Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үзгәреш җиле" фестивале Татарстан Мәдәният министрлыгы дипломы белән бүләкләнде

"Үзгәреш җиле" фестивале, “Тантана” театр премиясе кысаларында, Татарстан Мәдәният министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры коллективына проектны уңышлы башкарып чыккан өчен дипломны Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тапшырды. Ул "Үзгәреш җиле" ("Ветер перемен") фестиваленең татар җыр сәнгатенә керткән өлешен билгеләп узды һәм алга таба да дәвам итәчәген әйтте. Дипломны театрның әдәби бүлек мөдире Елена Остроумова кабул итеп алды. “Тантана” театр премиясе лауреатлары кичә Халыкара театр көнендә билгеле булды Картинки по запросу site:tatar-inform.tatar Үзгәреш җиле

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев