Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үз юлым – своя строка" иҗади бәйгесенә йомгак ясалды

Кичә Татмедиа мәгълүмат агентлыгында «Үз юлым – своя строка» иҗади конкурс-лабораториясенә йомгак ясалды. Проектның җиңүчеләре билгеләнде. «Үз юлым – своя строка» иҗади конкурсы лаборатория форматында узды. Проектта катнашучылар бер ай дәвамында, остазлар белән берлектә, проза әсәрләре язды. Конкурста бер ай дәвамында язылган әсәрләр генә катнашты. Награждение победителей "Уз юлым-Своя строка" “Калеб” яшьләр җыены, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм “Ялкын” журналы тарафыннан оештырылган  иҗади конкурс-лабораториясендә катнашырга теләк белдереп, 33 кешедән гариза килде. 30 катнашучы конкурс ахырына кадәр килеп җитте. Максатыбыз - татар һәм рус телләрендә әкият, хикәя, повесть, роман язучы һәм язарга теләүче яшьләрне барлап, аларга профессиональ ярдәм күрсәтү. Конкурсантлар абруйлы каләм әһелләре белән берлектә проза әсәрләре язу серләренә төшенделәр. Конкурс үзенең форматы белән үк яшьләр мәйданына яңалык алып килде. Лаборатория формасында оештырылды», - диде «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фәзуллин. Награждение победителей "Уз юлым-Своя строка" Каләм тибрәтүче яшьләр белән ай дәвамында танылган язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Айгөл Әхмәтгалиева, Халисә Ширмән, Альбина Гомәрова  дүрт төркемгә бүленеп эшләде. Нәбирә Гыйматдинова: "Минем төркемгә көчле яшьләр тупланган иде. Фантастик әсәрләр дә язылды. Әлеге конкурс күңелемә ошаган бәйгеләрнең берсе булды. Бу проект икенче елга Россия күләмендә, Татарстан җитәкчеләре белән берлектә оештырылырга тиеш. Киләчәктә нинди генә һөнәр иясе булсагыз да, язу эшен ташламагыз".  Шулай ук язучы конкурсны туган телне саклауның  үтемле бер ысулы дип тә атап узды. Награждение победителей "Уз юлым-Своя строка" «Үз юлым – своя строка» иҗади конкурс-лабораториясенең Нигезләмәсендә күрсәтелгәнчә, төп җиңүчегә Tampere Islam Mahallesi татар мәдәни җәмгыятенең махсус премиясе тапшырылырга тиеш иде. Премия күләме – 1000 евроны тәшкил итә. Проектны оештыручылар төп җиңүчене билгеләмичә, алты кешене әнә шул премиягә лаек дип тапкан. «Үз юлым – своя строка» иҗади конкурс-лабораториясенең III дәрәҗә Дипломы (100 евро) белән  Альбина Хәйруллина, Рәфидә Галимҗанова, Гүзәл Әхмәтгәрәева һәм II дәрәҗә Диплом (200 евро) белән Регина Вәлиева, Назлыгөл Әкбәрова, Зилә Сабитова бүләкләнде. Награждение победителей "Уз юлым-Своя строка" Конкурста гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, махсус урта белем, югары белем бирү йортлары студентлары һәм иҗат юлын яңа башлаган яшь авторлар катнаша алды.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев