Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үз халкыңның милли традицияләрен торгызу белән шөгыльләнү сөенечле эшчәнлек" - мөселман дизайнерлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина

Мөселман киеме фестиваленең максаты - мәдәниятебездәге матурлыкны, миллилекне торгызу, яңарту. Бу хакта Казанда 17 декабрьдә узачак “Russia Islamic Clothes 2016” фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә Россия мөслимәләре берлеге рәисе, Россия мөселман дизайнерлары берлеге рәисе, фестивальне оештыру комитеты рәисе Наилә Җиһаншина белдерде. "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында шулай ук халыкара класслы дизайнер-модельер Надежда Әюпова катнашты. Наилә Җиһаншина фестивальнең 8 нче тапкыр оештырылуын, ә проектның 2006 нчы елдан гамәлгә ашырыла башлаганын әйтте. “Үз халкыңның милли традицияләрен торгызу белән шөгыльләнү сөенечле эшчәнлек. Безнең бурыч – мәдәниятебездәге матурлыкны, колоритны торгызу, яңарту. Без бу проектны татар киемен стилизацияләү өчен игълан иттек. Без Татарстанда гына түгел, илебездән читтә дә һәр хатын-кызның гардеробында үз стиле саклануын телибез, - диде ул. – Тамчыдан күл җыела, дигәндәй, без дә ел саен шушы фестивальне оештырып, милли төсмерләр артуын күрәбез. Без телевидениедә милли киемдә җырлаучыларны күрәбез, моңа күзләр, күңел сөенә. Бу матурлыкны күптән күрергә хыялландык”. Наилә Җиһаншина әйтүенчә, милли киемне милли бәйрәмнәрдә, Сабан туйларында күрәбез. Ә соңгы вакытларда ул никахларда да милли мөселман киеме популярлашуын билгеләп узды. “Никахына милли кием тектерүче парлар бар. Әле яшьләр генә түгел, бөтен туганнары шундый киемгә заказ бирә. Бу бик куанычлы күренеш”, - дип белдерде ул. Наилә Җиһаншина фестивальнең алдагысыннан аерып торган якларын билгеләп үтте. “Без быел абыстайларны чакырдык. Мөселманнарның Диния нәзарәте ярдәме белән абыстайлар институтын торгызырга булдык. Бүген абыстайлар милли киемнең иң актив тарафдарлары. Милли аяк киемле, калфаклы ханымнарны күрсәгез, алар абыстайлар. Алар эшчәнлеге белән генә түгел, киеме белән дә үз мәдәниятенә битараф булмавын күрәсәтә”, - диде ул. Наилә ханым милли киемне заманга яраклаштырган дизайнерлар барлыкка килүен әйтте. “Без аларны күрсәтергә телибез. Шәһәр, авыл стиле бар. Әйтик, Әлмәттән абыстайлар килеп, хатын-кызлар киеменең авыл стилен күрсәтәчәк. Бу бик кызыклы, чөнки безнең республикада олырак хатын-кызлар күп”, - дип белдерде ул. Наилә Җиһаншина фестивальнең тагын бер серен ачып, мөселман купальникларын тәкъдим итүче дизайнер булачагы турында хәбәр итте. “Без җәйгә мөслимәләр өчен су керү киемен тәкъдим итәргә телибез. Теләсә нинди яшьтәге ханымнар бассейннарга йөри алырлык булсын. Фестивальдә бу колорит та булачак”, - диде ул. Россия мөслимәләр берлеге рәисе фестивальнең ике көн узачагын әйтте. Беренче көнне ул сайлап алу туры буларак үтәчәк. Аннары дизайнерлар арасында конференцияләр, мастер-класслар узачак. 17 декабрьдә “Гранд отель Казан” комплексында гала-показ башланачак. Фестивальгә кием тегү буенча бизнесменнар, кыйбатлы зәвыклы кием кибетләре, сәүдә фирмалары вәкилләре, модельерлар киләчәк. Төрле дизайн мәктәпләре һәм студияләрдән, модельерлардан 60 тан артык заявка кабул ителгән. Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләрдән, Татарстаннан тыш, Башкортстан, Мәскәү, Әстерхан, Удмуртия, Ульяновск өлкәсеннән дизайнерлар катнашуы көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев