Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үзеңнең туган җиреңнең телен белү зарур" - танылган итальян опера җырчысы Алессандро Сафина

Телләрне хәзерге заманда белү гаять файдалы. Бигрәк тә туган телне өйрәнү мөһим роль уйный. Бу фикерне кичә “Татар-информ” агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә танылган итальян опера җырчысы Алессандро Сафина әйтте. Матбугат конференциясе Сафинаның Казандагы концерты уңаеннан оештырылды. Опера җырчысы телләр белүнең файдалы ягын гына күрүен билгеләп үтте. “Миңа калса, телләрне өйрәнү, бигрәк тә яшьләр өчен, бик мөһим. Тел өйрәнү мөмкинлегеннән баш тарту дөрес булмас иде. Хәзерге заманда телләрне белергә кирәк, бу бик тә файдалы. Үзеңнең туган җиреңнең телен белү зарур”, - диде ул. Алессандро Сафина “Сезнең Казанга беренче генә килүегез түгел. Татар телендә сөйләшә аласызмы?” – дигән сорауга болай җавап бирде: “Татар теленең рус теленнән аермасы бик зур. Татар телендә аралаша алмыйм, гафу итәрсез. Ләкин татарча бер сүз өйрәндем: Рәхмәт”, - дип, ул сүзне әйтеп күрсәтте Италия җырчысы. Алессандро Сафина – итальян опера җырчысы, лирик тенор. «Богема», «Севильский цирюльник», «Капулети и Монтекки», «Любовный напиток», «Русалка», «Евгений Онегин» операларының төп партияләрен башкара. Опера җырчысының Россиядәге беренче чыгышы 2010 елда Ф.Шаляпин исемендәге XXVIII фестивальнең гала-концертында Казанда була. Алессандро Сафина кинода да төшә. Ул “Клон” (2001) сериалында үзен уйный.    
Зилә Мөбәрәкшина, Татар информ
Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев