Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Узган ел белән чагыштырганда Казан бюджетына салым 89 млнга кимрәк кергән

1 ноябрьгә Казан бюджетына 8 млрд сум салым түләүләре кергән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 89 млнга ким. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Чулпан Госсамова җиткерде.

«Керемнәрнең кимүе физик затларның мөлкәт салымын түләүне 1 декабрьгә күчерү белән бәйле. Узган ел алар вакытында – 1 октябрьдә түләнгән иде. Элек гражданнарга салым түләүләре турында май – июнь айларында җибәрелгән булса, быел ул сентябрь – октябрьдә генә юлланды. 2016 елга Казан шәһәр думасы раслаган карар нигезендә фаразлар буенча 1 ноябрьгә үтәлеш 83 процент булды. Безнең исәпләүләр буенча, салым түләүләре ел дәвамында тулысынча үтәлергә тиеш», – диде спикер.

Аның сүзләренчә, Казан буенча кергән салым акчалары 2,3 млрд сум булган. 600 меңнән артык граждан салым түләргә бурычлы. «Почта бүлекләреннән шәһәр халкына 90 проценттан артык хәбәр җибәрелгән инде. Ун ай эчендә түләнергә тиешле 2 млрд сумның 700 млн сум тирәсе керде инде. Шулай ук шәхсән үзләре салым органнарына мөрәҗәгать иткән кешеләргә 10 мең түләү турында белешмә бирелде, салымнары күп җыелган 5 мең түләүчегә хатлар җибәрелде», – дип билгеләп үтте Госсамова.

Ул быелгы елның яңалыгына игътибарны юнәлтте. Федераль салым хезмәте сайтындагы «Шәхси кабинет» аша искәртү кәгазен бары электрон формада алып була. Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары  түләүләрне ТР дәүләт хезмәте порталы аша түләп булуын билгеләп үтте.

«Әгәр дә бүгенге көнгә кадәр кем дә булса салым турында түләү кәгазен алмаган икән, аны Федераль салым хезмәтенең "Шәхси кабинет" сервисыннан да карарга кирәк. Әгәр дә гражданинның барлык мөлкәтенә салым суммасы100 сумнан ким икән, бу очракта ул быел андый искәртү белешмәсе алмаячак. Сезгә салым түләү турында искәртү кәгазе килмәсә, килеп тә анда бөтен мөлкәтегез язылмаган булса, салым органнарына мөрәҗәгать итегез. Быелгысы елдан Россия территориясендәге мөлкәткә түләү турында искәртү бердәм. Казанда яшәп, Мәскәүдә яки Сочида объектлары булган очракта да гражданин барысы буенча да яшәү урыны буенча килгән салым кәгазе буенча түлиячәк», – дип аңлатты Госсамова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев