Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ваһапов фестивале халык җырларын, классик әсәрләрне пропагандалый"

Мәшһүр җырчы Рәшит Ваһапов турында урамда туктатып сорау­чылар да бар. Һәрхәлдә, аның исемен халыкка кайтару өлкәсендә Ваһапов фондының зур эш башкаруы бәхәссез. Моннан 13 ел элек мәшһүр җырчы исемендәге фестивальне оештырып җибәргән Рифат Фәттахов әнә шулай диде. Яшь башкаручылар продюсеры бәйгедә катнашучылар саны­ның елдан-ел артуын да билгеләп үтте: – Башта нибары 20, аннары 33 кеше катнашкан иде. Узган елны бу сан 97гә, быел 122гә җитте. Бу – фестиваль үсешенең күрсәт­кече. Быел теләк белдерүчеләр саны артып киткәч, сайлап алу турлары Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да үтте. Шунысы кызык, быел башка конкурсларда җиңгән, үзләре концертлар оештырып йөрүче җырчылар да катнашты. Яромир Низаметдинов, Ранис Габбасов, Илнар Миранов, Марат Фәйрушин – әнә шундыйлардан. Дөрес, жюри бу күренешкә башта тискәре мө­нәсәбәттә иде. Фес­тиваль­гә яңа исемнәр кирәк, бу – табигый. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар бит. Без беркемне катнашудан тыя алмыйбыз. Әгәр бәйге таләпләренә туры килә икән, нишләп инде катнашмасын?! Бу күренеш Ваһапов фестиваленең җырчылар арасындагы абруе турында сөйли. Фестивальнең әһәмиятен “Голос”  бәйгесендә җиңгән Сәйдә Мө­хәммәтҗанова да ассызыклады: – Ваһапов фестивале халык җырларын, классик әсәрләрне пропагандалый. Бүген исә милли җанлы буын үсеп җитте. Безгә татарча аралашу, милли җырлар баш­кару мәйданы кирәк. Әлеге мәйданны мин биредә таптым. Мәйдан дигәннән, Ваһапов фестивале ачышы булган Азат Абитов, җыр­чыга ялгызы гына эстрадага юл яру читен, дип саный: – Ваһапов фестиваленә гариза җибәргәндә, монда профессиональ музыка уку йортларында белем алучылар гына катнашуы турында белмәгән идем. Сайлап алу комиссиясе миңа игътибар иткән һәм, музыкаль белемем булмаса да, катнашырга чакырган. Хәзер мин мәдәният институты студенты инде. Ә аңа кадәр әти белән музыка дөньясына юл ярырга тырышып карадык. Диск яздырдык, телеви­дениедә бер-ике күрендек тә шуның белән бетте. Фонд белән исә мин концертлар куя алам. Сүз уңаеннан, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбасов кебек яшь җырчылар гала-концерт алдыннан мәшһүр җырчы Илһам Шакиров каршында имтихан тоткан. Илһам абыйлары аларны өенә кунакка чакырган һәм җыр­лау­ларын үтенгән. Шул рәвешле җыр­чылар олпат шәхеснең фатихасын алып кайткан. Быелның тагын бер күркәм гамәле – татар җырының әнисе саналган Флера апа Сөләймановага Ваһапов исемендәге милли-иҗ­тимагый премияне тапшыру булды. Флера апаны зал аягүрә басып каршы алды, җырларын бер тында тыңлады. “Әниемә”, “Алтын-көмеш” җырларын башкарып, җыр­чы яшь буынга, әйтерсең лә, осталык дәресен күрсәтте. Кө­чәнмичә, тавышны күтәрмичә дә халык күңеленә юлны табып була шул. Флера апа чыгышы җанга дәва, тәнгә шифа булды. Осталык сабагын жюри рәисе Ренат Иб­раһимов, махсус кунак Илһам Вәлиев тә күрсәтте. Гран-прига исә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева шәкерте Ранис Габбасов лаек булды. Фондның кайгыртучылар советы рәисе Разил Вәлиев, бүләкне тапшырганда, Рәшит Ва­һапов би­ек­легенә омтылу­чылар­ның күп булуын билгеләп үтте. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова исә фести­вальнең мәдәни тормышта үз урынын табуын ассызыклады. Яшь башкаручылар башлыча Ва­һапов репертуарындагы җыр­ларны башкарды. Тамашачы сагынылган “Тәскирә”, “Нурия”, “Әл­фия”, “Сакмар су” кебек җырларны тыңлап кинәнде.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татартстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев