Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үзебез утырткан агачның тамырын чабабыз" - Камәрия Хәмидуллина

Милли компонентны укытуга бәйле канунны гамәлдән чыгару максатыннан, Россия Президенты Владимир Путин белән  аңлашу табарга кирәк. Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездының пленар утырышында әнә шул фикерне белдерде. “Татарстан, башкаласы Казан – татар телен саклый торган бердәнбер урын. Милләтебезнең рухын нык һәм сәламәт яшәткән, татар теле югары дәрәҗәдә кайгыртылырга тиешле урын җир шарында бүтән юк. Нигәдер җәмгыятьтә милли мәгарифтән курку яши. Уттан курыккан кебек курку. Ни өчендер без шактый еллар башлангычта гына булса да, ана телен укытырга кирәк дигән уйдырма белән буталдык, соңгы вакытта тел саклауны гаилә җилкәсенә салмакчы булып азапланабыз. Әти-әни үзе дә телне белми. Гына, генә кисәкчәләрен кушып сөйләшү дә телне чикли, аны кысалары эченә кертә”, - ди Камәрия Хәмидуллина. “Һәр телнең бөтенлеге бар. Башлангычта гына укытырга ярарлык, ана баласына бер генә бишек җыры җырларлык, бакыйлыкка күчкән әби-бабайларны яд итәр өчен генә тел-тел дибезме? Мәдәниятне сакларга егәре калмаган, социаль тышчасын югалткан телгә омтылабызмы? Үзебез утыртган агачның тамырын чабабыз. Телне саклау проблемасын күпме генә күтәрмик, төп сорауга җавап бирмәсәк, һаман бер тырмага китереп басачакбыз. Милли мәгариф ул – фәннәрне татар телендә укыту. Бу фикерне тәвәккәл итеп әйтмәсәк, 110 ел элек Йосыф Акчура әйткән сүзгә барып чыгачакбыз. Милләтне саклау ул - телне саклау да, ә тел саклау шул телдә язылган дәреслектән укытудан башлана. Физика, математика, биология, тарих дәреслекләре, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяны күзаллауны формалаштыра торган фәннәр. Телне саклау ул – атнага ике тапкыр татар телен укыту яисә җыр җырлау да түгел, ә балалар бакчасыннан алып, мәктәп, югары уку йортында шул телдә белем бирү”, - дип ассызыклады. Камәрия Хәмидуллина әйтүенчә, Бердәм дәүләт имтиханы рус телендә генә булу сәбәпле, фәннәрне татар мәктәпләре русча укытуга күчте. “Димәк, ана теленә тәрҗемә ителгән федераль дәреслекләргә заказ бирүнең кирәге калмады. Ана телендә укытучы кадрларга ихтыяҗ бетте. Педагогик институтларның кирәге калмады. Милли кадрлар әзерләү практикасы юкка чыкты. Чаң сугабыз: без уйланырга тиешбез. Бу хәл, үз чиратында, ана телендәге массакүләм мәгълүмат чараларына да ихтыяҗны юкка чыгара”, - дип белдерде директор. “2008 елда Россия мәгариф министры Россия Конституциясенең 19, 26, 43, 68 маддәләренә каршы килә торган боерык чыгарды һәм милли телләрне тупикка китереп терәде. 11 ел буе баланы татарча укытабыз да, имтихан - русча. Үз илендә, үз телендә ана телендә укып, баланың башка телдә имтихан биреп ятуның дөнья практикасында аналогын табуы кыен. Бу хәлнең асылында зур каршылык ята – адәм баласының сайлау хокукын юкка чыгару. Кешене бу хокуктан мәхрүм итәргә беркемнең дә хакы юк”, - диде Камәрия Хәмидуллина. Ул киң җәмәгатьчелек, ата-аналар, мөгаллимнәр исеменнән Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте. “Без Сездән сорыйбыз: Россия Конституциясенең гаранты булган Владимир Путин белән телләрне кыскан 362 нче боерыкны гамәлдән чыгару турында аңлашу табарга кирәк. Моның өчен без мәгариф турындагы федерация законына гражданнарның Конституциядә каралган хокукын гарантияләүче туган телдә урта белем алу хокукын, йомгаклау аттестациясен дә исәпкә алып, үзгәреш кертү инициативасы белән чыгарга тәкъдим итәбез. Шушы бер адым үзе генә дә милли мәгарифкә сулыш алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу адым Россиянең бөтенлегенә янамый, Толстой, Пушкин телен инкарь итү түгел. Без укыту процессын федераль дәүләт стандартлары буенча алып барабыз, тик ана телебездә. Без сезнең сәяси ихтыярыгызга ышанабыз һәм инандыру көчен югары бәялибез”, - дип Камәрия Хәмидуллина тәкъдимне съездның резолюциясенә кертүне сорады. Моннан тыш, ул милли университет булдыру әһәмиятен билгеләп узды. “Милли мәгариф системасы яшәсен өчен, ул өзлексез булырга тиеш. Моның өчен милли университет кирәк. Моның өчен матди мөмкинлекләр җитәр, рухи мөмкинлекләр өлгереп җитәр дип ышаныйк”, - диде.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев