Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

В.Шәйхразиев татар конгрессында Аппарат җитәкчесе булып Артур Мендруль билгеләнгәнен әйтте

Бөтендөнья татар конгрессының Аппарат җитәкчесе вазифасына моңарчы ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында рәсми протокол бүлеген җитәкләгән Артур Мендруль билгеләнде. Мендрульгә конгрессның төбәкләрдә хакимиятләр, хөкүмәт, депутатлар, Президент аппараты белән эшләүне бер системага кертү һәм протокол эшләрен алып бару бурычы йөкләнгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте. БТКда Аппарат җитәкчесе вазифасы булдыру ихтыяҗы, Шәйхразиев сүзләренчә, Милли Шураның эш системасына бәйле рәвештә туган. “Мин, Милли Шура җитәкчесе булып эшли башлагач, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының эшен, аның Россия төбәкләре һәм чит илләр белән эшләү алымнарын өйрәнә башладым. Шул вакытта Милли Шура вертикален төзү һәм башкарма комитетның дәрәҗәсен үстерү максатлары куелды. Тыгыз эшчәнлек башланды: без губернаторлар, төбәк башлыклары белән очрашулар оештырдык, бу очрашулар исә протокол таләп итә. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетында протокол белән эшләүчеләр юк иде, шуңа безгә күп очракта Президент протоколы яисә Хөкүмәт протоколы белән эшләргә туры килде. Милли оешма буенча протокол булдырылмаган иде. Бу эшне оештыру, төбәкләрдә хакимиятләр, хөкүмәт, депутатлар, Президент аппараты белән эшләүне бер системага кертү зарур иде. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров белән киңәшләшеп, без бу эшләрне бер җитәкче кул астына тапшырырга кирәк дигән карарга килдек”, - дип аңлатты Шәйхразиев. Моңарчы БТКда протокол эшләрен күпмедер дәрәҗәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Данис Шакиров, Марс Тукаев һәм Тәбрис Яруллин башкарган. Васил Шәйхразиев әйтүенчә, хәзер алар бу эштән азат ителгән һәм шул сәбәпле бар вакытларын һәм көчләрен төп эшләренә юнәлдерә алачаклар. БТКның Аппарат җитәкчесе вакансиясе быел 1 гыйнварда булдырылып, штат расписаниесенә кергән. “Бу вазифага туры килердәй кандидатны без конгресста эшләүче җитәкчеләр арасында эзләп карадык, ләкин протокол эшен сыйфатлы итеп башкарырдай кандидат таба алмадык. Шуңа күрә, киңәшләшеп, бу эштә тәҗрибәсе булган кешене – Артур Мендрульне эшкә җәлеп итәргә булдык. Аның кул астында оештыру аппараты, кадрлар, юристлар, секретариат урнашачак”, - диде Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе Артур Мендрульгә 36 яшь икәнен, аның Татарстанның Лениногорск шәһәрендә туган татар егете булуын хәбәр итте. “Татарча сөйләшә һәм укый белә”, - диде Шәйхразиев.


Татар-информ
Фото: mpt.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев