Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленең йомгаклау концертлары яз көне үткәрелергә мөмкин

“Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленә карата тамашачыларның кызыксынуы зур булуын һәм концертны кабат күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күплеген исәпкә алып, фестиваль җитәкчелеге аның лауреатлары йомгаклау концертларын 2017 елның язында күрсәтү мөмкинлеген карый. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына бу хакта үз чыганакларыннан билгеле булды.

Казанда 5 һәм 6 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уңыш белән үткән “Үзгәреш җиле” фестивале 2 мең чамасы тамашачы җыйды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев