Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Үзбәкстанның яңа президенты Ислам Кәримов сәясәтен дәвам итәчәк - Сергей Абашин

Үзбәкстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Шәүкәт Мирзияев элеккеге Илбашы Ислам Кәримов сәясәтен дәвам иттерәчәк. Бу хакта фикерен “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә тарих фәннәре докторы, этнолог, Санкт-Петербургтагы Европа университетының антропология факультеты профессоры Сергей Абашин җиткерде.

Искәртеп үтик: Ислам Кәримов инсульттан соң 2016 нчы елның 2 нче сентябрендә якты дөньядан китте.

Сергей Абашин әйтүенчә, Ислам Кәримов вафатыннан соң, Үзбәкстанда бернинди проблемалар, каршылыклар күзәтелми. “Төп кандидат бар инде – ул Шәүкәт Мирзияев. Бар кеше дә Мирзияев сайланачагын аңлый”, - дип Сергей Абашин башка кандидатларның сайлау оештыру өчен генә дәгъва кылуын әйтте.

“Кәримов чорындагы барлык лидерлар позицияләрен саклап калды дияргә була. Аның вафатыннан соң кайбер үзгәрешләр булды, әмма алар артык сизелми торган тышкы үзгәрешләр генә. Хәзерге вакытта ачыктан-ачык эшләү чагылыш таба кебек. Бизнеста ниндидер җиңеллекләр вәгъдә ителә”, - диде Сергей Абашин.

Тарихчы элеккеге Премьер-министр Шәүкәт Мирзияевка кыскача сыйфатлама биреп, аның элеккеге Президент кешесе булуын искәртте. “Ул Кәримов белән озак еллар эшләгән. Хөкүмәт башлыгы вазыйфасында эчке эшләрне башкаручы булган. Мирзияев шактый гына катгый җитәкче булып санала”, - диде.

Сергей Абашин уйлавынча, Ислам Кәримов вакытында булган идарәнең төп параметрлары сакланачак, Кәримовның сәясәте дәвам иттереләчәк. “Мирзияевта Кәримовтагы харизма юк-югын, ул әле яшьрәк тә. Мирзияев эшләгәндә коллегиальллек күбрәк булыр дип саныйм, ул, Кәримов кебек, үзе генә хәл итүче булмас. Илдә икътисадый, тышкы һәм эчке сәясәт эчендәге параметрлар сакланыр, мөгаен. Мирзияев үзе дә шулай ди. Нәрсәдер тамырдан үзгәрер дип уйларга җирлек юк. Радикаль үзгәрешләр көтелми”, - дип белдерде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев