Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үзебезне яхшы тирәлектә яшәргә тиеш дибез, шул ук вакытта теләсә кая чүп ташлыйбыз" - Рөстәм Миңнеханов

Әйләнә-тирә мохит – мөһим әйбер. Без бу факторга бәя биреп бетермибез, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында журналистлар белән традицион Яңа ел алды очрашуында. “Үзебезне яхшы тирәлектә яшәргә тиеш дибез, шул ук вакытта теләсә кая чүп ташлыйбыз, пычрак матдәләр чыгара торган машиналарда йөрибез, эшмәкәрләр елгаларга пычрак агыза. Безгә моны кемдер үзгәртергә тиеш кебек. Без вазгыятьне үзгәртү өчен үзебезгә үзебез стандартлар куярга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент 2015 елның - Парк һәм скверлар, 2016 ел Су саклау зоналары елы булуын искәртеп, киләсе елның Экология һәм җәмәгать урыннары елы буларак игълан ителүен ассызыклап үтте. “Кичә без яңа Горки-Әмәт паркында булдык. Анда 300 мең кеше яши, ә парк бөтенләй булмаган. Халык моны бик көткән. Бу эшләргә предприятиеләр актив кушыла. Бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк”, - диде Р. Миңнеханов. Президент Kazan-Arena стадионы янындагы парковканың каршылыклар тудыруын шәрехләп үтте. “Төрлечә бәялиләр, кемдер ачулана. Менә Казансу яр буен эшләдек, хәзер бөтен кеше килә, барысына да ошый. Экология өчен борчылмыйча, вәсвәсә таратып йөрүчеләр бар”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Займищеда Идел ярындагы эшләрне тыюы турында хәбәр итте. “Бу ял итү өчен яхшы урын", - диде ул. "Бу тема һәрвакыт актуаль булачак. Миллениумнан өченче дамбага кадәр эш башларга кирәк, аны эшләсәк яхшы булыр иде. Футбол стадионы өчен тукталыш кирәк бит, кешеләр анда машиналарын калдыра алыр иде. Без моның белән шөгыльләнәчәкбез. Безнең тарафтан чаралар күрелсен өчен безне тәнкыйтьләргә дә кирәк. Әмма башбаштаклык итеп, кемнәрнеңдер сәяси очко җыярга теләве матур күренеш түгел. Сазлык вакытында беркемгә кирәкмәде, ә хәзер каршылыклар туа. Безгә экология белән бәйле берәр проект башлаганчы, бар әйбер турында да киңрәк сөйләргә кирәк. Бишбалта бистәсен алыйк. Киров районында зур проект көтелә. Әгәр без анда күлне дә, тирә-ягындагы территорияне тәртипкә китерсәк, төзелеш архитектурасын билгеләсәк, бу безнең шәһәрнең матур урыннарының берсе булачак. Безгә бу хакта күбрәк сөйләргә кирәк. Бу безнең җитешсезлек дип саныйм. Кешеләр безнең идеяләрне ишетми. Проектларны гамәлгә ашырганда, очрашып, алар турында фикер алышуларны арттыру зарур”, - дип билгеләп үтте Президент.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев