Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленә билетлар ике ай алдан сатыла!

2016 елның 5 һәм 6 ноябрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында беренче тапкыр «Үзгәреш җиле» («Ветер перемен») татар җыры фестивале узачак.

Татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрү идеясе ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан тәкъдим ителгән. Фестивальнең төп максаты – татар телендә популяр музыканы сыйфатлы итеп үстерүгә ярдәм итү һәм аны дөнья сәхнәсенә алып чыгу.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәү һәм Казан экспертлары 2015 елның языннан фестивальнең беренче концертларында чыгыш ясау өчен башкаручыларны сайлап алдылар. Биредә төп критерие булып артистның бәхәссез вокалы һәм тавыш тембры тора. Беренче вокалистлар арасына татар эстрадасы йолдызлары гына түгел, ә яңа гына җырлый башлаучылар да кергән.

2016 елның «Үзгәреш җиле» татар җыры беренче фестивалендә Лилиана Газизова, Илүсә Хуҗина, Илвина Миннегалиева, Зәринә Хәсәншина, Айгөл Гардисламова, Зәринә Вилданова, Алинә Шәрипҗанова, Карина Җиһаншина, Гөлназ Солтанова, Илгиз Шәйхразиев, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Илнар Ялалов, Марсель Вагыйзов, Әмир Әхмәдишин, Раяз Фасыйхов, Илнар Миранов, Рамил Мурдымов, Язилә Мөхәммәтова, Румия Ниязова, Максут Юлдашев, Юлия Гарифуллина, Әлфия Нигъмәтуллина бар.

«Үзгәреш җиле» проектының режиссер- куючысы музыкаль спектакльләр кую остасы Санк-Петербургтан режиссер Юрий Александров. Музыкаль җитәкчесе - трубачы, бэнд-лидер, педагог телевидение алып баручысы Вадим Эйленкриг.

Фестиваль сәхнәсен бизәү белән театр һәм концертлар буенча рәссам Виктор Герасименко шөгыльләнә. Сценограф “татар операсы” белән узган гасырның 60нчы елларыннан бирле хезмәттәшлектә.

Ел дәвамында катнашучылар белән Мәскәүдән килгән вокал буенча педагог Ксения һәм Алексей Коробковлар шөгыльләнә. Җырчы, Маймонид исемендәге Классик дәүләт академиясенең эстрада-джаз музыкасы кафедрасы укытучысы Ксения Коробкова – «Голос» шоуының 5нче сезонындагы иң ачык катнашучысы булып истә калган. Ксениянең чыгышы барлык жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп иткән. Григорий Лепс, Полина Гагарина, Дмитрий Билан, Леонид Агутин – һәммәсе дә әлеге вокалистканы үз командасына алырга омтылган. Ксениянең ире , «Воскресение» группасы ударнигы Алексей Коробков коллегалары белән бергә аңа «Голос” сәхнәсендә уйнаган. Педагоглар алар белән эшләгән татар башкаручыларының һөнәри осталыгын югары бәяли.

«Татар-информ» агентлыгына театр директоры урынбасары Юрий Ларионов хәбәр иткәнчә, билетлар инде 6 сентябрьдән сатуга чыккан. Аларны театр кассасыннан һәм интернет аша да алып була.

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале Казанда куелганнан соң 4 декабрьдә Мәскәүдә Кремль Дәүләт сараенда булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев