Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

В.Шәйхразиев: "Италия татарларына ярдәм итеп, бергәләп тыгызрак эшләргә карар кылдык"

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан рәсми делегациясе Италиягә эшлекле визит кысаларында Милан шәһәрендә җирле татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашуда ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты. Вице-премьер хәбәр итүенчә, очрашуда Татарстан хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессының Италиядә яшәүче татарлар белән мәдәни һәм эшлекле даирәләрдә тыгыз хезмәттәшлек итүе хакында сүз барган. Татар җәмгыяте вәкилләре милли өлкәдәге планнары белән уртаклашкан һәм кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә Татарстаннан ярдәм сораган. Васил Шәйхразиев очрашуга Рим, Милан, Венеция һәм башка шәһәрләрдән милләттәшләр килүен әйтте. «Италиядәге татарлар» мәдәни ассоциациясе 2013 елда гына өешуына карамастан, биредә татарлар үзара тыгыз элемтә булдырганнар, төрле чаралар, сабан туйлары оештыралар. Алар Россотрудничество агентлыгы белән элемтәдә торып, аннан ярдәм алалар. Шул ук вакытта алар Татарстаннан милли-мәдәни яктан ярдәм сорыйлар, аларга татарча китаплар, уку әсбаплары кирәк. Рөстәм Нургалиевич безгә хәзер йөкләмәләр бирде, без Италия татарларына ярдәм кулы сузачакбыз, бергәләп ныклабрак эшли башларга карар кылдык», - диде вице-премьер «Татар-информ» хәбәрчесенә. Васил Шәйхразиев очрашуда Венециядәге опера театры җырчысы, халыкара конкурслар лауреаты Рафис Хөснетдинов катнашуын һәм аның кунакларга татар халкының «Шахта» көен башкаруын әйтте. Рафис тумышы белән Башкортстаннан, татар милләтеннән. Ул Казан консерваториясендә уку һәм Казандагы мәдәни чараларда катнашу мөмкинлеге хакында сораган. «Рөстәм Нургалиевич аның җырын яздырып, Инстаграмына да куйды, Рафисны барысы да хуплый, аны Европада «Ул безнең татар җырчысы!» дип күрсәтергә була», - диде вице-премьер. Очрашуда катнашкан тагын бер вәкил - гаиләсе белән Мәскәүдән Италиягә килеп тупланган һәм биредә стартап башлаган Алсу Гомәрова – Татарстан белән Италия арасында телемедицина юнәлешен үстерү проекты белән уртаклашкан. Гомәровлар Италиядә яхталарны ашау-эчү белән тәэмин итәләр, бу нисбәттән Татарстан делегациясе аларга «Түбәтәй» беренче татар фаст-фуд челтәре белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим иткән. Моннан тыш, очрашуда Татарстан белән бәйле тагын берничә бизнес-тәкъдим яңгыраган. «Италиядәге татарлар» ассоциациясе президенты Зөһрә Мәҗитова Татарстан делегациясен шоколад җитештерүче һәм мәдәни проектлар башкаручы эшмәкәрләр белән таныштырган. “Алар Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә тели, тәкъдимнәре протоколга кертелде, без аларны караячакбыз”, - диде Шәйхразиев. Васил Шәйхразиев Татарстан Президентының «Италиядәге татарлар» ассоциациясе президенты Зөһрә Мәҗитовага Рәхмәт хаты тапшыруын да әйтте. “Без бер милләт, кайда гына яшәсәк тә, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, алга барырга тиеш. Италиядәге татарлар белән тагын очрашабыз дип саубуллаштык”, - диде вице-премьер. Белешмә: Италиягә татарлар ХХ гасырда килеп туплана. Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Италиядә 600ләп татар кешесе яши. “Италиядәге татарлар” ассоциациясе «Европа татарлары альянсы»ның идарә составына кергән. 2015 елдан башлап, “Италиядәге татарлар” җәмгыяте Римда сабан туйлары оештыра, 2015 елда биредә Татарстан һәм Италия эшмәкәрләре форумы үткән.
Алсу Исмәгыйлева, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев