Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены: Татарстан районнарына сәяхәт (фоторепортаж)

V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены программасы буенча делегатлар кичә төштән соң 4 төркемгә  бүленеп Татарстанның 4 районына сәяхәткә чыгып китте. Биектау районында делегатлар «Иске Казан» дәүләт музей-тыюлыгында, Ямаширмә авылы мәдәният йортында, страус фермасында булды. Район үзәгендә җирле «Ак калфак» хисабын тотты, кунакларга бу җирлектә яшәүче халыкларның: татар, рус, мари, удмурт һәм әрмәннәрнең «Бишек туе» күренешләре күрсәтелде. Балтач районында делегатларга «Бишек туе» күрсәтелде. Бөрбаш авылы мәктәбендә кунаклар  «Хәзинә» милли киемнәр студиясе мастер классында һәм «Татар теле — Тукай теле, җанга якын анам теле» әхлак дәресендә булды, Карадуган һәм Нөнәгәр авылларындагы мәдәният йортлары каршында яшләүче фольклор төркемнәр чыгышларын карады. Кич белән Балтач мәдәният үзәгендә Булат Сәлаховның «Яр» спектаклен тамаша кылды. Яшел үзән районы да зур эчтәлекле программа әзерләгән. Делегатлар Ачык һавадагы этнография музеенда, Каюм Насыйри исемендәге Архитектура –этнография комплексында булды.  Кече Шырдан авылында алар Каюм Насыйри бюстына чәчәкләр куйды, Каюм коесын, Каюм Насыйри мәчетен карады. Яшел Үзән шәһәрендә 10 нчы номерлы «Йолдызлык» балалар бакчасында  «Бишек туе»,  55 нче номерлы «Киләчәк» балалар бакчасында — «Мәтәпкәчә яшьтәге балаларда толерантлык тәрбияләү» чарасы үтте.  Төп чаралар 3 нче номерлы гимназиядә узды. Анда делегатларны «Күренекле татарлар», «Космонавтика» музейлары белән таныштырдылар. Арча районында делегатлар Яңа Кырлай авылында “Габдулла Тукайның әдәби мемориаль музей комплексы”нда , район үзәгендә «Казан арты” тарих – этнография музеенда булачаклар,  кич белән “Өзелмәсен хәтер чылбыры” фольклор күренешен караячаклар. [gallery columns="2" link="file" size="medium" ids="24379,24380,24381,24382,24383,24384,24385,24386,24387,24388,24389,24390,24391,24392,24393,24394,24395,24396,24397,24398,24399,24400,24401,24402,24403"]  

Чыганак: http://tatar-congress.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев