Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Үз иленең үги баласы... Нәби Дәүли.

Шәһит Гатауллинның “Әлкилеләр булдыра” (№ 81, 7 июнь, 2017) дигән мәкаләсендә: “Әлки районы үзенең күренекле шәхесләре белән горурлана ала. Әлки җире – шулай ук күренекле әдип Нәби Дәүлине дөньяга китергән төбәк”, –диелгән. Шул уңайдан язучының иҗатына багышлап үткәрелгән бер кичә турында искә алу урынлы булыр. Күптән түгел башкалабыздагы “Таныш моңнар” әдә­би-музыкаль клубында кү­­ренекле әдип, фронтовик-язучы, шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист, драматург Нәби Дәүли иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү өчен, миңа аның әсәрләрен генә түгел, каләмдәшләре З. Нури, М. Галиев, Ш. Маннапов һ.б. аның турында язганнарын да кабат барлап, танышып чыгарга туры килде. Казанга ул шактый кат­лау­лы тормыш мәктәбен уз­ганнан соң килә, яшьләр газетасында эшли, әдәби тормышка кушылып китә. Аның шигъри иҗаты редакторы Муса Җәлил булган “Октябрь баласы” журналында башлана. 1937 – 1941 елларда “Бә­хет”, “Ал чәчәк”, Уйлар”, “Кырык шигырь” исемле дүрт китабы нәшер ителә. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә.Озак та үтми, Орша янындагы авыр сугышларда фашистлар кулына әсирлеккә эләгә, 1945 елга кадәр үлем лагерьларында коточкыч газаплы көннәр кичерә. 1945 елның декабрендә Н.Дәүли Казанга кайта, әмма аңа, әсирлектә булган ке­ше­гә, әдәбият, матбугат өлкә­сендә эшләргә рөхсәт ителми, шуңа күрә 1956 елга кадәр төрле оешмаларда кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче кебек әдәбияттан ерак торган хезмәт вазыйфаларын башкарырга туры килә. Сталин үлеменнән соң, әсирләргә карата булган кешелексез мөнәсәбәт үзгәр­гәч кенә, язганнарын бастыру мөмкинлеге туа. Язучының “Яшәү белән үлем арасында” повесте (1958) һәм “Җимерелгән бас­тион” романы (1965) укучылар арасында аеруча зур популярлык казана. Шул ук вакытта ул шигырьләр, кечерәк күләмле проза, драма әсәр­ләре, сиксәненче елларда “Яз­мышка юл”, “Сталинга хат” исемле автобиографик повестьлар иҗат итә. Әлеге уңайдан Марсель Галиевның моннан 12 ел элек “Казан утлары” журналында (2005, № 5) Нәби Дәүли турында язган “Яшәү белән үлем арасында” дигән мәка­ләсендә әйтелгән кыю фи­кер­ләр белән таныштырып үтү дә урынлы булыр. Ул болай дип яза: ”Сугыш театрында командирларның хатасы аркасында яисә башка бер сәбәптән тулы армияләр чол­ганышта калырга мөм­кин ләбаса. Солдатның монда ни гаебе бар? ”Дошманга тереләй бирелмәскә!” дигән боерыкны ничек кабул итәргә? Сугыш өчен дип тү­гел, тыныч тормыш төзергә яратылган кешегә гомер бер генә бирелә. Ул яшәргә тиеш! Агач мылтык тотып сугышка кергән кешеләрнең сөйлә­гән­нәрен ишеткәнем бар. Агач мылтыклыдан: “Тере­ләй бирелмәскә!” – дип ничек таләп итәсең? Үзе теләп бирелмәгән әсирләргә карата “илен саткан” дигән мөһер сугарга кемнең хакы бар?! “Яшәү белән үлем арасында” повесте бәхетле тәмамлана. “Чынлап та шулай булдымы?” – дигән сорауга: – Язганча булса икән... Бу – минем хыялым иде... Ил чиген узгач, тагын тоткын булырмын, дип башыма да китермәгән идем. Себергә үк озатмадылар озатуын... Чә­нечкеле киртәләр сузып, шпал ташып, үзебезгә үзебез лагерь төзедек. Хәл юк, ач-ялангач. Ике кеше берләшеп, шпалны җилкәгә саласың да, көч биреп, яңак белән терәп барасың. Менә бу шадра эзләр – шул шпалдагы май кисеп кергәннән... Фирга­вен­нәр чорындагы коллар кебек, шпал күтәргән колонна чакрымнарга сузыла, -- дип сөйләгән. Казанга кайткач та эшкә урнаша алмый йөри, язган әсәрләрен беркайда да басмыйлар. – Кич җитсә, җантимер килә. Черек күл буена алып китәләр дә төн буе аяк өсте тотып сорау алалар. Атналар буе шул хәл, йокысызлыктан тәмам тилмереп, исереп, аң бетә башлый. Тегендә... фашистларны күп күрдем, үз илеңдә күзеннән иман нуры качкан палачлар барлыгын белү икеләтә авыр иде, – дип искә алган ул. “Бөек Җиңүнең утыз еллыгы уңаеннан ветеран-язу­чылар чәй мәҗлесенә җыел­ганнар иде. Арада күкрәк тулы орден-медальлеләр бар. Барысы – өч дистәгә якын өлкәннәр. Сыннары туры, йөзләре яшәреп киткән кебек. Бер-берсенең орден-ме­дальләрен тотып-тотып карыйлар. Арада бердәнбер Нәби аганың гына түшендә берни дә юк”, – дип тә искә алган автор, аны кызганып. Хәер, ни гаҗәп, орден-ме­дальләре генә түгел, фрон­­товик-язучы Нәби Дәү­линең әдәби бүләкләре, исем-дәрәҗәләре дә булмаган икән. Югыйсә зур популярлык казанган “Яшәү бе­лән үлем арасында” повес­те 1958 елда ук, вафатына ка­дәр 40 ел элек басылып чыккан, аннан соң күпме әсәр­ләре дөнья күргән! Монысына Сталин режимы гаеп­ле түгел бит инде! Мәҗ­лескә җыелган өч дистә фронто­вик-язучы арасында исем-дәрәҗәсез, әдәби бү­ләксез­ләр дә булмаган. Фашистлар, илдәге тик­шерүче-палачлар тарафыннан газап-әрнүләргә, гаделсез кимсетелүләргә дучар ителгән әдипкә карата замандаш каләмдәшләренең би­тарафлык күрсәтүе га­җәпләндерә. Араларында яу кырындагы кебек кыюлык, уяулык күрсәтерлек бер генә каләм әһеле дә булмаган микәнни? “Шулай да, үлем белән яшәү арасында калган чакларында да Әҗәлне җиңә алган, “атказанган” яисә “лауреат” шикелле купшы исем­нәр алып “бозылмаган”, тө­шенкелек явызга биреш­мәүчән Нәби ага Дәүли “каядыр” китсә дә, үз иҗатының халык күңелендә каласына тирәннән ышана, шуңардан яшәү көче, җан тынычлыгы таба, очрашуларның дәвам­лы булачагына өмет итә иде. Инде аның бу өметле уйла­ры-хыяллары җан җылысын саклаучы әсәрләрендә, радио аша әледән-әле яңгырап торган моңлы-аһәңле җыр­ларында гына калды... Нәби Дәүли иҗаты турында әтраф­лы хезмәтләр юк та бугай. Нәби абый исән вакытта мо­ңа үзе дә борчыла торган иде. Кыскасы, милләте­без­нең талантлы улы, һәрьяклап кызыклы шәхесе калдырган рухи хәзинә җентекле өйрә­нү­чесен һәм халкыбызга җит­­керүчесен көтә”, – дип яз­ган заманында Шамил Ман­напов. Аерым кешегә генә түгел, бик күп милләтләргә, шул исәптән безгә карата да мө­нәсәбәт начар булды бу илдә һәм, кызганыч ки, аеруча хокук, мәктәп-мә­га­риф, уку-укыту, туган те­лебезгә карашта әле дә шулай. Югыйсә без – шанлы, бай дини-дөньяви тарихка, югары мәдәнияткә, дәүләт төзе­лешенә, тел үсешенә, мәктәп-мәгарифкә, уку-язуга, күп төрле көрәш­ләргә, бихисап байлыклары булган иксез-чиксез җир-суларга, урман-болын­нар­га, соклангыч күр­кәм го­реф-гадәтләргә ия булган иң борынгы халыклар­ның берсе. Күрәсең, безнең хисапка үрчеп киткән ишле кавемнең моңа эче пошадыр, хөсетләнәдер, үсешен­нән, алгарыш-яңары­шын­нан куркадыр, ә бәлки, үзен чагыштырып карап, ким­сенү­еннән шулай кыланадыр. Татарлар, халык санына бүлеп исәпләгәндә, илдә Советлар Союзы Герое исе­менә лаек булучы милләт­ләр арасында да беренче урында тора. Шунысы да мәгълүм: Гитлер үзенең бер чыгышында СССР да яшәү­че халыклардан татарларны гына мактап телгә ала. Шуннан соң, Сталин татарларга ул исемне бирүне тыя: аның урынына М.Калинин “Батырлык ме­дале”н генә бирү турындагы указга кул куя. Димәк, ул исемне алучы татар каһар­маннары тагын да күбрәк булган булыр иде. Рейхстагка Җиңү байрагын татар егете Гази Заһитов элә, ә Сталин аның данын Егоров белән Кан­тариягә бирә. Гитлерның империя канцеляриясен дә Идрис Гомәров полкы ала. Дошман амбразурасын да күкрәге белән беренче булып ятимнәр йортында тәр­бияләнгән Шакирҗан Мө­хәммәтҗанов (Александр Матросов) каплый. Исхак Әхмәров та – фаш ителми калган һәм дошман тырнагына эләкмәгән бердәнбер атаклы татар-совет разведчигы. Ул Япониянең СССРга каршы һөҗүм итүен икенче якка борып җибәреп, АКШ-ның сугышка керүенә сә­бәп­че була. Шуларның “әҗере” итеп дигәндәй, бүген республика үзәккә 70-80 процент салым түләп яшәргә мәҗбүр ител­гән, ә аның байтагын коррупция, казна караклары бүлешә дип әйтелә.   Фронтовик язучы Нәби Дәүли Ватанга хезмәт итеп, сугышып, көрәшеп, иҗат итеп яши, әмма туган илен­дә кадер-хөрмәт, рә­хәт күр­ми­чә вафат була. Бу очракта Кеше һәм Ватан мөнәсәбәте менә шуннан гыйбарәт! Әлеге кичәдә күренекле әдип, фронтовик язучы Нәби Дәүли иҗаты шактый тулы ачылды, әсәрләре укылды, җырлары башкарылды. Клуб җитәкчесе Мәүлидә Мингалиева аның тормыш юлы, “Яшәү белән үлем арасында” повесте турында сөйләде, байтак шигырь­ләрен сән­гатьле итеп укыды. Нәби Дәү­ли сүзләренә иҗат ителгән җырларны клуб әгъзалары Эдуард Газизов, Мәсгут Садыйков, Шәүкәт Әгъзамов, Наҗия Басыйрова, Зөлхә­бирә Сәхә­бетдинова, Әминә Гайсина, көйләрне баянда Фәнис Гыйльметдинов, гармунда ансамбль җитәкчесе Роберт Гарипов бик матур итеп башкарды.  
Хәнәфи Бәдигый, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев