Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Валерия Мещерякованың "Татар теле ярты сәгатьтә" дигән методикасы тәкъдим ителде

Jadidfest фестивалендә Валерия Мещерякованың “Татар теле ярты сәгатьтә” методикасы тәкъдим ителде. Презентациядә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты. “Әлбәттә, ярты сәгать эчендә генә кешене татар теленә өйрәтеп бетереп булмый, әмма аңа моның өчен юнәлеш биреп була”, - ди методиканың авторы Валерия Мещерякова. “Миңа ике яшь булганда әниләрем мине авылга җибәрде. Анда мин тулаем татар мохитенә чумдым. Ике ай эчендә мин ике яшьлек бала дәрәҗәсендә телне өйрәндем һәм калган елларда да бу авылга кайта торган булдым”, -  ди автор. Мещерякова үткәргән дәрескә, нигездә, татар кешеләре килгән. Шулай ук руслар һәм татар телен белмәгән татарлар да бар иде. Автор телне өйрәнү өчен бала яшенә "күчәргә" тәкъдим итте. “Бала хата да ясарга, сүзне белмәскә дә мөмкин Бала дәрескә белем алырга түгел, ә сезнең белән уйнарга килә”, - ди укытучы. Укытучы бар катнашучыларга да күзләрен йомарга, үзләрен 6 яшьлек итеп хис итәргә кушты. Валерия Мещерякова дәресне рус телендә башлап җибәрде. Дәрес азагына ул татар сүзләрен күбрәк кулланды һәм зур “балалар” моны сизми дә калды. Укытучы ымнар, уенчыклар белән эш итте. Әйтик, бүгенге дәресне “мырау” алып барды. “Балалар” үзләре дә укытучы булып карады. Алар предметка төртеп күрсәтеп, калган укучыларга “Бу нәрсә” дип сорау бирде. “Балалар” татар телендә сөйләшкәндә, бик аз сүзләр кулланды. Шулай да бу методика телнең структурасын, рус теленнән аермасын күрергә ярдәм итте. Мещерякова нигездә хикәя һәм сорау җөмләләрне генә кулланды. Ата-аналар укыганда, дәрескә аларның 2дән алып 5 яшькә кадәр булган балалары да тартылды. Мещерякова методикасының асылы да шул - балага кызык икән, ул телне өйрәнәчәк. Шуны әйтергә кирәк: дәрес барган саен бер тапкыр да тәрҗемә кулланылмады. Укытучы дәрес барышында рус телендә аңлатты, әмма аны тәрҗемә дип атап булмый. Валерия Мещерякова телне онытсаң да, шул мохиткә эләккәч, аны искә төшереп була дип саный. Ул методиканы балаларга 2-3 яштән генә түгел, ә карында вакытта ук өйрәтә башларга киңәш итә.
Алмаз Шиһабетдинов, Татар информ
фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев