Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үзеңне яратырга, эчке һәм тышкы дөньяң белән гармониядә булырга кирәк" - Диләрә Ялалтынова белән әңгәмә

Татарстанның Лениногорски шәһәре кызы Диләрә Ялалтынова Ставрополь шәһәрендә «Россия студентлары миссы» исеменә лаек булды. Бу җиңүен ул әнисенә багышлаган. Хәер, соңгы бер елда бу – Диләрәнең инде дүртенче уңышы икән. Моңа кадәр дә студент кыз матурлык бәйгеләрендә дәрәҗәләргә ирешкән кеше. Мисал өчен, 2015 ел ахырында Диләрә “Татарстанның студентлар күрке” бәйгесендә җиңү яулый. Аның әлеге уңышы “Россия студентлар гүзәле” конкурсында катнашырга юл ача. 2016 елда кыз “Татарстан миссы” дигән дәрәҗәгә лаек була. Шуннан соң “Россия миссы” дигән конкурста ТОП-12гә эләгә. Матурлык серләре белән ул Intertat.ru хәбәрчесе белән дә уртаклашты.

- Диләрә, әлеге бәйгедә җиңеп чыгу синең өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле иде? - Минем өчен бу җиңү, чыннан да, бик мөһим. Чөнки мин әлеге матурлык бәйгесендә үземнең вузымны – Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясен – генә түгел, ә Татарстанның бөтен студентларын тәкъдир иттем. Бу, чыннан да, бик җаваплы миссия иде.

- Бәйгедәге кайсы биремнәр сиңа аеруча авыр тоелды? - Мондый конкурсларга әзерләнүнең төп авырлыгы әзерлек этабына туры килә. Мин алдан ук иҗади биремне дә бик яхшылап әзерләдем. Ә Ставропольдә конкурсның финалына әзерләнү зур тырышлык таләп иткән мизгелләрнең берсе булды. Җиде көн дәвамында без ГТО нормаларын да тапшырдык, үзебезнең иҗади номерларны да күрсәттек. Шулай ук анда “Балаларга шатлык өләш!” дигән хәйрия акциясе дә узды.

- Мондый хәйрия акцияләре матурлык бәйгесендә катнашучы кызларга нәрсә бирә? - Без конкурсант кызлар белән бергә Пятигорск шәһәрендә балалар өчен бүләкләр алып, аларга төрле чаралар уздырдык. Әлеге сабыйларның күбесе аз керемле гаиләләрдән иде. Бу көн, чыннан да, һәрбер катнашучы өчен бары тик җылы хатирәләр генә калдырды. Минемчә, мондый акцияләрне һәрвакыт уздырырга кирәк. - “Россия студентлары миссы” конкурсында безнең республика турында башкаларга да сөйләми калмагансыздыр?

- Әйе, мисал өчен интеллектуаль биремдә без милли костюмнарда чыгыш ясадык. Шулай ук “Кече Ватан” бәйгесендә миңа Татарстанның үзенчәлекләре турында сөйләргә кирәк иде. Татар халкының милли ризыгын – чәк-чәкне тәкъдим иттем.

- Чәк-чәкне үзегез пешердегезме соң? - Юк (елмая). Бәйгедә кулинар биремнәр юк иде.

- Киләчәктә бу төр эшчәнлегеңне нинди рухта дәвам итәргә җыенасың? - Алга таба да чараларда катнашачакмын. Аларның күбесе социаль әһәмияткә багышланган булачак. Шулай ук халыкара дәрәҗәдәге конкурста Россияне тәкъдир итәчәкмен. Җитмәсә, Сочида узачак Яшьләр һәм студентларның халыкара фестивалендә дә катнашачакмын.

- Сезнең җиңүегезне якыннарыгыз ничек кабул итте соң? - Минем җиңүләрем – аларның да җиңүләре. Шунысын да әйтәсем килә: үз җиңүемне мин әниемә багышладым. Чөнки конкурс барган көннәрне әниемнең туган көне иде. “Нәтиҗәләре нинди булага карамастан, мин әлеге конкурсымны сиңа багышлыйм”, – дидем. Бәлки әниемнең хәер-фатыйхасы да уңышка сәбәпче булгандыр?

- Төркемдәшләрегез синең уңышларыңа ничек карый? - Әлегә моның турында әйтә алмыйм. Чөнки хәзерге вакытта уку процессына кереп кенә барам. Ләкин моңа кадәр булган башка җиңүләремә алар бары тик уңай карады.

- Тормыш максатларына әйләнеп кайтсак, һәр кыз өчен дә гаилә кору өстенлекле әйбер булып тора. Син дә искәрмә түгелдер... - Чыннан да, мин дә яраткан хатын, кайгыртучан ана булырга телим. Шулай ук профессиональ яктан да үсәсем килә. Ләкин гаилә беренче урында булачак. - Әгәр дә сиңа йә карьера, йә гаиләне сайла, дисәләр, кайсына өстенлек бирәчәксең? - Безнең заманда уңышлы хатын-кызлар гаиләне дә алып бара ала, карьера да төзи. Минем уйлавымча, моның өчен бары тик сине аңлый белә торган тормыш юлдашын очрату кирәктер.

- Диләрә, ә 10-15 елдан үз-үзеңне кем итеп күрәсең? - 10 елдан үземне бәхетле хатын, ана итеп, шул ук вакытта үземнең профессиональ яктан үскән кеше буларак күз алдыма китерәм. Хәзерге вакытта мин нәфис гимнастика буенча тренер белгечлегенә укыйм. Әлбәттә, тормышта нәрсә буласын белеп булмый. Мин инде өч яшьтән бирле нәфис гимнастика белән шөгыльләнәм. Бу спорт төре һәркемдә дә нәфислек, гүзәллек, пластика белән ассоциацияләнә, дип уйлыйм. Киләчәктә йә тренер, йә хөкемдар булып эшләргә телим.

- Чыгыш ясар алдыннан ниндидер йолаларың бармы? - Ырымнарым юк. Ләкин һәр чыгыш алдыннан сәхнәгә догалар укып чыгам.

- Кызларга матур булу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Үзеңнең матурлык серләрең белән уртаклаш әле. - Мин һәрвакыт әйләнә-тирәңдәгеләргә елмаю бүләк итәргә кирәк, дип уйлыйм. Елмайганда һәр кыз тагын да гүзәл була. Мин табигый матурлык яклы. Биткә тонна-тонна макияж сөртүгә каршымын. Беренче чиратта, үзеңне яратырга, эчке һәм тышкы дөньяң белән гармониядә булырга кирәк. Тормышка шатланып, сәламәт яшәү рәвеше белән көн күрү зарур. Бу әйберләр беркем өчен дә яңалык түгелдер.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев