"Безгә чын татар җанлы, үзебезнең музыкабызны, милләтебезне, татарларны һәм татар талантларын яраткан шәхес кирәк" - Зилә Сөнгатуллина (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)

Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә Татар опера һәм балет театрының киләчәге турында борчылуын, татар эстрадасына бәясен һәм ни өчен бүгенге көнгә кадәр Казанда милли музыкаль драма театры булмавы турында сөйләде.
– Зилә Даяновна, хәзерге вакытта нинди проектларны тормышка ашырасыз? – Ул шундый зур тема. Проектлар күп, бездә барысы турында алдан сөйләү юк. Киләчәктә булган проектлар: Аллабирса, Нәҗип Җиһановның “Түләк һәм Сусылу” операсын Мәскәүгә алып барабыз, ул ГИТИС (Россиянең театраль сәнгать институты – ИТ) бинасында куелачак, иң мөһиме, анда бер татар кешесе дә булмаячак. Дөрес, шуның өчен безгә авырга туры килә, аны бит аңлата белергә дә кирәк. “Түләк һәм Сусылу” операсында безнең оркестр көллияте хоры һәм студент-җырчыларыбыз чыгыш ясый. Ул опера бездә, Зур концертлар залында, ике мәртәбә үтте инде. Әйтергә кирәк, безнең опера студиясенә йөри торган үзебезнең тамашачыларыбыз бар. Бик яраталар, чөнки яшьләр! Аларның “штамп”лары юк, шундый үзенчәлеклеләр, үзләрен табигый тоталар, ясалмалык сизелми. Яшьләр, матурлар, тавышлары чиста... Менә шул әйбер халыкны үзенә тартып тора.  

“Консерваториядә уку җиңел түгел”

– Консерваториядә укып чыккан профессиональ җырчыларга Татарстанда ихтыяҗ бармы? – Без бит елына сигез генә кеше алабыз. Шуның өчен, ул сигез кешенең барысы да бишенче курска кадәр барып җитә алмаска мөмкин, чөнки безнең консерваториядә уку җиңел дип әйтмәс идем. Әгәр дә дәресләрен калдырмыйча йөриләр икән, аларга укырга җиңелрәк. Әмма яшьләр, әти-әниләреннән аерылып безгә киләләр дә, онытылып, Казанның матурлыгын карап, төрле-төрле җирләргә йөреп, уку турында оныталар. Менә шул ягы бар. Ә бездә укып бетергәннәр, алар барысы да Бөтенроссиягә тарала, театрлар күп бит. Без ел саен яңа гына бетергән студентларны Санкт-Петербургка алып барабыз. Карыйлар, тыңлыйлар һәм театрның директоры яки дирижёры шунда булса, үзләренең театрларына чакыра. Мәсәлән, минем Аксёнов дигән бер тенорым бар иде. Бишенче курсны бетергәч, аны Санкт-Петербургта Мариинский театрның (Санкт-Петербургның Дәүләт Академия Мариин театры – ИТ) җитәкчеләре күреп алып, шунда ук үзләренә алдылар. Безнең Казаннан Мариин театрында да эшләрлек тенор булгач, әлбәттә, без бик сөендек. Үзе чибәр, талантлы. Хәзер инде ул егет бөтенләй Россиядән китте, Мариинский театрда контракт белән генә калды, Швейцариядә эшли. Бер студенткам Германиядәге операда җырлый, Литвада, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта... Санап китсәң, алар һәрберсе дә үз урынын таба.

“Консерваторияне тәмамлаган укучыларыбыз күпкырлы булырга тиеш”

– Сез – остаз. Сез барысы ничә профессиональ җырчы әзерләп чыгардыгыз? – Бер дә санаганым юк, илледән арткандыр. Чөнки мин театр белән параллель рәвештә консерваториядә дә эшли башладым. Мин студентлардан беразга гына олырак идем, бер-ике яшькә генә. Яшьли килеп, 1983 елдан бирле укытам. Шуңа күрә миндә укып бетергәннәр бихисап. Беләсездер, җыр һәм бию ансамблендә солист булып Илнур Гайниев эшли, аның концертлары да күренә, ул эшеннән бик канәгать. Консерваториягә кергәндә бөтенләй бер нота да белмичә (ул вакытта андыйларны да ала идек), җиде ел буена хәзерлек курсларында укыды. “Зилә Даяновна, русча гына җырлатмагыз”, - диде. Ә хәзер инде без беркатлы гына, берьяклы гына укытмыйбыз. Татарча гына җырларга, татар бүлегендә укыйсым килә дип керәләр икән, алар бөтендөнья классикасын да өйрәнергә тиеш. Чит илдән, Бахмы ул, Италия композиторымы, Германияме, Францияме – шул илнең телләрендә, шул исәптән, русча да арияләр, романслар җырлый белү зарур. Халык җырчысы дип кенә әйткән татар җырчылары үз юлыннан китсен, әмма ләкин консерватория җаваплылык куя. Безнең консерваторияне бетергән кешеләр күпкырлы булырга тиеш.

“Татар халкы драмалар, комедияләрне бик ярата торган булган. Менә шуны кайтарырга кирәк”

– Продюсер Рифат Фәттахов фикеренчә, хәзерге көндә Казанга милли музыкаль драма театры кирәк. Сез бу фикер белән килешәсезме? – Бу Рифат Фәттаховның фикере түгел. Егерме елдан артык элек без Минтимер Шәрипович Шәймиев белән сөйләштек, кул да куелган иде. Ул кәгазьләргә “яшьләр өчен урын булуын телибез”, дип язылды. Консерватория генә түгел, Мәдәният һәм Сәнгать университеты да бар бит әле. Бездә укып бетергәннәргә эш кирәк. Барысы да безнең Опера театрына, Филармониягә сыеп бетә алмый, шуның өчен аерым татар музыкаль театры булса, ул бигрәк тә матур булыр иде. Элек-электән музыкаль театрлар булган, мәшһүр Салих Сәйдәшев күпме драмалар, комедияләр иҗат иткән. Күпме спектакльләрне Җәүдәт Фәйзиләр язган. Элек безнең татар халкы драмалар, комедияләрне бик ярата торган булган. Оперетта, музыкаль драма һәм комедия – алар бөтенләй аерым жанр, кеше аны операга караганда җиңелрәк кабул итә.  Менә шуны кайтарырга кирәк. Миңа калса, дәүләтнең программасы булырга тиеш. Күпме сөйләсәң дә, күпме язсаң да файдасы юк. Опера театрында 40 ел, консерваториядә 30 елдан артык эшләү дәверендә һәрдаим яза, әйтә бардым. Барчасы да синең белән ризалаша, әмма алга китеш юк, шул ук урында кала бирә. Беләсездер, хәзер бөтен Татарстанның йөзе булган “Созвездия-Йолдызлык” фестивале бара, анда балалар биш яшьтән егерме ике яшькә кадәр чыгыш ясый. Аларның кайсы-берсе ун ел дәвамында катнашып, үсеп, чын музыкант булып бетәләр. Шушы кәгазь һаман йөри-йөри торгач, Алафузов йортын “Созвездие-Йолдызлык”ка бирергә булдылар. Ул, кечкенә опера театры шикелле, Киров районында урнашкан, гаҗәеп архитектура белән төзелгән бик матур бина, әмма аңа зур ремонт кирәк. Хәзер шундый заман килеп җитте, ниһаять, аны төзекләндерә башладылар. Ул яшьләр өчен чын музыка театры булачак, миңа калса. Шул ук “Созвездие-Йолдызлык”та катнашкан балаларга да, алар бит ГИТИСны, консерваторияне тәмамлый, алар өчен дә шундый эш урыны булсын иде. Ә Казан тамашачысына музыкаль спектакльләр кирәк.

“Ни өчендер Татар опера һәм балет театры төп режиссёр һәм төп дирижёр кирәк түгел дип саный. Театрның киләчәген читтән чакыртылган кеше хәл итә алмый бит!”

– Бер әңгәмәдә Сез: “Татар операсын яшәтү өчен заманында җырчы һәм режиссёр Нияз Даутов безне бөртекләп җыйды. Аның заманында Казан театрында дистәләгән татар опералары һәм балетлары сәхнәгә куелды”, - дидегез. Сезнең фикерегезчә, хәзерге заманда опера театрына Нияз Даутовлар кирәкме? – Нияз Даутов – җырчы гына түгел, ә режиссёр буларак та зур шәхес. Безнең Опера һәм балет театрына Академия исеме бирдергән кеше иде. Кызганыч, ул үзе андый бәхет-шатлыкны күрмәде. Мәскәүгә барып, шул исемне яулаган җырчылар – минем буын җырчылары – без анда матур итеп опералар күрсәтеп, театрыбызның дәрәҗәсен күтәреп кайттык. Минемчә, андый шәхесләр кирәк. Хәзер ни өчендер театр төп режиссёр һәм төп дирижёр кирәк түгел дип уйлый, художник һәм балетмейстерлар – барысы да читтән чакырыла. Мин уйлыйм, читтәге кеше килә дә, акчасын эшләп китеп бара. Ә театрның киләчәген һәм аның язмышын алар хәл итми. Шуңа күрә, чын татар җанлы, үзебезнең музыкабызны, милләтебезне, татарларны һәм татар талантларын яраткан шәхес кирәк.

“Ике генә композитор да ныклап татар музыкасын күтәрергә уйлыйлар икән, татар музыкасында ул бик зур этәргеч”

– 17 ел элек “Татарстан” радиосына биргән интервьюыгызда “опера театрында милли репертуар юк дәрәҗәсендә”, дип әйткән идегез. 17 ел узды. Уңай якка үзгәреш булдымы, әллә барысы да шул ук урында торамы? – Булды. Яңа опералар да язылды бит. Күреп торасыз, Резедә Әхиярова бик яхшы эшли бу өлкәдә. Опера язу – ул җиңел нәрсә түгел. Әгәр дә чит ил классик композиторларын карасак, кайберләре бер операны гына егермешәр ел язган, ә кайберсе өч атна эчендә. Менә шундый даһилар бар. Опера сәнгате – ул бик катлаулы жанр. Иҗат итәләр икән, без моңа бик сөенәбез. Ә хәзер Резедә “Сөембикә” дигән операсын яза, ул бик матур күренеш. Берничә балет чыкты, Леонид Любовский да язды. Бу темага карата битараф түгелләр дип уйлыйм. – Бу теманы дәвам итсәк, Резедә Әхиярова, Луиза Батыр-Болгари кебек композиторлар үз вакытында танылган иде. Ә хәзерге көндә алар дәрәҗәсендәге яшь композиторлар бармы? – Эльмир Низамовны ишеткәнегез бардыр. Ул шулай ук “Алтын Казан” операсын язды. Эльмира Галимова дигән композитор да бик тырышып эшли. Ике генә композитор да ныклап татар музыкасын күтәрергә уйлыйлар икән, татар музыкасында ул бик зур этәргеч.

“Опера кануннарын саклап калсыннар иде”

– Киләчәктә Сез татар операсын ничек күз алдына китерәсез? – Әле “Сөембикә” операсын ишеткәнем дә, күргәнем дә юк. Минем күрүем буенча, опера нинди гасырда язылуына, кайсы чорга туры килүенә карап, аның бөтен бизәлеше дә, киемнәре дә, тарихтан читкә тайпылмаска тиеш. Имеш, заманча дип, либреттода бертөрле, ә күренешләр бөтенләй икенче була. Кануннарны саклап калсыннар иде дигән фикердә мин. – Дөньякүләм чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясарлык опера җырчылары бармы? – Бар, безнең консерваториядә дә бар. Без елына сигез генә кеше алабыз дип әйттем, менә алар арасында иң-иңнәре очрый. Консерватория бетерү белән ул әле бөтендөньяда җырларлык артист була алмый. Аңа үзебезнең театрда бераз шомарырга, әзрәк тәҗрибә тупларга кирәк. Опера җырчысы театрда җиде еллап җырлагач, аннан соң гына чын опера җырчысына әйләнә. Моның өчен аңа дирижёрларның, режиссёрларның, балетмейстерның эше кирәк. Ул бик озак хезмәт. Театрда бер генә көндә кеше шундый зур җырчы була алмый. Аны үстерергә кирәк. – Сезнең яраткан опера партиясе? – Андый сорауны бирәләр, мин гел әйтәм, күпме балаң бар, һәрберсен дә яратасың бит, операларны да шулай. Мин кырыктан артык опера партиясен җырладым. Җырлаган чакта һәр партия сиңа иң якыны, иң яратканы булып тоела. Әгәр дә шулай булмаса, ул уңышлы булып та килеп чыга алмый. Һәр опера: татар операсымы, русчамы, чит ил классикасымы... Алар барысы да минем өчен бик кадерле. Опера җырчылары өчен даһи композитор – Джузеппе Верди. Тавышның арыган вакыты була, чөнки аена унбишәр опера җырлаган чаклар да булды, ул бик зур йөкләмә. Хәзер, әйтик, елына биш спектакль җырлыйлар. Без эшләгәндәге кебек йөкләмә юк. Тавышыңны дөрес юлга куям дисәң, Веридның операсын җырларга кирәк! Ул тавышны дөрес җиргә юнәлтә.

“Нияз Даутов гади генә авыл малаен Отелло партиясен җырларлык дәрәҗәдә әзерләде”

– Опера сәхнәсендә эшләгән дәвердә кайсы партнёр аеруча тәэсир итте? Үзенчәлекле, кабатланмас тавышлы партнёрлар булдымы? – Минем бер газетада язмам да бар иде, тавышлар, безнең йөзләр шикелле, беркайчан да кабатланмый. Һәр тавышның үзенең тембры, матурлыгы, алымнары бар. Партнёрлар дигәндә, алар артист өчен зур роль уйный. Минем иң беренче партнёрым – Геннадий Лазько дигән шундый шәп тенор-җырчы булды. Ул Киевта укып, безгә килде. Үзе чибәр, актёрлык буенча, яшь җырчыга булыша торган ягымлы, чибәр егет иде. Мин каушап калганда да, арты белән публикага әйләнеп, аннан бите белән миңа елмаеп, “әйдә, Зилә” дигән шикелле, “канатлар” куя иде. Бездә Шаляпин исемендәге фестиваль барды, аның беренче катнашучыларыныңберсе мин идем. Төрле-төрле опералар белән ел саен егерме ел дәвамында катнаштым. Бу дәвердә нинди генә партнёрлар булмады, Олег Клёнов, Немирович-Данченко, Атлантов, Архиповалар да калмады, дәрәҗәле Зур театрлардан Синявскаялар да килде. Безнең опера солистлары белән берәттән алар да чыгыш ясады. Алар бит зур җырчылар! Минем иң яраткан тенорым – Владимир Атлантов иде. Ә үзебезнекеләргә килгәндә, әйтергә кирәк, Хәйдәр Бигичев белән мин бик күп җырладым. Татар, итальян, француз операларында һәм концертларда бергә үстек, безне Нияз Даутов шулай үстерде. Мәскәүгә дисеңме, безнең Татарстанны күрсәтергә чит илләргә дисеңме, менә шулай минем иҗат елларым Хәйдәр Бигичев белән узды. Отеллога хәтле барып җиткән җырчы, ул гади генә җырчы була алмый, чөнки Отеллолар дөньяда бармак белән генә санарлык. Нияз Даутовның артислар белән ничек эшләве шуннан күренә. Гади генә авыл малаен Отелло партиясен җырларлык дәрәҗәдә әзерләде бит! Менә шундый эш кирәк, яшьләр белән эшләргә кирәк.

“Артист үзенә зур таләпләр куярга бурычлы!”

– Сез хәзерге эстрада җырчыларын тыңлыйсызмы? Сезне аларның иҗаты канәгатьләндерәме? Сезнең бәягез. – Минем улым, консерватория канаты астындагы сигез еллык мәктәптә фортепиано, флейта классларында укыды. Ул опера театрында үсте. Туры әйтмәс өчен, улымның теле белән әйтәсем килә. Ул әсәрнең ике нотасыннан нинди опера икәнен таный, чын җырчылар, чын сәнгать нинди була икәнен аңлый. Телевизорны куя да, ярый үзе чибәр, ярый күлмәге матур, яшерен-батырын түгел, кайсының иганәчеләре бар... Сәхнәгә менәр өчен ниндидер хокук, ягъни белем кирәк. Улым телевизорны сүндерә дә: “И, мескеннәр”, - ди. Менә шул ике сүз белән аңлатырга була. Мескеннәр, чөнки укымаганнар, наданнар. Без бит начар табибларга түгел, ә югары квалификациялеләренә барабыз. Нишләп әле тамашачы менә шундыйларга барып, тыңларга тиеш? Шуның кебек, әгәр дә артист сәхнәгә чыга икән, ул үзенә ниндидер зур таләпләр куярга бурычлы. Артист, актёр дигән сүзне күтәрер өчен, аңа гаять күп эшләргә кирәк.

“Җырчы соңгы сулышына кадәр үзенең формасын тотарга тиеш”

– Үзенең киләчәген музыка белән бәйләргә җыенган яшь җырчыларга нинди киңәшләр бирер идегез? – Яшьләргә беркайчан да пенсиягә чыкканчыга кадәр эшләүләреннән туктамасыннар дип әйтер идем. Пенсиягә чыккач та әле чакырулары мөмкин, мине гел чакырып торалар. Минем театрдан китүемә алты ел. Бик дөрес эшләгәнмен, чөнки күп еллар консерваториядә яшьләрне укытам. Ярый инде, өйрәндем, мин болай да танылган җырчы дип күбесе исемнәр ала, халыкның мәхәббәтен сизә башлагач, алар азрак кына үзләрен, русча әйткәндә, “расслабляют”. Халыктан чыгып китәләр. Син үзеңне җырчы булып саныйсың икән, соңгы сулышка кадәр үзеңнең формаңны тотарга кирәк.

“Чакырган җиргә “юк” дип әйтә алмыйм. Алга таба да әле планнарым зурдан”

– Ял вакытларыгызны кайда үткәрергә яратасыз? – Мин табигатьтә булырга яратам, ләкин вакытым бик аз шул. Гаилә белән булырга тырышам, оныклар, балалар белән күрешергә вакыт чыккан саен алар янына сагынып йөгерәм. Биш көн буена консерваториядә эшлим бит, ә ике көн ял урынына мине каядыр жюри әгъзасы булырга яки концертка чакыралар. Чакырган җиргә барам инде, юк дип әйтмим. – Киләчәккә планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде. – Планнар зурдан. Безнең консерваториядә елына өчәр-дүртәр опера премьералары була. Ул спектакльләр Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында бара. Киләчәккә беренче планнар – “Аршин мал алан” операсын куярга. Мин уйлыйм, татар халкына да ул бик билгеле тема, музыкасы да матур, күңелле дә, җиңел дә музыкаль комедия ул. Калганнарын әйтеп тормыйм, әле баштан эш башлансын, аннан соң әйтербез, реклама бирербез, телевидениегә килербез. – Сезнең чыгышларыгызны киләчәктә дә сәхнәләрдән күрәсе килә. Сезгә иҗат уңышлары теләп калам. Татар халкын үзегезнең моңнарыгыз белән сөендереп торырга язсын. Сез татар халкына күп хезмәт иттегез, бүген дә, киләчәктә дә татар опера сәхнәсенең йөзек кашы булып калсагыз иде.
   
Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Рамил ГАЛИ
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: