Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Үзебезнең лагерьларда көньяктагы кебек шартлар тудырырга кирәк - Рөстәм Миңнеханов

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков та аның белән йөрде. Районга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов басуларны һавадан күзәткән. Хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка басулардагы хәлләр турында сөйләделәр. Быел сөрүлекләр 68 мең 826 га тәшкил иткән, бөртекле культуралар 40 мең  гектарда игелә. Көнбагыш – 2643 га, шикәр чөгендере - 3383 га, рапс - 1243 га, орлыклык кукуруза - 725 га мәйданда чәчелгән. Төп мәгълүматны район башлыгы Александр Шадриков бирде. Бүгенгә барлык мәйданнарның 41 процентында уңыш җыелган, бу – 16 мең гектардан артык дигән сүз. 45 мең тонна икмәк алынган, бер гектардан уртачак 28,5 центнер уңыш чыга. Район җитәкчесе Татарстан Республикасы Президентына яңа Балалар иҗат йортын төзүдә һәм балаларны савыктыру лагерын торгызуда күрсәткән ярдәме өчен аерым рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел республика балалары лагерьларын яңарту буенча зур эшләр башкарылган. «Бу лагерьларда көньяк савыктыру урыннарындагы кебек үк шартлар тудырырга кирәк.  Балалар үзебездә дә әйбәт ял итә алалар икән, курорт төбәкләренә бару өчен вакыт һәм акча туздырырга кирәкми», - диде Татарстан Республикасы Президенты. Татарстан Президенты шулай ук авыл хезмәтчәннәре белән хуҗалыкларны ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләр белән тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләште. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Чайка» балаларны савыктыру лагерында булды. 60 нчы еллардан бирле эшләп килгән лагерьны торгызу өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2015 елның сентябрендә акча бүлеп биргән.  Шул акчаларга яңа йокы корпусы, ашханә, спорт мәйданчыгы һәм башкалар төзелгән. Рөстәм Миңнеханов тору урыннарын карап чыкты, медицина блогында һәм ашханәдә булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев