Василий Аксенов музей-йортында татар телендә джаз яңгырады

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе танылган джаз композицияләрен татар телендә һәм профессиональ татар музыкасын классик джаз яңгырашында тыңлады. Кичә Dr.V.Aks Band квинтеты Василий Аксенова музей-йортында «Кәрван җыры» программасының премьерасын тәкъдим итте. Татар телендә джаз стандартларын Dr.V.Aks Band аккомпанементы белән халыкара конкурслар лауреаты Римма Шәйхелова башкарды. В.Аксенов музей-йортында джаз концертлары һәр чәршәмбе саен үткәрелә. Татарча – беренче. “Татарчалаштырылган джаз стандартларының бер җырын без “Старый рояль” джаз-клубында башкарып карадык. Бу тамашачының ничек кабул итүен сынау иде. Кешеләр ашаудан туктап гаҗәпләнеп тыңладылар. Озак алкышладылар. Бу реакция эшебезгә ышаныч уятты”, ди вокалист Римма Шәйхелова. Римма – Чаллы кызы, Түбән Новгород музыка училищесын тәмамлаган. Казанның 20нче балалар музыка мәктәбендә эстрада-джаз вокалы укыта. Укучылары арасында лауреатлар да бар. Сигез ел Dr.V.Aks Band коллективында белән эшли. Казанга Анатолий Василевский җитәкчелек иткән “Синтез-бенд” джаз-оркестрында эшләү хыялы белән килгән һәм байтак еллар, оркестр таралганчы, анда эшләгән дә. Римма Шәйхелова «Кәрван җыры» проектның идея авторы. Тәрҗемәче - Татарстан китап нәшрияте мөхәррире Әлфия Шәйдуллина. “Римманы күз алдына китердем дә, бер сулышта эшләнде. Соңыннан джаз ритмына туры китерү өчен үзгәрешләр кертелде, әлбәттә. Тәрҗемәне мөмкин кадәр оригиналга якын итергә тырыштык”, ди Әлфия Шәйдуллина. “Джаз ритмикасын саклап текстны тәрҗемә итү – тәрҗемәченең титаник хезмәте. Монда бит рус теленә күчерелгән текст түгел, инглиз теле тексты файдаланылды, - ди Dr.V.Aks Band төркеме җитәкчесе, музыкант Юрий Щербаков. - Без бу юнәлештә эшебезне дәвам итәргә телибез. Нәҗип Җиһанов иҗаты да читтә калмас дип уйлыйм. Уйнап карап, уйлап карап тагын яңа композицияләр килеп чыгачак әле”. Римма башкарган ун җырның сигезе дөньякүләм джаз стандартларының татарчага тәрҗемәсе булса, икесе һәр татар тыңлаучысына таныш татар җыры иде. Берсе - Луиза Батыр-Болгариның Фирая Зыятдинова шигыренә язылган “Мин сине шундый сагындым” җыры, икенчесе Сәйяр Хәбибуллин белән Әхмәт Ерикәй иҗат иткән “Эзләдем, бәгърем, сине”. “Кәккүк кычкыра сирәк кенә, Сагынуын сөйләп кенә. Килсәң иде, иркәм, яныма Көлемсерәп кенә. Эзләдем, бәгырем, сине, Еллар буе тилмереп; Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп...” “Без ул җырларда джаз ишеттек. Бик ягымлы музыка. Гармоник челтәре гаҗәеп, импровизацияләү өчен кызыклы материал бар. Уйнарга кызыклы икән – без поляк телендә дә уйнарга риза, - ди Dr.V.Aks Band төркеме җитәкчесе, музыкант Юрий Щербаков. - Миңа иң мөһиме – музыкант күзлегеннән уйнарга кызыклы булсын. Ә бит ул җырлар гомуми стилистикадан аерылып тормадылар”. Музыкантлар программа кысаларында татар композиторлары иҗат иткән тагын ике “джаз музыкасын” тәкъдим иттеләр. Берсе – Салих Сәйдәшевның “Әдрән диңгезе”, икенчесе Алмаз Монасыйповның “Хыяллары”. Сүз уңаеннан, быел “Әдрән диңгез”не дөньякүләм танылган джаз музыканты Вадим Эйленкригның уникаль башкаруында “Үзгәреш җиле” фестивале тамашачысы да тыңлый алды. “Сыйфатлы яхшы музыка, матур көйгә салынган даһилыкка якын җыр булса, аны теләсә нинди шартларда яңгыратып була, - дип дәвам итә Dr.V.Aks Band төркеме җитәкчесе, музыкант Юрий Щербаков. - “Әдрән диңгез”не симфоник оркестр белән академик стильдә дә башкарып булыр иде, ул шуның өчен язылган да бит инде. Без аны бүген тизләтебрәк, хәрәкәтчәнрәк темпта уйнап карадык. Мин аны баллада итеп тә уйнар идем. Без проектны үстерәбез, төрлечә эшләп карыйбыз. Бәлки ниндидер матди мөмкинлекләр табып альбом чыгара алырбыз. Миңа калса, бу татар мәдәниятен баета торган проект. Монда татарчалаштырылган джаз проектлары белән беррәттән, шул стандартлар рәтенә куя алырлык, ансамбльнең гомуми стилистикасына ята алган татар музыкасы да яңгыраячак”. Мәгълүмат өчен. Татар профессиональ композиторлары әсәрләрендә джаз традицияләре булуы турында музыка белгече Вадим Дулат-Алиев түбәндәгечә яза: “Җиңү эстрадага да үзгәрешләр алып килә. Музыкада яңа ритмнар, яңа интонацияләр, яңа тембрлар һәм яңа образлар туа. Шунысы да кызыклы, кырыгынчы еллар ахырында Казан илебезнең «джаз башкаласына» әверелә – Кытайдан кайткан Олег Лундстрем (1916-2005) джаз-оркестры биредә төпләнеп кала. Шәһәрдә чын «тере» «джаз» булуына Казанга килеп чыккан мәскәүлеләр дә гаҗәпләнә торган булган. Соңрак Олег Лундстрем дөньядагы иң озын гомерлы джаз-оркестрны (Гиннесның Рекордлар китабының Россия басмасы буенча) җитәкләп, иң эре совет һәм Россия джазмены булып таныла. Казанда сугыштан соңгы татар композиторлары иҗатына этәргеч ясаган джаз традицияләре сакланып кала”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: