Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Үз илеңдә дә рәхәтләнеп ял итәргә, диңгездә коенырга, дәваланырга була бит... (уңай һәм тискәре яклар)

Эштә җитәкченең ялга китәргә рөхсәт бирүе була, башта мең төрле сорау туа: кайда, ничек ял итәргә?
Ял булгач, авылга да кайтасы килә, балалар белән диңгез ярына да барырга кирәк, иптәшең белән сәяхәткә дә чыгарга да теләк бар, сәламәтлекне дә ныгытсаң яхшы булыр иде... Хыяллар зур, акча ягы тешли икән “аякны юрганыңа карап сузасың”. Үз илеңдә дә рәхәтләнеп ял итәргә, диңгездә коенырга, дәваланырга була ләбаса.  Ял итәргә барганда беренче урында сәламәтлекне ныгыту максаты тора икән, моның өчен туган илнең ияләнгән климаты һәм сәгать поясы иң кулае, ди табиблар. Чөнки организм аерым бер температурага, дымлылыкка һәм башка климат шартларына инде ияләнгән, моның өчен өстәмә көч түгәргә кирәк түгел. Бездәге ял итү урыннарының күбесендә климат йомшак һәм организмга уңайлы. Табигать биргән мөмкинлекләр тел-теш тидерерлек түгел. Ә менә ял йортларында хезмәт күрсәтелүнең түбән дәрәҗәдә булуы, туристларның, юлдагы "бөкеләрнең" күп булуы турында ишеткәч, тагын бер кат икеләнеп куясың. Карар кабул итәргә җиңелрәк булсын дип, бүген кайбер атаклы ял итү урыннарының уңай һәм тискәре якларын барларга алындык.

Анапа (Краснодар крае)

Монда ял итү бигрәк тә балаларга ошый. Биредә алар өчен күптөрле ял итү чаралары: данлыклы дельфинарий, күпсанлы аквапарклар, музыкаль фонтаннар... Моңа өстәп климатның йомшак булуы, комлы пляж, артык тирән булмаган диңгез, кояш, саф һава да мөһим роль уйный. Анападан ерак түгел Семигорский чыганагыннан алынган шифалы су озак еллардан бирле сәламәтләндерү өлкәсендә киң кулланыла. Шулай ук вулкан ләме, массаж, төрле дәвалау гимнастикалары - барысы да төрле катлам халык өчен, төрле бәядән тәкъдим ителә.
Уңай яклары: Балалар өчен ял итү чаралары күп, минераль су, вулкан ләме белән дәвалау, йомшак климат; Тискәре яклары: Бәяләрнең чагыштырмача югары булуы, пычрак пляж, ял итүчеләр күп, шау-шу.

Геленджик (Краснодар крае)

Мәрҗәнле һәм диңгез ванналары, дәвалау физкультурасы, физиотерапияләр, куе урманнары, горур таулары белән үзенә тарта. Аны салкын җилләрдән биек Кавказ таулары саклый: шуңа да биредә йомшак һәм кыска кыш, озын һәм аз явым-төшемле эссе җәй. Пшад һәм Жане, Изумрудный шарлавыклары, Парус кыясына сәяхәт - табигать тудырган гүзәллекләргә соклану өчен менә дигән урыннар.
Уңай яклары: Климатның йомшак булуы балалар белән ял итү өчен яхшы, саф һава, гүзәл табигать; Тискәре яклары: Диңгез суы елдан-ел пычырана бара, туристлар күп килә, алдан хәстәрен күрмәсәң, тору урыны табуы авыр, бәяләр чагыштырмача кыйммәт.

Азов диңгезе яры

Азов диңгезе ярларында (Краснодар крае) ял итүчеләр аны табигатенең чиста, климатының яхшы булуы өчен яраталар. Кечкенә балалар белән ял итүчеләр өчен яхшы урын. Азов диңгезе үзенең тирән булмавы белән үзенчәлекле (нибары 4-6 метр). Бу үз чиратында диңгез суының тиз җылынуына китерә, пляж сезоны биредә май аеннан ук башлана. Ял итүне оештыручы курортлар күп түгел, булганнарында да тынычлык, җай хөкем сөрә. Машинада, палаткаларда ял итүчеләр шактый. Бу районнарда җир асты һәм минераль чыганаклар күп булганга, алар диңгез суын организм өчен кирәкле химик элементлар белән тәэмин итә. Кояш нурлары да артык каты кыздырмый, бу шулай ук үз чиратында тән тиресе өчен яхшы. Җәен уртача температура +25, +30ºС. Яр буенда дәвалау ләмнәре чыганаклары күп. Һавасы йод, төрле минераллар һәм дала үләннәре исенә бай. Азов диңгезе ярларына урнашкан популяр курортлар: Ейск, станица Голубицкая, Должанская коса, Тамань, Приазов поселогы һ.б.

Кисловодск (Ставрополь крае)

Биредә сәнәгать предприятиеләре юк. Тирә-яктагы саф һава, сәламәтлеккә генә түгел кәефкә дә яхшы тәэсир итә. Туристлар яратып йөри торган шәһәр паркы горур наратлары һәм кешеләргә ияләшкән тиеннәре белән истә кала. Нарзан суыннан ванна, массаж, саф тау һавасы – үпкәләр биредә яңадан туган күк була, дип ышандыра, ял итүчеләр. Шулай ук бушлай минераль су эчәргә мөмкин. Монда артык килограммнардан да арынырга җайлы диләр. Чөнки Кисловодскида терренкур нигезендә дәвалану киң җәелгән. Терренкур - йөрәк һәм сулыш алу органнарына саф һавада яхшы күнекмәләр. Алар таулы урыннарда җәяү йөрү ярдәмендә башкарыла. Ял итү йортларының яңа корпусларында шифалы нарзан суы краннан агып тора. Ваннаңны тутырасың да, үз бүлмәңдә үк дәвалау курсы узасың. Шәп бит?!
Уңай яклары: сәламәтләндерү процедуралары күп, бушлай нарзан суы, климат йомшак, саф һава, экскурсияләр, гүзәл табигать. Тискәре яклары: шәһәрдә җимерек хәлдәге  тарихи һәйкәлләр, урыны белән чүп-чарның күп булуы, кафеда ашау чагыштырмача кыйммәт.

 

Железноводск (Ставрополь крае)

Еш кына аны Швейцария белән чагыштыралар. Биек таулар белән әйләндереп алынган, йомшак климатлы, чагыштырмача чиста, тыныч шәһәр. Бу шәһәрдә машиналар күп түгел, бөкеләр юк. Аның территориясендә күпсанлы санаторийләр урнашкан. Минераль чыганаклары, зур, матур паркы, Пушкин галлереясе белән данлы. Үзенең кечкенә булуына карамастан, экологиясе, матурлыгы ягыннан тирә ягындагы шәһәрләрне узып китә. Һавасы бик саф, чиста, шәһәрдә тыныч.
"+" тынычлык яратучылар өчен менә дигән ял итү урыны, бик чиста, саф һава, йомшак климат. "-" югары дымлылык, шәһәр кафеларында туклану чагыштырмача кыйммәт.

Пятигорск 

Ставрополь краенда горур таулары, шифалы минераль сулары белән данлы зур курорт шәһәр. Кара һәм Каспий диңгезләре арасында таулы үзәнлектә урнашкан ял шәһәрендә йомшак климат, гүзәл табигать. Кавказ минераль сулары, Тамбукан күлендәге файдалы ләм белән дәваланучылар саны елдан-ел арта.
"+" яхшы климат, күптөрле дәвалану төрләре; "-" су коеныр урыны – минераль сулы күл генә, ул кайбер кешеләргә аллергия бирергә мөмкин. Кавказ халыклары бик күп, еш кына аларның урамда машиналарын акыртып чабып йөрүләре ошамаска мөмкин.

 

Сочи 

Бу данлыклы курорт шәһәре яңалык, төрлелек, күңел ачу, шау-шу яратучылар өчен. Бигрәк тә яшьләргә ял итү өчен кулай. Кечкенә балалары булган гаиләләр һәм өлкән буын кешеләре зур шәһәрнең тавышыннан тиз туя. Кара диңгезнең җылы суы, тирә-якның матурлыгы, шәһәрдә истәлекле объектларның күп булуы ошый халыкка. Сочидагы дендрарий, Роза Хутор, дельфинарий, ерак түгел Адлер океанариумы, Олимпия паркы, искиткеч матур шарлавыклар – туристларның яраткан урыны.
"+" чиста урамнар, яңа, төзек объектлар, гүзәл табигать; "-" югары дымлылык, машиналар, туристлар күп, бәяләр кыйммәт, шәһәр пляжы пычрак.
Күп туристлар Кырымның көньяк ярларында ял итәргә ярата. Бу урыннарны төньяк җилләреннән биек таулар саклый. Шуңа күрә монда урта диңгез сыйфатлары хас үзенчәлекле климат. Гомум сыйфатлар: кунакханәләр сайлау мөмкинлеге зур, күңел ачу, ял итү чаралары күп, кайнап торучы төнге тормыш һәм югары бәяләр.

Ялта

Күңел ачарга, төнге тормыш белән яшәргә яратучылар шәһәре. Туристларның яраткан урыннары: Массандр паркы, “Сказка” зоопаркы, Ленин исемендәге яр буе урамы, А.П.Чеховның йорт-музее, крокодилляриум һ.б. Ялтаның пляжлары чуер ташлы һәм суы да кисәк тирәнәя торган. Шуңа да, кечкенә баласы булган гаиләләр өчен уңайлы түгел.
"+" саф һава, чиста диңгез суы, яшеллекләр күп, күптөрле күңел ачу чаралары, инфраструктура яхшы, матур архитектура; "-" бәяләр кыйммәт, ял итүчеләр күп

Севастополь

Көнбатыш Крым ярларында урнашкан ял итү урыннары комлы пляж һәм сай сулы диңгезе белән үзенә тарта. Балалар белән ял итү өчен уңай җир. Бу ярда Севастополь – зур порт шәһәре урнашкан. Аны пляжлы ялны сайлаучылар гына түгел, ә тарихи музейлар, истәлекләр белән кызыксынучылар үз итә. Балаклава, Фиолент, музей Херсонес, Евпатория һәм Саки минераль сулар ярдәмендә дәвалану үзәкләре булган шәһәрләр исәбендә.
"+" дәвалау мөмкинлекләре, туристлар өчен тору урыннары күп, тарихи һәйкәлләргә бай, яхшы пляж, төрле ял итү чаралары; "-" бәяләр югары, халык күп, сезон вакытында зур бөкеләр.

Соль-Илецк

Тоз күле – Соль – Илецк курорты – 1999 елдан Россиянең 18 иң үзенчәлекле курорты исемлегенә кергән. Бу исемлек табигатый дәвалау факторларының төрләре һәм үзенчәлекләре буенча төзелгән. Биредә: ләм белән, дала климаты ярдәмендә дәвалану, хлорид-натрия минерал сулары белән, тоз бүлмәләренә кереп дәвалану каралган. Шулай ук мондагы җирләр яхшы карбызлар үсүе белән данлыклы. 6 күле бар. Һәр күл – аерым бер авыруларны дәвалауга каралган. Мәсәлән: буыннар, аяклар сызлаганда – Тозлы  күлдә, нерв системасын ныгытасы булганда – Рачкилы күлдә коеналар. Шулай ук төрле үләннәр кушып ясалаган яки эфир майлары белән әзерләнгән кедр бочкаларында парланып чыгарга, массаж курслары алырга мөмкин.
"+" дәвалау мөмкинлекләре күптөрле; чагыштырмача арзан бәяләр; торак бәяләренә килгәндә аерым бүлмәләр: 350 сумнан, барлык уңайлыклары булган өйләр: 3000 сумнан башлап бирелә. Дәвалау күлләре территориясенә керү бәясе ял көннәрендә: 250 сум, эш көннәрендә: 150 сум. Бу бәяне түләгәч, кире чыкмыйча, барлык күлләргә кереп коенып чыга аласың; "-" халык күп, сезон вакытында юлда бөкеләр, пычрак.

Идел буйлап теплоходта сәяхәт 

Кыска гына вакыт эчендә Идел елгасы буена урнашкан күпсанлы тарихи шәһәрләрне, аларның кабатланмас урыннарын күрергә, шул ук вакытта туган як табигатенең искиткеч матурлыгы белән хозурланырга теләүчеләр өчен бу сәяхәт. Биредә гаилә белән дә, бер төркем дуслар янәшәсендә яки ширбәт аен үткәргәндә икең генә дә ял итәргә була. Күпчелек круизларда сәяхәт вакытында халыкны ял иттерү, күңел ачу өчен аниматорлар эшли.
"+" күпсанлы экскурсияләр; кеше санының чикле булуы (судно күп дигәндә 100 кеше генә сыйдыра ала; романтика; "-" экскурсияләрнең өстән-өстән генә, кыска гына вакыт эчендә узуы; күпчелек ашау фаст-фудлардан тора; бертөрлелек; теплоходта озак сәяхәт вакытында чайкалу-тирбәтүсез генә булмый – моңа һәркем әзер булырга тиеш.
Табиблар киңәш итә:
  • Путевка алганда акклиматизация өчен кирәкле вакытны да исәпкә алыгыз. Бу гадәттә 5-7 көн.
  • 3 яшькә кадәрге балалар, 45 яшьтән өлкәнрәкләр, метеопатлар (һава торышы үзгәрешләренә сизгер кешеләр), йөкле хатыннарга, күптән түгел операция, җитди авыру кичерүчеләргә, йөрәк авыручылар, асматикларга күнегелгән климатлы ял сайларга;
Шунысын да әйтергә кирәк, депутатлар Россиядә ял итүчеләрдән курорт салымы түләтергә, дигән закон проектын карый. Президент Владимир Путинга бу тәкъдим ошаган. 2017 елның 1 мартына кадәр әлеге законны эксперимент рәвешендә Кырым, Алтай, Краснодар, Ставрополь төбәкләре, Севастопольгә кертү бурычы куелган.
(Россиянең курорт-шәһәрләренә бәяләмәләр “Отзовик” сайты ярдәмендә әзерләнде).
Автор: Энҗе Ногманова
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев