Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Утка, суга һ.б. телефон аша түләү җайлырак

Элегрәк ай ахырында почта, банк ише оешмаларга башны тыгарлык түгел иде. Кемдер коммуналь хезмәтләр өчен түли, кем штрафын каплый, кем балалар бакчасына акча күчерә... Су буе чират, кыскасы. Безнең халыкта һәр яңалыкка баштарак шикләнеп караучылар булса да, соңрак кабул итәләр үзе. ТР Дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар да бермә-бер арта. Аның  тәмен бер белгән  кеше барлык эшен шуның аркылы гына башкара хәзер. Монда коммуналь хезмәтләр өчен дә, салымны да, интернет-телевидение өчен дә, штрафларны да түләргә була. Моннан тыш, ЗАГСка гариза калдырырга, концерт-театрларга билетлар алырга, газета-журналларга язылырга мөмкин. Шәхсән үзем әлеге портал аша счетчик күрсәткечләрен кертәм. Бик рәхәт: квитанция тутырып, әллә кая барып йөрисе дә юк. Түләүләрне дә шуның аша башкарам. Көннәр буе чиратта басып торасы да түгел, чәй эчкәндә эшлим моны. Бер, ике, өч һәм ике сәгать сарыф ителәсе вакыт җанга кала. Порталга бер тапкыр кереп, үзегезнең шәхси белешмәләрегезне калдыру да җитә. Ул шулкадәр акыллы, икенче юлы барысын да үзе күрсәтеп бирә. Түләү банк картасы аша башкарыла. Офис-менеджер булып эшләүче Эльза Дәүләтшинаның әлеге порталга керми калган көне сирәк. Үз хаҗәтләрен генә түгел, коллектив, җитәкчелек эшләрен дә ул шуның аша башкара. - Штраф, коммуналь хезмәтләр өчен түләүне әйтеп тә тормыйм инде. Быел салым бурычын да әлеге хезмәт ярдәмендә капладым. Интернет, телефонга да шуннан түлим. Табибка язылу, лицензия алу өчен гариза язу кебек эшләрне дә - шуннан. Туганнан-туган абыем мәктәптә балаларның ничек туклануын, менюны да шуннан карап тора, – ди ул. “Услуги РТ” хезмәтеннән кәрәзле телефон ярдәмендә дә файдаланырга була. Әлеге мобиль кушымтаны татарстанлылар инде яратып та өлгерде. Быел аны 100 мең гә якын кеше үз телефонына күчергән. Бу, узган елга караганда, 1,7 тапкырга күбрәк. “Услуги РТ” хезмәте яңартылды, ул хәзер тагын да җайлырак. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов үзе дә әлеге порталдан яратып файдалана. - Мин һәр хезмәтне шуның аркылы башкарам. Мобиль кушымта исә тагын да җайлы, бер операция башкару өчен нибары өч адым ясау җитә. Порталга өч банк картасын беркеттем, – дип, мобиль версиянең эшләү тәртибе белән таныштырды ул. – Ике куянның койрыгын берьюлы тоту булды бу, сезнең белән сөйләшкән арада өй телефоны өчен дә түләп куйдым. Безнең максат  – Татарстанда мөмкин кадәр җайлы мәгълүмат киңлеге булдыру. Электрон хезмәтләр кышкы озын кичләрдә кәнәфигә чумып, бар эшләрне тиз арада  башкару мөмкинлеге бирә.


Мобиль кушымтада бүгенге көндә 17 хезмәт эшли. Нигездә, болар иң еш кулланыла торган: ут, газ, су, балалар бакчасы, интернет, телевидение, телефон түләүләре. Роман Шәйхетдинов 1 декабрьгә кадәр салым буенча бурычларны каплау мөһимлеген дә искәртә. Әмма моны мобиль кушымта аша эшләп булмый. Аның өчен сайтның тулы версиясен кулланырга кирәк. Шәһәрдә яшәүчеләр, башлыча, әлеге порталдан файдалана. Бигрәк тә дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләр ярата аны. Ә менә авыл халкы өчен бу яңалык әлегә чит. Бәлки аның рус телендә булуы да азрак уңайсызлык тудырадыр. Тик белгечләр бу өлкәдә дә кул кушырып утырмый. Ел ахырына кадәр портал татарча да хезмәт күрсәтә башлаячак. Бик тиздән анда  “коммуналь хезмәтләр”, “ЗАГСка гариза калдыру”, “салым түләү” кебек “тәрәзәләр” барлыкка килер дип көтелә. Арчада яшәүче Зөлфия Галәветдинова әлегә дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланмый. – Эш буенча көн саен почтага йөрим. Барлык түләүләрне шунда башкарырга тырышам, – ди ул. – Дөрес, ай ахырында чиратта да басып торырга туры килә. Улым барлык түләүләрне дә шушы портал аша күчерә. Миңа да әллә ничә тапкыр шуннан файдаланырга кушты инде. Мобиль кушымтасы бигрәк тә җайлы диләр. “Әни, сиңа ул кушымтаны күчереп алып бирми булмас инде”, ди. Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Надия  Сәфәргалиевага да әлеге хезмәтләр белән очрашырга туры килмәгән. – Ишетеп беләм, әмма компьютердан файдалансам да, ул сайтка кереп җитә алганым юк. Авыл кешесе бит инде барлык түләү кәгазьләрен почтага илтергә күнеккән. Танышларым, туганнарым “квартплата”ны шуның аша түли. Бик җайлы диләр, – ди ул.


“Услуги РТ” хезмәте 26 октябрьдән яңартылды, хәзер ул тагын да җайлы. Анда кереп түлисе генә килеп тора.  Портал нинди үзгәрешләр кичерде соң?

1. “Центр уведомлений” дигән яңа бүлек барлыкка килде. Анда фатирга түләү өчен счет, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар килеп торачак. 2. Яшел Үзән, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә укучы картасының балансын тулыландырырга мөмкин. 3. Yota һәм Tele2 элемтә операторлары өчен түләп була. 4. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен ташламалы штрафларны карау, аларны түләү вакытын белергә мөмкин.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев