Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 25нче утырышында "ТР Җәмәгать палатасы турында"гы канун проекты кабул ителде

16 февральдә V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 25 нче утырышында депутатлар беренче укылышта “Татарстан Респубикасының Җәмәгать палатасы турында”гы канун проектын кабул итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында парламентның Канунлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Җәмәгать палатасына 60 кеше керергә тиеш дип саный. Шуның өчтән бере (20 кеше) гомумроссия һәм төбәкара иҗтимагый берләшмәләрнең республикада теркәлгән структур бүлекчәләре тәкъдиме буенча Татарстан Президенты тарафыннан расланачак. Икенче өчтән бер өлешен (20 кеше) Татарстанда теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, шул исәптән төбәк иҗтимагый берләшмәләр тәкъдиме белән Дәүләт Советы раслаячак. Татарстан Республикасы Президенты һәм парламент тарафыннан расланган Җәмәгать палатасы әгъзалары калган составны (20 кеше) республика территориясендә теркәлгән җирле җәмәгать берләшмәләре тәкъдим иткән кандидатуралардан сайлап алачак. Моңарчы Җәмәгать палатасы составында ике тапкыр вәкил булып торганнар яңа палата әгъзалары була алмый. “Җәмәгать палатасына кандидатлар тәкъдим итү хокукына коммерцияле булмаган оешмалар ия. Һөнәри һәм социаль төркемнәрнең хокук һәм закон мәнфәгатьләрен тәкъдим итү һәм яклау өлкәсендә ким дигәндә, өч ел дәвамында эшчәнлек алып барган һәр оешма Татарстан республикасы территориясендә яшәү урыны булган гражданнар арасыннан бер кандидатны тәкъдим итү хокукына ия”, – дип искәртте Шакир Яһүдин. Шулай ук канун проекты буенча палата вәкиллегенең срогын 4 елдан 3 елга кадәр киметү дә тәкъдим ителә. “Яңа палата составының беренче утырышы Татарстан Республиксы Президенты тарафыннан чакырыла һәм Җәмәгать палатасының иң өлкән әгъзасы тарафыннан ачыла”, – дип өстәде депутат.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев