Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Узган елга караганда 26 процентка күбрәк ашлык суктырылган - РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы

Агымдагы елның 1августына булган мәгълүматларга караганда, гомумән ил буенча 13 млн гектар мәйданнан бөртеклеләр һәм кузаклылар суктырылган яки чәчүлек мәйданының 27,6 процент  (2015 елда – 11,8 млн гектар), гектарыннан 37,9 ц уңыш чыкканда 49,4 млн тонна ашлык суктырылган. Узган ел бу күрсәткеч 37,9 ц - 39,1 млн тонна тәшкил иткән. Төньяк Кавказ федераль округында 2,3 млн гектардан суктырылган яки чәчүлек мәйданчыгының 73,3 процент  (2015 елда – 2,3 млн гектар). Гектарыннан 41,4 ц уңыш алынганда 9,5 млн тонна ашлык суктырылган. Узган елгы күрсәткеч - 37,6 ц - 8,7 млн тонна. Кырым федераль округында 491,7 мең гектар суктырылган яки чәчүлек мәйданының 97,8 процент (2015 елда – 452,3 мең гектар). Гектарыннан 29 ц уңыш чыккан, 1,4 млн тонна ашлык суктырылган (2015 елда - 28,9 ц - 1,3 млн т) Идел буе федераль округында 3 млн гектар суктырылган яки чәчүлек мәйданының 22,8 процент ( 2015 елда – 1,9 млн гектар). Гектарыннан 26,6 ц уңыш чыккан, 7,9 млн тонна ашлык суктырылган (2015 елда - 17,8 ц - 3,4 млн т). Урал федераль округында 2,4 мең га суктырылган яки чәчүлек мәйданының 0,1 процент. Гектарыннан 35,8 ц уңыш чыккан, 8,5 мең тонна ашлык суктырылган. Гомумән ил буенча көзге һәм язгы бодай 9,5 млн гектардан суктырылган яки чәчүлек мәйданының 34,2 процент. Гектарыннан 40 ц уңыш чыкканда 37,9 млн тонна ашлык суктырылган. Көзге һәм сабан арпасы 1,7 млн гектардан суктырылган яки 20,3 процент. Гектарыннан 33,4 ц уңыш чыккан,5,7 млн тонна суктырылган. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермерлык) хуҗалыкларында 14,7 мең гектардан бәрәңге алынган яки 4,4% (2015 елда – 16,1 мең гектар). Гектарыннан 254,4 ц уңыш чыкканда 374,8 тонна икенче икмәк алынган. Узган елгы күрсәткеч - 203,3 ц - 327,9 мең тонна.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев