Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үз теләгем белән китмим, мәҗбүр иттеләр" - Ркаил Зәйдулла

Дүрт ай элек "Гаилә һәм мәктәп" журналына баш мөхәррир итеп билгеләнгән язучы Ркаил Зәйдулла белдерүенчә, җитәкчелек аны вазифасыннан китәргә мәҗбүр иткән.

Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулла Азатлыкка "Татмедиа" ширкәте җитәкчесе Андрей Кузьминга гариза язуын раслады, китәргә мәҗбүр итәләр дип белдерде. "Үз теләгем белән китмим, мәҗбүр иттеләр. 4 ай элек мин илһамланып эшкә тотындым, кешеләр яратып укырлык журнал чыгарырга теләдем. Быелгы җәйге язылу кампаниясендә 4500 тираж җыелды, бу – яхшы күрсәткеч. Командировкаларга да йөрелде, әмма журналның эшенә тыкшынып эш тоткарлана, андый шартларда эшли алмыйм, актлар төзеп, имзалар җыюга га да түзеп тормыйм", - диде ул. Ркаил Зәйдулла алга таба да язучылык эшен дәвам итәчәге хакында әйтте.

Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев