Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үземнең бер дигән әйбәт шагыйрь икәнемне аңладым" - Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин

“Бу спектакльне карап, үземнең бер дигән әйбәт шагыйрь икәнемне аңладым. Шигырьләрем тамчы да искермәгән икән”, – диде Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Казанда Башкортстанның Туймазы театры шагыйрь иҗатына багышлап куйган әдәби спектаклен карагач. Казанда Туймазы татар дәүләт театры гастрольләре дәвам итә. Бүген Туймазы театры Казан тамашачысына танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган “Каеннарым белән...” шигъри спектаклен күрсәтте. Спектакль театрның Кече залында уйналды. Сәхнәдә унбер артист бер сәгатьтән артык образларга кереп, һәр әсәрдән мини-спектакль ясап, шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Шигърият җырлар белән үрелеп барды. Әлеге шигъри спектакль – татар шагыйренә туган ягының карашы. Ул шагыйрь иҗатын һәм шәхесен бөтен тулылыгы белән ачу максатын куймаган. Спектакль шагыйрьне туган ягының баласы буларак ача. Соңыннан шагыйрь сәхнәгә чыгып артистларны котлады: “Шагыйрь күңеле бик нечкә, аңа күп кирәкми. Бу спектакль миңа күктән иңгән бер бәхет булды. Бер-ике уйнарлар да, артистларның күңеле булгач, туктарлар дигән идем, спектакль берничә ел репертуарда”, – дип үзенең сөенечләрен җиткерде. “Мин бу спектакльнең нинди жанр дип аталганын белмим. Анысын театр белгечләре әйтер. Әсәр талантлы икән, ул кешенең бәгыренә барып җитә. Мин артистларга сокланып утырдам – матур итеп җырлыйлар да”, – диде спектакльне тамаша кылган Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй. Роберт Миңнуллин Туймазы театрының аның шигърияте буенча спектакль куярга җыенуын очраклы рәвештә генә белгән – театр сайтына кергәч әлеге спектакльнең репетицияләре баруын күреп алган. Соңыннан театр авторны премьерага чакырган. “Спектакль – режиссер Байрас Ибраһимовның идеясе. Бу – аларның трактовкасы, минем шигърияткә карашы. Аларның үзләренчә эшләргә хакы бар. Шигырь шуның өчен дә шигырь бит инде – аны һәркем үзенчә кабул итә. Режиссерның бу карашы миңа ошады. Монда минем бөтен шигъриятем сыйган, лириканы да, иҗтимагый тормышка карашымны да чагылдырырга тырышканнар, – дип сөйләде шагыйрь “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Мин моны театр өлкәсендә яңа сүз дип исәплим”. “Каеннарым белән..." спектакле иртәгә дә 15.00 сәгатьтә театрның Кече сәхнәсендә уйналачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев