Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Васил Шәйхразиев Самара өлкәсе татарларын борчыган проблемалар белән якыннан танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев бүген Самара өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлычы башкаручы Дмитрий Азаров белән дә очрашкан. Бу хата Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте җиткерә. Дустанә мөнәсәбәттә узган очрашуда өлкә татарларын борчыган проблемалар да күтәрелде. Анда “Яктылык” мәктәбенә янкорма төзү, балаларына туган телдә белем бирергә теләгән ата-аналарның күп булуы сәбәпле шәһәрдә тагын бер татар мәктәбе төзергә җир участогы кирәклеге, Диния нәзарәтте каршында 100 балага исәпләнгән рухи-мәгърифәт үзәге булдыру, Самара шәһәрендәге Толстой урамына урнашкан борынгы тарихи мәчетне төзекләндерү һәм аңа манара кую, яңа мөселман зиратына җир бүлеп бирү кебек сораулар күтәрелгән. Һәр күтәрелгән мәсьәләгә Самара өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров уңай җавап биреп, ярдәмчеләренә йөкләмә тапшыра барган. Ул Самараның татар балалары күпләп белем ала торган башка мәктәпләрендә татар телен факультатив яки предмет буларак укытуны оештыруның да кирәклеген әйтеп узган. Очрашуда Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗади оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин, Самара шәһәре Промышленный районы башлыгы Минәхмәт Хәлиуллов һәм Бөтендөнья татар дөнья конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев та катнашкан.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев