онытып җибәргәнмен, алар нәрсә уйлап таптылар, нинди ачыш ясадылар, нинди юк нәрсәне бар иттеләр әле? Форд, Гейтс, Джобс, яки Безос диюгә, нәрсәдер күз алдына килә, шулай бит. Һәрхәлдә, боларның берсен дә карак дип тә, мошенник дип тә, спекулянт дип тә атап булмый. Ә безнең миллиардерлар исемен атауга, нәрсә күз алдына килә?..
Бер мисал. Менә сезнең әби-бабаларыгыз үз йортын саклау хакына сугышта үлеп кала, әти-әниләрегез шул йортны зурайту, матурлау өчен көнне-төнгә ялгап гомер буе тир түгә, ә бу эшем ияләре үз вазифаларыннан һәм вакытлыча бирелгән мөмкинлектән файдаланып, ялган документлар ясатып, сезне шул йорттан куып чыгара...
Йортның ни кысылышы бар? Кысылышы юк. Мин аны бары тик ата-бабалар бар иткән һәм баеткан ил-дәүләт символы буларак мисалга китердем.
Бу – сезнең үзегезне генә төп башына утырту түгел. Ата-бабаларыгызның да көче, байлыгы – шушылар кесәсендә, якты истәлеге – шушыларның табан астында. Чөнки сезнең Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган бабаларыгыз ил өчен, балаларының киләчәге өчен җанын биргән герой түгел, ә нибары берничә каракны миллиардер итү өчен гомерен биргән фанат булып кына кала.
* * *
Теге дөньяга баргач, мин шул сугышта үлгән бабамның якасыннан алачакмын:
– Нигә үлдең, нигә исән йөреп кайтмадың? – диячәкмен.
Әлбәттә, ул акланган булыр:
– Шулай туры килде, сугыш каты иде.
– Ә ник бардың син анда?
Мондый сорауга ул ни дип әйтергә дә белмәячәк. Аның рухында түгел. Илеңә дошман һөҗүм иткәндә, ничек итеп читтә калырга мөмкин булуын ул аңламый. Аның каравы, бүген моны без аңлыйбыз. Без!
– Син Гитлерны белә идеңме?
– Юк.
– Берәр немецны беләсеңме?
– Юк.
– Берәрсенең берәр зыяны тидеме сиңа?
– Юк.
– Шулай булгач, ник киттең ул яуга? Гомереңдә бер күрмәгән, бер белмәгән, үзеңә бер зыяны тимәгән кеше белән ник сугышып йөрдең? Ник үтердең аларны? Үзең ник үлдең?
* * *
Мин әле, сугыштан кайтмаганы өчен, урам буйлап ирләрен сүгеп йөргән берничә әбине үзем дә хәтерлим. Кечкенә идем ул чакта, өлкәннәр ул әбиләрне «зиһене дөрес түгел» диләр иде. Зиһене дөрес түгел... Гомер буена эчләрендә җыелып килгән рәнҗешләр бит инде бу. Илгә юнәлтергә ярамаган өчен ирләренә юнәлтелгән рәнҗешләр.
Мондый рәнҗешләр шул әби­ләр белән бергә китсә, юкка чыкса, ни әйтер идең дә бит. Бер танышым бар. Гомерен хәрби хез­мәттә үткәргән. Ватан куша диеп утка кергән, берничә тапкыр авыр яраланган. Катлаулы операцияләр кичергән. Исән калган. Даруларда яши. Бүген ундүрт мең сум пенсия ала. Инвалидлык буенча икенче группа да ала алмый йөри. Икенче группа! Моны бит инде вак-төяк чиновникларның бөтен туган-тумачасы, таныш-белеше алып бетерде. Ә моңа – юк.
Ну, ничек бирәсең инде аңа. Әнә ич фәлән танышның танышы Хөппениса карчык та инвалидлык сорап килгән. Аның яше дә зуррак, өстәвенә хроник рәвештә сул кулының уч төбе кычыта. Соң шулай булгач, бернинди эшкә дә ярамый бит инде ул. Өстәвенә, халык бәхете өчен Фәлән Фәләневичны үстереп биргән. Шундый кешегә бирмичә, ниндидер солдафонга бирәсеңмени ул инвалидлыкны?!. Аннан соң Хөппениса карчык берәү генә, ә болар – миллион. Берсенә бирсәң, калганнары сорый башлаячак. Эшләре беткән инде хәзер, шыбырдамый гына утырсыннар... Үзебезнең таныш-белешләргә дә җитеп бетми әле.
Менә шундый хәлләр.
Барысын да күреп торгач, бүген без төрле сәбәпләр белән сугыштан качып, үз җаен гына караган куркак җаннарны аңлыйбыз кебек. Бүген алар акыллырак, хак­лырак кебек булып тоела.
* * *
Ватанлы кешеләр шулай була аламы?
Әгәр Ватан-ана бар икән, бүген аның мөлкәтен урлап баеган караклар әнисенең пенсиясен сатып эчкән алкаштан нәрсәсе белән абруйлырак?
Әгәр Ватан бар икән... Ата-ана хокукыннан нәрсә өчен мәхрүм итәләр әле ул? Балаларын бар дип белмәгән өченме?
Әгәр Ватан юк икән... Ничек югалган ул? Үтергәннәрме аны, урлаганнармы, сатып җибәргәннәрме... – юк, мондый сораулар белән баш катырырга җыенмыйм. Кирәкмидер дә. Барыбер дөресен әйтмиләр ич. Ә мине әлегә бер генә сорау борчый. Нибары бер сорау.
Әгәр Ватан юк икән, безгә – патриотларга нәрсә эшләргә?..
Марат Кәбиров, Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев