Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Үзе белмәгәнне ничек укыта?

Алексеевск, Балтач, Лаеш, Балык Бистәсе, Спас районы үзәкләрендә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче сыйныфлар бар. Әгерҗе, Аксубай, Югары Ослан районы үзәкләрендә татар мәктәпләре дә, татар сыйныфлары да юк. Бу – милли мәгарифне артка сөйрәүче “кара” исемлеккә эләккән районнар. Татарстан Дәүләт Советында узган утырышта татарча укытуга мөнәсәбәт турында сөйләштеләр. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты оештырган сөйләшү үтә дә җитди булды, биредә кискен белдерүләр дә, тәнкыйтьләү дә күп иде. Бу аң­ла­шыла да, чөнки милли мәгариф – кыл өстендә. Бу хакта башта милли хәрәкәт чаң какса, хәзер түрәләр дә борчыла. Татарстан нинди генә адымнар ясамасын, БДИны русча гына бирү турында канун кулларны богаулый. Шуңа күрә татар мәктәпләре дә әкренләп русча укытуга күчеп бара. Соңгы елларда татар теленә ихтыяҗ юк, аның белән кая барып була, республи­каның югары уку йортларында ана те­лендә белем алырга мөм­кинлек юк, дигән сүзләр ешрак яңгырый. Татар теле кирәкми, татар телле мәктәпләр ачмагыз, ди­гән берничә ата-ананың сүзләрен махсус кү­пертү күренешләре дә юк түгел. Бу вәзгыятьтә нишләргә? 2016-2017 уку елында Татарстанда 173 мең 969 татар баласы белем ала, русларның саны – 148 мең 469, чуашлар – 9 мең 388, удмуртлар – 1 мең 697, марилар – 1 мең 273 һ.б. Әлеге укучыларның 35 проценты (60 мең 913 укучы) татар мәктәпләрендә укый. Моннан тыш, рус телендә белем бирүче мәктәп­ләрдә 806 татар сыйныфы ачылган, алардагы укучылар саны – 14 мең 705 (8,5 процент). Татар телен­дә белем бирүче 742 мәктәп бар, шул исәптән 51 башлангыч, 211 төп һәм 274 урта мәктәп, 206 филиал эшли. Бу мәктәпләрдә нигездә белем бирү туган телдә булса, математика кебек фәннәр рус телендә укытыла. Әмма бу саннар да гел чынбарлыкка туры килми. Татар телендә белем биргән укытучылар арасында да дәүләт телен тиешле дәрәҗә­дә белмә­гән­нәре ачыкланган. Ялган саннар һәм чынбарлыктагы саннар турында Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачынып сөйләде. “Республика районнары арасында татар телендә белем алучы балалар саны буенча Югары Осланда (3,66 процент), Чистай (23,1 процент), Әл­мәттә (25,37 процент) бу күрсәткеч бөтенләй түбән. Әле­ге районнар­ның эшчәнлеге яңа уку елында урыннарга чыгып махсус тикшереләчәк. Алексеевск, Балтач, Лаеш, Балык Бистәсе, Спас районы үзәкләрендә татар телен­дә белем һәм тәрбия бирүче сыйныфлар бар. Әгерҗе, Аксубай, Югары Ослан район үзәк­лә­рендә татар мәктәпләре дә, татар сыйныфлары да юк. Дөрес, 3 ел элек 6 районда шундый хәл иде. Тәнкыйть сүзләреннән соң Балтач, Лаеш, Спас районнарында татар сыйныфлары ачылды. Сүз хисап­лар­дагы саннар турында бара. Әңгә­мә­ләр үткәрү, татар мәктәп­ләрен районнарга чыгып тикшерү вакытында статистика мәгълүмат­ла­рының чынбарлык белән туры кил­мәве ачыклана, уку йортлары формаль рәвештә татар мәктәбе, балалар бакчасы статусын йөртә, ә чынлыкта татар телендә тиешле дәрәҗәдә белем бирми”, – дип, тү­рәләргә күз буяу белән шөгыль­ләнмәскә кушты министр. Мәсәлән, тикшерү барышында Менделеевскиның 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә биология, химия, физика, тарих, физик тәрбия укытучыларының татар телен белмәве ачыкланган. Ка­зан­ның Идел буе районы 16 нчы гим­назиясендә башлангыч 3 сыйныфта укыту тулаем рус телендә алып барыла, 3 башлангыч сыйныф укытучысы татар телен бөтенләй белми. Мамадыш­ның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы, технология, химия, физик тәрбия укытучылары татар телен белми булып чыккан. Нурлат шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе татар телендә белем бирүче ресурс үзәк булуга карамастан, 47 укытучының 16сы татар телен сөйләм теле дәрәҗә­сендә генә белә, ягъни дәрес укыта алырлык түгел. “Күбесе директордан тора. Эшне тиешле дәрәҗә­дә оештыра алмый икән, андыйлар белән без саубуллашачакбыз”, – дип кисәтте Энгель Фәттахов. Билгеле, квалификациясе тү­бән булган укытучылар эшләгән мәктәпләргә ата-ананың баласын бирәсе килми. Ә килделе-киттеле эшләүче мәктәпнең даны тиз тарала. Татар теле нигә кирәк, дигән сорауга өздереп җавап бирә алмаганда, уку-укыту, тәрбия системасы начар булган татар мәктәбенә чират тормаячаклар. Бала татарчага өйдә дә өйрәнә, сыйфатлы белем биргән, уңай шартлар булган мәктәптә белем алсын, дип фикер йөртә ата-аналар. Һәм бу дөрес тә, тормышка практик яктан карау тәнкыйтьләнми. Утырышта бу хакта да фикер әйтүчеләр булды. Министр, милли мәктәпләргә ихтыяҗ юк дигән әкияттән арынырга кирәк, диде. Әгәр дә югары дәрә­җәдәге матди базасы, менә дигән бинасы булса, сыйфатлы белем бирелсә, көндәшлеккә чыдый алса, балалар белән эшләүнең заманча һәм яңа алымнары кулланылса, татар мәктәпләренә балаларын бирер өчен чират торачак­лар, дип әйтте Энгель Фәттахов. Татар теленә ихтыяҗ турында Татарстан Дәүләт Советының Мә­гариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә сүз катты. “АКШта бөтен балалар да ил президенты булырга хыяллана. Безнең балалар өчен дә бу яхшы стимул була ала. Татар телен белүчеләр генә Татарстан Президенты була ала. Карагыз татар мәктәбен тәмамлаган Минтимер Шәймиевкә, карагыз бүгенге Президентыбыз Рөстәм Миң­неха­нов­ка?! Алар татар мәк­тәбен тә­мам­­­лаган. Мәгариф, авыл хуҗа­лыгы ми­нистрлары да – саф татар мәк­тәбендә белем алган ке­шеләр, – дип сөйләде Разил әфән­де. – Безгә ни өчен татар булмаган балаларны көчләп укытасыз, дип мөрә­җәгать итәләр. Татарстан Рос­сия Конституциясен дә, аның кануннарын да бозмый, шуңа ни­гезләнеп эш итә. 2004 елда ук Татарстан кешесенең шикаятен тикшереп, Россия Конституция суды: “Татар­стан мәктәп­ләрендә дәү­ләт теллә­рендә белем бирү, аларны укыту Россия Консти­ту­циясенә каршы килми”, – дигән карар чыгарды. Бу мәсьәләгә чик куярга кирәк, җитте. Ата-ана, бала телә­генә ияреп барсак, кемдер тригонометрия ки­рәкми, физкультураны яратмыйм, физиканы укырга теләгем юк дияр, аларның көенә бара алмыйбыз. Мәгариф турында канун бар, бер­сенең дә хокукы кысылмый, бозылмый. Татарстан бу юнәлештә эшен дәвам иттерәчәк”. Түрә, депутатлар бу хакта кис­кен фикерләр җиткергәндә, Ка­зан­ның Азино бистәсендә татар мәк­тәбе буларак ачылырга тиешле уку йорты тирәсендә гауга купты. Соң­гы елларда беренче тапкыр татар балалары туган телдә белем алсын өчен, заманча җиһазланган, уңай шартлар тудырылган бина тө­зелде. Әмма берничә ата-ана 188 нче санлы мәктәп татарныкы түгел, ә гадәти булсын дип тавыш чыгарды. Татар ата-аналары көткән мә­һабәт бина тирәсендә әлегә тарткалаш бара. Аның директоры Илдар Саяхов, татар сыйныфлары балалар санына карап тупланачак, дип әйтте. Разил Вәлиев фикеренчә, соң­гы елларда федераль үзәктән милли мәгарифне кысу адымнары күп булды. Шуңадыр да ул аптыраганнан: “Татар телен чын дәүләт теле итәр өчен нәрсә кирәк? Кыска җа­вап – үзенең дәүләте булу кирәк. Дәүләт булмаса, аны саклау, үстерү авыр. Дәүләтчелекне дә үсте­рер­гә онытмаска тиешбез, телне дә дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү юнә­ле­шендә эш тукталмаска тиеш”, – дип әйтеп салды.
Римма Бикмөхәммәтова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев