Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Үткәнне торгызыр чак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Композиторлар берлегенең төзекләндерелгән бинасында булды. Архитектура һәйкәле саналган әлеге бина 1906 елда ук төзелгән.  Рөстәм Миңнеханов яңар­тылган бинаны күзәтүдән тыш, берлек җитәкчелегенең килә­чәккә планнары белән дә танышты. “Авырткан” урыннар да юк түгел. Бүген Композиторлар берлеге бинасының фасад өлеше белән янәшәдәге территорияне тәртипкә китерү өчен өстәмә чаралар кирәк икән. Президент исә бу мәсьәләне хәл итү бурычын проектлаучыларга йөкләде. Рөс­тәм Миңнеханов бина эчендәге яңартылган эш кабинетлары белән концерт залында да булды. Россия һәм Татарстан композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин Президентка элеккеге төрки уен коралларын күрсәтте. Соңрак Рөстәм Миңнеханов игътибарына төрки халык­лар­ның тынлы һәм кыллы уен кораллары ярдәмендә башкарылган музыкаль әсәр тәкъдим ителде.  
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев