Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Үзгәртеп корабызмы, әллә тик торабызмы?

Соңгы елларда Россия авыл хуҗалыгында уңай үзгәрешләрне санап та бетерерлек түгел. Иген­челектә, терлек­челектә, җитештерүнең башка күп тармакларында төрле дәүләт программалары нигезендә гаҗәеп киң колачлы эшләр башкарыла. Нәтиҗәсе дә юк түгел. Чит илләрдән азык-төлек сатып алу күләме әле бер­ничә ел элек кенә 43 миллиард доллар булса, узган ел ул 25 миллиардка калган.   Рәсми саннардан күренгән­чә, 2015-2016 елларда авыл хуҗалыгында тулаем үсеш 4,5 процент тәшкил иткән. Бу – илнең эре сәнәгатъ тар­магы белән чагыштырганда ике тапкыр артык дигән сүз. Тик саннар белән реаль тормыш – икесе ике нәрсә. Авыл хуҗалыгында эшләү­че­ләрнең хезмәт хакы шә­һәрнекеләрнең 57 процентын гына тәшкил итүе нәти­җәсендә Россия авылларында яшәүчеләр саны бүген нибары 26 миллионга калган. Аларның да 36 проценты – эшсез, 39 проценты – аз керемле, 4 проценты фәкыйрь хәлендә. Танылган галим, РФ Фәннәр академиясе академигы Иван Ушачев фаразлавынча, үзгәрешләр шундый темплар белән дәвам иткәндә авыл хуҗалыгында алга куелган максатларга ирешү өчен 20-25 ел кирәк булачак. Хикмәт нәрсәдә? Киләчәктә югарырак нәти­җә­ләргә ирешер өчен ниләр эшләргә? Бер адым – алга, ике адым – артка Елның-елы 4-5 миллион тоннадан артык ашлык, тәү­легенә 3500 тонна сөт, меңнәрчә тонна ит, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр азык-төлек җитеште­рүче республика буларак, Татарстанның ил табынына керткән өлеше гаять зур. Республика үз халкының ихтыяҗларын канәгатьлән­дереп кенә калмый, тирә-юньдәге өлкәләргә, шул исәптән чит илләргә дә өлеш чыгара. Әмма авыл хуҗалыгында озак еллар эшләгән тәҗрибәле җитәк­челәр, аеруча Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тик­шеренү институты галим­нәре белән очрашу-сөйлә­шүләрдә авыл хуҗа­лы­гының киләчәге турында борчулы уй-фикерләр дә ишетергә туры килә. Чыннан да, шәхси хуҗалык­лар­ны, гаилә фермаларын, крестьян-фермер һәм мөс­тәкыйль эшләүче хуҗалык­ларны гына түгел, авыл хуҗалыгына олагаем зур кашыклар күтәреп килгән инвесторларны 5-10 елдан нинди язмыш көтүен бүген күзаллавы ифрат кыен. Моның сәбәпләре дәү­ләт­нең авыл хуҗалыгына ярдәме җитәрлек күләмдә булмавында гына түгел. Гәрчә ул кадәресе дә алга киткән илләрдән дистәләр­чә тапкыр калыша. Хикмәт – озак еллар дәвамында җые­лып килгән проблемаларны бер селтәнү белән генә хәл итеп булмауда. Моның өчен авыл хуҗалыгына ел саен зур күләмдә инвести­цияләр кертелү шарт. Ә бездә аның күләме соңгы елларда күзгә күренеп кими. 2017 елның беренче кварталында инвестиция­ләр тагын 10 процентка түбән тәгәрәгән. Дөрес, соңгы елларда хуҗалыклардагы искереп, гамәлдән чыгып баручы техниканың 4 проценты яңартылган. Әмма эшләр шулай дәвам итсә, хуҗалык­ларның заманча техника һәм технологияләргә булган ихтыяҗын канәгать­ләндерү өчен тагын чирек гасыр вакыт кирәк булачак, ди белгечләр. Кредит алып, кредит түлисе Хуҗалыкларның техника җитешмәү аркасында элег­рәк елларда да урып-җыю чорында зур кыенлыклар белән очрашканы булгандыр. Әмма быел кыр эшләре аеруча киеренке шартларда бара. Сәбәбе гади: терлек азыгы әзерләү, урып-җыю, көзге кыр эшләре бер вакыткарак туры килде. Әйтергә генә ансат: 1 миллион 475 мең гектар бөртеклеләрнең уңы­шын чәчми-түкми җыеп аласы, 2 миллион гектардан артык җир эшкәртәсе, 547 мең гектар көзге культуралар чәчәсе бар. Кайбер хуҗалыкларда бер комбайнга 1 мең гектардан артык урып-җыю мәйданы туры килә. Техниканы үзебездә бул­дыру да аксый. Ел дә­вамында хуҗалыкларга алынган яңа техниканың 68 проценты чит илдә җи­тештерелгән. Терлекчелек өчен кирәкле җиһазларның нибары 10 проценты гына үзебезнеке. Төрле санкция­ләр куллансалар да, техника белән безгә һәрдаим “ярдәм итәргә” әзерләр. Файдасы булганда, чит ил­ләр чикләү һәм тыюларны әйләнеп узарга да мөм­киннәр. Тик 1 комбайн алыр өчен хуҗалыкның ел буе җи­тештергән ашлыгы да җит­мәве ихтимал. Алга киткән илләрдәге кебек арзанлы кредитлар да безнең җитештерүчегә сирәк эләгә. Хуҗалык җи­тәк­челәре әйтүенчә, 5 процентлы кредит алу өчен “бер олау” кәгазь язарга кирәк. Әле анда да бирү-бирмәүләре икеле. Коммерциячел банкларның өстәмәләре 20 проценттан артып китә. Хуҗалыкларга бер кредит алып икенчесен түләргә туры килә. Өстәгеләр авыл хуҗа­лыгына ярдәм турында еш сөйли. Ярдәм бар, әмма бик аз. Бу урында тагын бер санны искә алу кирәктер. Россия авылларын төзек­ләндерү өчен дәүләт бюджетыннан 16,1 миллиард сум акча бирү каралган, ди академик Иван Ушачев. Бисмилла әйтсәң, җитәрлек сыман. Әмма бу сумманың, әйтик, Мәскәү юлларын төзекләндерү өчен тотыласы акчадан бер ярым тапкыр кимрәк булуы гына уйландыра. Мондый ярдәм белән генә авыллар әллә ни ерак китә алмас шул.  
Камил Сәгъдәтшин, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев