Вахит Имамовның "Карабәк" һәм "Каенсар" исемле ике романы кергән китабы дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында танылган язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовның «Карабәк» һәм «Каенсар» исемле ике романы кергән китабы чыкты.   Язучы үзенең социаль  челтәрдәге битенә: «Бүген иртән генә кулыма менә шушы яңа китапның автор данәләрен тапшырдылар. Берьюлы ике роман. «Карабәк» атлысы тарихи роман, Болгар әмирлеге, Алтын Урда каһанлыгының 1350-1419 елларда кичергән фаҗигаләре турында. «Каенсар» – татар халкы, татар авылларының 1917 елдан соң кичергән газаплы тормышы һәм карак җитәкчеләрнең авылларны юкка чыгаруы турында. Чәй эчкәндә укыла торган, күңел ачкыч әсәрләр түгел. Хакыйкать. Татарстан китап нәшриятына чиксез рәхмәт!» – дип язып куйган.
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: