Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үзегезне талантлырак дип санасагыз, исбатлагыз". Ришат Төхвәтуллин кемгә дәгъва белдерә?

“Нигә күңелсезләнеп тавышлашып йөри башлады соң бу артистлар?”, дип соңгы арада тамашачылар борчуга калды. Көн саен диярлек татар эстрадасы йолдызлары арасында бәхәсләр туып тора. Иң кызганычы, җырчылар хәзер килеп туган бәхәсне үзара хәл итмичә, социаль челтәрләрдә яктыртып, халык алдына чыгарып сала. Тегеләре чәйни, гайбәт куера. Күп җырчылар шул рәвешле үзләрен тагын да таныта. Артистлар моны үзара кара пиар дип атый. Ришат Төхвәтуллинның моңарчы берәү белән дә бәхәскә кергәне булмады. Җырчыга кем сүз әйткән? Әлеге сүзләре белән ул кемгә мөрәҗәгать итә? Әллә инде моңлы сандугачыбыз да башкалардан калышмаска тырышып кара пиар ясап карамакчы булганмы?

“Мин конфликтлар һәм кирәкмәгән сөйләшүләр яклы түгелмен. Җырчылар арасындагы үзара кирәкмәгән сөйләшүләр гадәттә зур концертлар вакытында сәхнә артында була. Минем фикеремчә, җырчы уңышының 10%ы таланттан, ә 90%ы көндәлек тырышлыктан тора. Әгәр дә сез үзегезне талантлырак дип санасагыз, сәхнәгә чыгыгыз да, исбатлап күрсәтегез. Фестивальләрдә түгел, ә үзегезнең концертларыгызда”, дип яза Ришат Төхвәтуллин үзенең инстаграмында. “Ни булды? Кем сезгә сүз әйтте?”, дигән сорауларга Ришат җавап бирми.


Фото: скриншот инстаграм
https://tatar-today.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев