Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үзбәкстанда Г.Тукайга салкын караш булмаска тиеш" – Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров

Ташкентта Тукай исемен йөрткән урамның исемен алыштыру татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык уятты. Бу мәсьәлә буенча Бөтендөнья татар конгрессы үз фикерен җиткерергә тиеш, диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров. "Мондый мәсьәләләр белән Бөтендөнья татар конгрессы шөгыльләнергә тиеш", - диде Зиннур Мансуров. -  Үзбәкстанда төпләнеп яшәүче татар диаспорасы бар. Татарлар лидеры Ренат Закиров анда яшәүче милләттәшләр белән элемтәгә керергә тиеш. Соңгы араларда Тукайның "Туган тел" дигән шигырен тикшердем-өйрәндем. Баксаң, бу әсәр бөтен дөньяга таралган. Бөтен төрки халыкларының уку программасына кертелгән. Шул ук исәптән Үзбәкстан, Казахстан, Төркиядә дә мәктәп программасында «Туган тел» шигырен укыйлар. Шуңа күрә безнең үзбәк туганнарның мондый сәер кыланышы  бернинди киртәгә дә сыймый. Үзбәк халкының бик күп дәреслекләре Казанда басылды. Безнең татар мөгаллимнәре үзбәк халкын аң-зиһенгә  кертү җәһәтеннән бик зур өлеш керттеләр. Бөтендөнья татар конгрессы үз фикерен Үзбәкстанда яшәүче милләттәшләребезгә анык җиткерергә тиеш".

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев