Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үзгәреш җиле"ндә Италиядән килгән Люси Кампети "Әпипә" татар халык җырын башкарды (ВИДЕО)

"Үзгәреш җиле" тамашасын сәхнәгә куючы режиссер - Юрий Александров. Үз эшенең остасы булган режиссерның моңарчы бөтенләй таныш булмаган материалны ничек шәрехләве үткән ел ук кызыксындырган иде. Режиссер өч дистәдән артык композицияне берсен-берсе кабатламаслык итә алган. Алгарак йөгереп булса да, фестиваль тарихына иң уңышлы композицияләрнең берсе буларак кереп калачак "Әпипә" татар халык җырының тәкъдим ителү рәвеше генә ни тора. Беренчедән, аны Италиядән килгән Люси Кампети башкарды, икенчедән, Вадим Эйленкриг "тәкъдиме белән" җыр Казанда һәр "ишегалдында" җырланганча түгел, Латин Америкасы стилендә башкарылды.

https://www.youtube.com/watch?v=C7NIwa9Bf_M
материал һәм видео Интертат сайтыннан алынды
фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев