Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале тулы аншлаг белән үтәчәк

«Үзгәреш җиле» («Ветер перемен») татар җыры фестивале концертына барлык билетлар да сатылып бетте – билетлар сату буенча онлайн-сервислар шуны раслый. 5-6 ноябрьдә Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә булачак концертларга билет бәяләре 330-1650 сум торган.

Мәгълүм булганча, татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрү мәсьәләсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күтәргән иде. "Үзгәреш җиле" проекты өчен яшь татар җырчыларын экспертлар сайлады. Проектның режиссеры, сәхнәгә куючы – Юрий Александров. Музыкаль җитәкчесе – Вадим Эйленкриг. Фестиваль сәхнәсен бизәүче – Виктор Герасименко. Фестивальдә катнашучы җырчылар белән ел дәвамында Мәскәүдән килгән вокал буенча педагоглар – Алексей һәм Ксения Коробковлар шөгыльләнә.

Концертта Алинә Шарипҗанова, Язилә Мөхәммәтова, Айдар Сөләйманов, Румия Ниязова, Карина Җиһаншина, Артур Исламов, Илүса Хуҗина, Максуд Юлдашев, Лилиана Газизова, Илнар Миранов, Айгөл Гардисламова, Илнар Җәлалов, Зәринә Хәсәншина, Әмир Әхмәдишин, Илвина, Камил Хәйбуллин, Гөлназ Солтанова, Рамил Мурадыймов, Юлия Гарифуллина, Марсель Втәгыйзов, Әлфия Нигъмәтуллина, Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова, Раяз Фасыйхов кебек җырчылар, шулай ук Лилия һәм Айрат Баһаутдиновлар җитәкчелегендә бию театры, джаз һәм симфония оркестрлары, Германиядән танылган баянчы Айдар Гайнуллин катнаша.

Проектның дирижеры – Станислав Курбацкий (Мәскәү).

4 декабрьдә «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале концерты Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда да узачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев