Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үзебезне алдап утырмыйк" (Илдар Гыйлметдинов б/н ӘҢГӘМӘ)

Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту сәгатьләре кыскарачак. Берничә көн элек матбугат чаралары Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе, татар федераль милли мөхтәрияте җитәкчесе Илдар Гыйлметдиновка сылтама белән әнә шундый хәбәр таратты. Ә депутат әйтүенчә, журналистлар аның сүзләрен дөрес җиткермәгән. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе Илдар Гыйлметдиновка шалтыратып, мәсьәләгә ачыклык кертте.   – Мин әйткән сүзләрне башка мәгънәдә җиткергәннәр, хәзер нишләтәсең инде? Татар телен укыту турында сорадылар – дәшми кала алмыйм. Белмим дип тә әйтә алмыйм. Безгә нәрсәдер эшләргә кирәк, – дип сөйли Илдар Гыйлметдинов. – Мин рус балаларына татар телен укыту турында әйттем. Андый проблема чыннан да бар. Бүгенге практика нәрсәгә китереп җиткерде? Урыс балалары телне белми дә, белергә теләми дә. Бу хәлдән ничек чыгарга? Без аларга татар телен бүгенге күләмдә укытып нәрсәгә ирешергә телибез? Телгә карата нәфрәт уятмыйбызмы? Танышларым арасында да андыйлар бар. Минем баламны көчләп татарчага укытасыз, ул булдыра алмый, ә сез барыбер җәфалыйсыз дип зарланалар.   – Сез нәрсә тәкъдим итәсез? – Мәгариф министрлыгы өчен җавап бирә алмыйм, программаны ничек үзгәртергә кирәклеген дә мин хәл итмим. Миңа калса, безгә укыту стратегиясен үзгәртергә кирәк. Әгәр рус балалары татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә белеп чыгалар икән, бу зур җиңү булачак. Бүгенгә исә татар теленә тискәре караш тудырудан тыш, бернигә ирешә алмадык. Минемчә, югары сыйныфларда рус балаларына татар теле кирәк түгел. Аларда болай да тел кайгысы калмый – вузга керергә әзерләнәләр. Рус балалары гына түгел, татарлар да шулай. Дүртенче-тугызынчы сыйныфларда исә дәүләт теле буларак укытырга кирәк. Барысына да – монысы законда язылган. Әмма ул эш сәгать саны бүлеп бирү рәвешендә генә түгел, нәтиҗәле алып барырга тиеш. Ә нәтиҗә юк. Үзебезне үзебез алдап утырмыйк инде. Авыр грамматика белән ерак китеп булмый, сөйләшергә өйрәтәсе иде. Бәлки, кайбер дәресләрдә русча Татарстан тарихын укытырга кирәктер. Анысын да белмиләр бит әле. Миңа калса, төп көчне башлангыч сыйныфлар һәм балалар бакчасына бирергә кирәк. Бала биш яшькә кадәр телне яхшы үзләштерә. Уен һәм башка ысуллар ярдәмендә сабыйда кызыксыну уятып була. Алдынгы илләр шул алым белән шөгыльләнә. Мәктәптә генә укыта башлау соң инде. – Бу хакта мәгариф түрәләренә әйткәнегез бармы? – Бу хакта министрлыкка да әйттем. Барысы да белә. Шундый үзгәрешләр булмаса, телне бөтенләй югалтырга мөмкинбез. Мин бит монда (Мәскәүдә) нинди хәрәкәт барганын күреп торам. Үзебезгә бүген-иртәгә үк нидер эшләргә кирәк. Үзебез хәл итмәсәк, безнең өчен моны башкалар эшләячәк. Иртәгә үк үз законнарын кертергә йөрүчеләр бар. Ул вакытта инде... – Игътибар итсәгез, татар телен укытуга каршы чыгучылар арасында руслар гына түгел, үз татарыбыз да җитәрлек.  – Әйтәм бит, үзебез хәстәрен күрмәсәк, укыту программасын кабул итмәсәк, рус һәм башка милләт балаларына татарча укытмаска дигән закон килеп керәчәк. Аннары алар артыннан сез әйткән татар әти-әниләре дә кузгалачак. Аңлыйсызмы? Миңа калса, татар балаларын укыту программаларын да карап чыгарга кирәк. Ни өчен төя-төя икенче сыйныфтан ук аларга грамматика укытырга? Мин татар мәктәбен тәмамладым. Безнең грамматика дүртенче сыйныфтан гына башлана иде. Баланы катлаулы юлга кертеп җибәреп әти-әниләрдә нәфрәт кенә уятабыз. Укучыда кызыксыну булырга тиеш. Әнә шундый программалар кирәк. Укытучы кадрлар турында әйткән дә юк. Бу мәсьәләне телгә алгач, үпкәли башлыйлар. Ә ник үпкәләргә? Әйтик, информатика укытучысын курсларга җибәреп кайтаралар да, ул татар телен укыта башлый. Чөнки ул татарча белә икән. Болай булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк. Алайса, мине татар телен укытуга каршы чыккан дип игълан итүчеләр дә булды. Ни сөйлисез, мин әйтәм. Мине татар балаларының татарча белмәве борчый. Рус балаларының Тукай телен белүе икенче мәсьәлә. Башта үзебезнекеләрне өйрәтергә кирәк. – Балаларны ничек аерырга соң? Исеменә карап кына төркемгә бүлү дөрес тә булмаска мөмкин. – Кырык-илле укыту программасы булырга тиеш. Төрле юнәлешләр бар бит. Махсус тел юнәлешен сайлаучылар татарчаны тирәнрәк үзләштерә ала. Ни өчен гимназияләр ачмыйбыз? Кем комачау итә? Казанда менә дигән икенче гимназия, аның янында балалар бакчасы бар. Балалары шунда эләксен өчен әти-әниләр чират тора. Татарстаннан читтә дә уңышлы эшләп килүче мәктәпләр бар. Әмма анда татар теле укытканга гына түгел, башка фәннәрне дә яхшы итеп өйрәткәнгә бирәләр сабыйларын. Менә шундый уку йортлары кирәк. Тагын җиде-сигез елдан бүгенге мәктәп системасы бөтенләй үзгәреп бетәчәк. Читтән торып укуга корылган цифрлы, электрон белем бирү системасы килә. Өйдән торып кына укыячаклар.  Безгә әнә шуңа да әзерләнәсе була. – Элегрәк бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру хокукын кире кайтару турында әйткән идегез. Хәзер инде бу хакта хыялланып буламы? – Татарстан укучыларының бу имтиханны ана телендә тапшыру хокукы булырга тиеш. Әмма мәҗбүри рәвештә түгел. Мондый хокукны законга ничек кертү турында уйларга кирәк булачак.  
Илнар Хөснуллин, Ватаным Татарстан
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев