Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Үз вакытында лаеклы бәяне алмаган язучының шәхесенә, иҗатына игътибар еллар узган саен арта...

Бу көнне татар зыялылары  язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Тәүфикъ Әйдине искә алу кичәсенә җыелды. Тәүфикъ Әйдинең бакыйлыкка күчүенә 16 ел вакыт узган. Исән булса, аңа 76 яшь булыр иде. Үз вакытында лаеклы бәяне алмаган язучының шәхесенә, иҗатына игътибар  еллар узган саен арта гына бара. Аның әсәрләре төрле газета-журналларда кабат  басыла, иҗаты буенча диссертация якланды, диплом-курс эшләре языла. Шушы бер-ике елда гына да Татарстан китап нәшриятында әдипнең 4 томнан торган “Сайланма әсәрләре” басылып чыкты, “Җыен фонды”  аңа багышлап  “Шәхесләребез” сериясеннән җыентык әзерләп бастырды, Татарстан Фәннәр академиясе нәшриятында Т.Әйди иҗатына багышланган монография дөнья күрде.

Татарстан Язучылар берлеге сәхнәсендә Т.Әйдинең якыннан  аралашкан хезмәттәшләре, чордашлары күңел түрләреннән чыккан фикерләре белән уртаклашты.   Беренче булып сүз алган язучы,   филология фәннәре докторы, профессор  Тәлгат Галиуллинга Тәүфикъ Әйди белән аралашырга насыйп булган. Истәлекләре белән уртаклашты. Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат язучыга атап язган шигырен укыды.Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Тәүфыйк Әйдинең якын дусты Индус Таһиров язучының татар мәйданындагы урынына тукталды. Чыннан да, Тәүфикъ Әйди туган халкы һәм гомумән, дөньядагы төрки телле халыкларның тарихы, теле, әдәбияты, бигрәк тә җәмәгатьчелек  тарафыннан исемнәре дә әйтергә тыелган заманда, Җир шарының төрле кыйтгаларына чәчелеп Ил, Ватан, татар халкы өчен бәһаләп бетергесез әдәби, мәдәни һәм фәнни хезмәтләр иҗат иткән дистәләрчә милләттәшләребезне үз акчасына эзләп табып, аларның иҗаты белән таныштырган, гаҗәпләндергән, сокландырган шәхес. Күз алдыгызга китерегез, ул вакытлар Сталин чорыннан озакта үтмәгән, яңадан “Гулаг чоры” башлану куркыныч туган еллар...Тәүфикъ Әйдинең кылган гамәлләре шул чорның батырлыгына тиң. Бер сүз белән әйткәндә, Тәүфикъ Әйди ул вакытта башка өлкәләрдә яшәүче татар халкы өчен Татарстанның тулы хокуклы илчесе булган олуг шәхес.

Искә алу кичәсендә чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил  Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ, Төркиядән Татарстанга күчеп килгән, бүгенге көндә татар әдәбиятын төрекчәгә тәрҗемә итеп, төрки дөньяга таныту эшен алып барган Фатих Котлы,  Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Марсель Галиев, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла бар иде. Алар үзләренең саллы фикерләре белән уртаклашты.

“Еш кына «Телебез өчен көрәшик!» дип  йөргән кешеләрнең өендә балалары татарча   белмәве ачыклана. Оныклар турында инде сүз дә юк! Бу кешеләргә карата шундук хөрмәт хисе югала, башкарган хезмәтләренең ихласлыгына шик туа. Ә Тәүфикъ Әйдинең гаиләсе, дәвамчылары турында бу сүзләрне әйтеп булмый. Татар җанлы балалар тәрбияләгән шәхеснең тәрбия эшчәнлеген дә үрнәк итеп алырлык. Сәхнәдә Тәүфикъ Әйдинең улы, Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры, икътисад фәннәре кандидаты Айнур Әйделдинов  татар әдәби телендә чыгыш ясаганнан соң бу сүзләргә тагын бер кат инанасың. Ул үз чыгышында татар телен саклап калу ысулларына тукталды. Искә алу кичәсендә Татарстанның халык җырчысы Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, халыкара конкурслар лауреаты Зәринә Хәсәншина, җырчы Базарбай Бикчәнтәев татар  халык моңнарын яңгыратты. К.Тинчурин театры артистлары Гүзәл Гайнуллина, Зөфәр Харисов Тәүфикъ Әйдинең үлемсез әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Соңыннан кичәдә катнашучылар аягүрә басып Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкарды. Шәхесләрнең Тәүфикъ Әйди турындагы фикерләре:
“...Аның бәһаләп бетергесез хезмәтен Вакытны узып кылынган  эшләр дип саныйм. Дөресен әйткәндә,Тәүфикъ Әйди берүзе, бердәнбер әдип, тикшеренүче, философ, пропагандист булды һәм Вакыт койрыгына тагылган бөтенебезне дә, тарих үргән ачы камчы белән камчылап, Вакыт белән янәшә урынга чыгарырга тырышты...”, −  дип язды Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим “. 

 Сәяхәтнамәләр жанры, гомумән, үзенең барлыкка килүе, үсүе җәһәтеннән шактый борынгы чорларга барып тоташа. Газиз Гобәйдуллинның болгарлар чорында ук илләр гизгән Идел буе кешеләренең дә андый әсәрләр иҗат иткәнлеге ихтимал дигән бер фикере, һичшиксез, игътибарга лаек.

Бездәге сәяхәтнамәләр жанрының чын-чынлап җанла­нуы, иҗтимагый әһәмиятле тарихи документ дәрәҗәсенә күтә­релгән әсәрләр язылу, һичшиксез, милли аң тәмам оешып җиткән XIX йөзнең икенче яртысы белән XX гасырның башына туры килә. Һәм әйтергә кирәк,  сәяхәтнамәләр һәм юлъязмалар жанрында  Тәүфикъ Әйдинең үз урыны да бар.

Моның шулай икәнлеге киләчәктә тагын да ачыграк күренер...” – дип язды тарихчы, тарих фәннәре докторы, академик Миркасыйм Госманов.   

“Төньяк – көньяктан, Ерак Көнчыгыштан да ул үз халкыбызның улларын-кызларын эзләп таба белде. ­Казан белән башка өлкәләрдәге халыкның элемтәсен ны­гытты. Бер сүз белән әйткәндә, Тәүфикъ Әйди ул вакытта башка өлкәләрдә яшәүче татар халкы өчен Татарстанның тулы хокуклы илчесе иде. Газета-журналлар да чит төбәкләрдә, чит илләрдә адашкан татарлар турында әтрафлы, төпле белешмәләрне Тәүфикъ Әйди кулыннан алды” – дип язды  Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев.

“«Елан угы» детектив-тарихи романы  язучының соңгы 20 ел эчендә Урта Азия халыклары белән якыннан аралашуы нәтиҗәсе дә булып тора”, − дип язды Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нурихан Фәттах “Үзе булып калды” мәкаләсендә.

Тәүфикъ Әйди иҗатына багышлап кандидатлык диссертациясе язганда, миңа язучының гаиләсе белән, дөресрәге, аның архивын кадерләп саклаган улы – Айнур Әйделдинов белән якыннан танышырга насыйп булды. Күп кенә шәхесләрнең гаиләсендә телебезгә, милләтебезгә карата аянычлы, гыйб­рәтле хәлләргә тап булганнан соң, бу очракта да икеләнү хисләре бар иде. Әмма беренче күрешүдә үк шик-шөбһәләр коелып төште: ул бер генә дә чит сүзләр кыстырмыйча, саф әдәби телдә сөйләшүче ир-егет булып чыкты! Ә инде балаларының – ике кызының да үзе кебек үк, татарча да, инглизчә дә камил дәрәҗәдә аралашуына шаһит булгач, Тәүфикъ Әйдигә хөрмәтем ­тагын да арта төште. Әйе,чын татар ул – балалары гына түгел, оныклары да саф татарча сөйләшкән кеше!”, −  дип яза “Безнең юлыбыз уртак” мәкаләсендә Рөстәм Галиуллин.

 Тәүфикъ Рамазан улы Әйди (Әйделдинов)ның кыскача биографиясе. Ул Мәскәү өлкәсенең Шатура районы Туголесский Бор бистәсендә дөньяга аваз сала. Дәһшәтле сугыш башланыр алдыннан әти-әнисе булачак язучыны Татарстанга, туган якларына алып кайта. Язучының бала һәм үсмер еллары Апас районының Түбән Балтай (1941–1951) авылында уза. Сугыштан соңгы авыр елларда Әйделдиновлар Омск өлкәсенең Азов районы Төк авылында яшиләр. Татар  мәктәбе булмау сәбәпле, үсмер егет казах мәктәбендә укый. Дөрес, соңыннан Әйделдиновлар гаиләсе яңадан үз туган нигезләренә Түбән Балтайга кайталар.Ул Алабуга китапханә техникумында укый,   белемен Казан дәүләт университетында, Мәскәүнең икеъеллык Югары әдәби курсларында дәвам итә. Нәкъ шул чорда Т. Әйди үзенең язмышын, киләчәген язучылык һөнәре белән бәйләргә дигән ныклы карарга килә. Иң элек ул «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли, соңыннан «Татарстан» журналына баш мөхәррир урынбасары итеп чакырыла. Гомеренең кыскалыгын сизенгәндәй, ул яшәешенең соңгы чорын тулысынча әдәби хезмәткә, бигрәк тә чит илләрдә, Россиядә яшәүче татарларны барлап  дөньяга танытуга багышлый.

Флюра Абдуллина


Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев