Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үзенең кайсы халык язучысы икәнлеген язучы үзе генә билгели ала" - журналист һәм галим Илшат Сәетов

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ”да “Яңа татар прозасы” бәйгесе буенча уздырылган матбугат конференциясендә “Татар милләтеннән булган, әмма рус телендә иҗат итүче язучы татар язучысы була аламы?” дигән сорау туган иде. Матбугат чарасында Тәбрис Яруллин, Йолдыз Миңнуллина һәм Илназ Фазуллин татар язучысының үзбилгеләнүе мәсьәләсендә үз карашларын җиткерделәр. Бу мәсьәлә буенча социаль челтәрдә кызу бәхәсләр бара. “Айтматов – кыргыз язучысы түгел, Стивенсон шотланд язучысы түгел, дип, бу халыкларга әйтеп карагыз әле! Довлатовны, Веллерны яһүд түгел дип яһүдләргә әйтсәгез...” – дип, бәхәскә кушылды Илшат Сәетов. Ул совет чорыннан соңгы татар әдәбиятын графоманлык дип атый һәм башка телгә тәрҗемә итәргә ярамый дигән катгый фикерен җиткерә. “Бу - татар телен калкан итеп кулланган начар әдәбият. Чөнки ул әсәрләрне дөнья аңламый, конкуренция юк” , - дип үз фикерен дәвам итә Илшат Сәетов. Ул: "Рус телендә иҗат итүче Шамил Идиатуллин, Илдар Әбүзәров кебек рус телле язучылар мондый халтура тудыра алмыйлар, алар сыйфатлы китап язарга мәҗбүрләр", - ди. Илшат, татар әдәбиятының хәле бик начар дигән фикерен белдереп, аны урыныннан кузгатып җибәрә алырлык теләсә нинди хәрәкәтнең файдалы булуын әйтә. “Татар әдәбияты ул татарларны зурлый торган әдәбият түгел. Ул - татар язучысы теләсә кайсы телдә язган әдәбият, - ди Илшат. – Татар язучысы кайсыдыр телдә язган әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итү кыенмыни? Бу бит тәрҗемәчеләр хәл итә торган техник мәсьәлә”, - ди ул. Илшат күп премияләр яулаган Гүзәл Яхина да, Роберт Ибәтуллин да - татар язучысы дигән фикерендә нык тора.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев