Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үз кешеләребезгә карата сакчыл мөнәсәбәттә булсак, туган телләребезне югалтмаячакбыз" - Фәрит Мөхәммәтшин

"Россия төбәкләрендә этносара мөнәсәбәтләр гармониясендә милли-мәдәни мохтәриятләрнең роле һәм тоткан урыны" төбәкара конференциясенең көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр террорчылык, экстремистик, радикаль агымнар куркынычына бәйле рәвештә зур әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конференциянең Халыклар дуслыгы йортында узган пленар утырышында шулай дип белдерде. “Җәмгыятьтә каршылык тудыра торган бу мәсьәләләр безне уйланырга һәм каршылыкларны мөмкин кадәр киметү өчен чаралар эзләргә мәҗбүр итә”, - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. Аннан үзенең чыгышына күчте. Ул милли-мәдәни автономияләрнең Россия иминлеген, традиция, тел, гореф-гадәтләрне саклап калуда тоткан урынын билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Россия Федерациясенең 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясе дә бу процессларга зур өлеш кертә. “Бу документ төбәкләрнең күп кенә тәкъдимнәрен үз эченә алды. Безнең республикага килгәндә, әлеге стратегияне гамәлгә ашыру концепциясе буенча шактый җитди эш алып барыла. Җаваплы үзәк – Татарстан Президенты каршындагы эчке сәясәт мәсьәләләре буенча махсус департамент барлыкка килде. Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Президент советы булдырылды. Татарстан Президенты Указы нигезендә, шушы мәсьәләләр буенча ведомствоара эшче төркем төзелде”, - дип санап китте ул. Парламент башлыгы республикада 173 милләт һәм халык вәкилләре яшәгәнен искәртте. Фәрит Мөхәммәтшин унлап төрле милли бәйрәмнәрне уздыру традициясе булганын да әйтте. “Без республикада яшәүче халыклар телендә китаплар, газета-журналлар бастырабыз. Дәүләт Советында рус һәм татар телләрендә кабул ителә торган законнар, норматив актларның тиңдәшлеген ачыклаучы махсус комиссия гамәлдә”, - дип белдерде ул. Фәрит Мөхәмммәтшин яшьләр, милли-мәдәни, дини оешмаларның ролен билгеләп узды. “Җирле, төбәк милли-мәдәни оешмалар эшчәнлеген Татарстан халыклары ассамблеясе көйләп тора. Без, шундый иҗтимагый институт булдырырга теләп, милли-мәдәни автономияләрне Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясенә әйләндердек. Ассамблея миграция, дин өлкәләрендә террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау буенча хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итә. Бу буш сүзләр түгел. Комиссия әгъзалары, ай саен җыелып, федераль куркынычсызлык хезмәте, полиция вәкилләре һәм башкалар белән очрашып фикер алыша, уртак нәтиҗәгә килә. Безнең карашка, бу - бик файдалы эш, ул милләтара өлкәдә туып торучы проблемаларны киметергә мөмкинлек бирә”, - диде ул. Дәүләт Советы Рәисе милли телләрдә белем бирә торган мәктәпләр, балалар бакчалары да эшләвен билгеләп узды. “Без милли-мәдәни автономияне тәкъдим итүче һәр халыкның мәктәпләрдә үз балалары өчен класслары сакланып калуына тырышабыз. Бу - милләтләрнең теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре сакланып калсын өчен бик кирәк. Бу авыр миссия: дәреслекләр, методик кулланмалар, кайчак кадрлар да җитми, әмма милли телдә дәресләр уздыру өчен, ел саен нәрсәдер өстәлеп торуына тырышабыз”, - дип ассызыклады ул.   Фәрит Мөхәммәтшин “Наш дом – Татарстан” журналы чыгып баруын горурлыгыбыз дип атады. “Бу - бик оператив журнал. Ул елына 6 тапкыр чыга. Без аны ниндидер зур вакыйгаларга багышлап чыгарабыз. Татарстан халыклары съездына аерым сан багышладык. Журналда күп милләтле республиканың бөтен тормышы чагылыш таба”, - ди ул. Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук, Татарстанда теркәлгән милли-мәдәни автономияләрнең һәркайсына, икесенә бер итеп булса да, бүлмәләр әзерләнгәнен билгеләп узды. Аларның флаг, герб, милли атрибутика белән җиһазлануын белдерде. “Иң мөһиме: без бүлмәләрдә телевизорлар куеп, иярчен аша һәркайсының үз дәүләте тормышын карау мөмкинлеген тудырдык”, - дип белдерде ул. “Без Россиянең барлык субъектларында үзара дустанә яшәүгә дучар ителгән. Дөньяда Россия Федерациясе кебек ил юк. Әгәр үз кешеләребезгә карата сакчыл мөнәсәбәттә булсак, туган телләребезене югалтмаячакбыз. Безнең көч – күп теллелектә, күп милләтлелектә, күп мәдәниятлелектә”, - дигән сүзләр белән төгәлләде Фәрит Мөхәммәтшин чыгышын.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев