Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Узган ел Татарстан автозаправка станцияләре һәм нефть базалары аша 2 млн 250 мең тонна ягулык сатылган

Узган ел Татарстан территориясендә 2 млн 250 мең тонна ягулык сатылган. Татарстанда дизель ягулыгын җитәрлек дәрәҗәдә җитештерәләр, артык калганы башка төбәкләргә сатыла, ә бензинны читтән сатып алырга туры килә, дип билгеләп үтте бүген "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә "Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану һәм аның сыйфатын тәэмин итү идарәсе" ДБУ башлыгы Роберт Гыйләҗиев. Узган ел Татарстанда 1 млн 114 мең тонна дизель ягулыгы с атылган, 115 мең 700 тонна - сыекландырылган газ һәм 1 млн 20 мең тонна - бензин. Кулланучылар арасында "АИ-92" маркалы бензинга ихтыяҗ зур, узган ел республика территориясендә сатылган гомуми бензинның 83,4 процентын тәшкил иткән. Икенче урында - дизель ягулыгы (35,2 процент), өченче - "АИ-95" (14,8 процент). Республика территориясендә барлыгы 1019 автозаправка эшли, аларның 42 проценты эре нефть компанияләренеке. Республикада дизель ягулыгын җитештерү һәм сату кулланучылар ихтыяҗларын канәгатьләндерә, ә бензинны Башкорстан, Түбән Новгород, Самара, Пермь һәм башка төбәкләрдән алып кайтырга туры килә. "2017 елда "ТАНЭКО" заводында бензин компонентлары эшләнә торган корылмалар гамәлгә куелыр дип уйлыйбыз. Хәзер алар төзелә. Мөгаен, 2017ел ахырында без кулланучылар ихтыяҗын үз заводларыбызда җитештерелгән бензин белән тулысынча тәэмин итәрбез", - диде Роберт Гыйләҗиев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев