Уссурийск шәһәре мөселман җәмәгатьчелеге соңгы 2-3 ел дәвамында үз акчасына төзегән мәчет өчен көрәш алып бара

Проблеманың асылы хакында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Нәфигулла Аширов сөйләде. Мәчет төзелешенә җирне Уссурийск шәһәре хакимияте биргән, төзелеш эшләре үткәрү өчен рәсми рөхсәт тә шәһәр җитәкчелеге тарафыннан бирелгән. Җир исә Приморье крае мөселманнарының казыят идарәсенә рәсмиләштерелгән булган, гәрчә ул Владивостокта булса да. Ә бу оешма ике ел элек ликвидациягә дучар ителгән. Менә шуннан шәһәрдәге бердәнбер мәчет тирәсендә ыгы-зыгы башлана. Оешма юкка чыгарылу белән шәһәр җитәкчелеге башта мәчетне бөтенләй сүттерергә, аннары инде шәһәр милкенә тапшырырга ниятли. “Мәчет төзелешенә барлык рөхсәт документлары була торып, мәчет урынын бушату таләбе абсурд бит бу! 2005 елның ноябрендә үк хакимият органнары төзелеш эшләренә рөхсәт биргән булган бит. Шәһәр хакимиятенең мәчет төзелгән җирне бушату, аннары, янәсе, мөселманнарга куллану өчен шәһәр мөлкәтенә рәсмиләштерү дә – җирле мөселманнарга карата башбаштаклык. Мәчеттә көн саен 5 вакыт намаз үтә. Гөмбәзе куелган, тик эчке төзелеш эшләрен тәмамлыйсы бар, ә хәзер бу эшләр туктатылды”, - дип белдерде шәех Нәфыйгулла хәзрәт Аширов. “Мөселман җәмәгатьчелеге тиененә кадәр тырышып, сәдака булыр дип өмет итеп үзе төзегән рәсми теркәлгән мәчетне шәһәр үз кулына алмакчы була. Әле болай булса бер хәл, бөтенләй сүтү һәм җирне элекке хәленә кайтару турында да суд карары бар бит”, - ди мөфти. Документлардан күренгәнчә, җирле суд мәчет территориясе белән идарә вәкаләтләре мөселманнарга күчүен расласа да, Уссурийск хакимиятенең административ-хокукый эшчәнлек бүлеге башлыгы Светлана Бабий судның беренче карарына шикаять биреп, мәчет урнашкан җир биләмәсен тартып алу турында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән. “Беренче инстанция суды вәкаләтләр күчү фактын таныды. Ә шәһәр хакимияте никтер вазгыятьне кискенләштерергә уйлады һәм үз аргументлары белән өлкә судында шикаять бирде”, - ди ул. Нәфигулла Аширов әйтүенчә, беренче суд карары мәчетне сүттереп, җирне кире кайтару турында булса, икенчесендә инде шәһәр бинаны үзенә ала һәм мөселманнарга куллануга тапшыра. “Тарихи храмнарны милеккә тапшыралар. Ә монда рөхсәт ителгән җирдә, шәхси акчага төзелеп диярлек беткән бинаны бирмиләр. Нибары бер сәбәп аркасында, имеш, җир өстәрәк торган оешмага рәсмиләштерелгән булган, ә ул хәзер юк. Монда бит инде, югыйсә, гап-гади күчеш схемасы: ликвидацияләнгән икән, мәчетне төзеткән җәмгыять исеменә күчерергә кирәк. Ликвидациядән соң хакимият судка биргән. Гәрчә, үзләре үк җир биреп, проектны раслаган, төзелешкә рөхсәт биргән, төзелеш дәвамында объектка килгәннәр, караганнар, нигез ташы салуда катнашканнар. Монда алар шул формаль сәбәпне файдаланып, җирне тартып алырга кирәк дигән сорау куя”, - дип ризасызлыгын белдерә мөфти.

Ник Уссурийскта каршылык?

Нәфигулла Аширов Советлар Союзын мисалга китереп: “Ул таркалгач, хокуклары Россиягә күчте бит. Илчелек, чит илләрдәге биналар... Бу да шуның кебек бит инде. Мөселман җәмәгатьчелеге калды, юкка чыкмады бит. Закон кысаларында гамәлдә булган, Юстиция министрлыгында теркәлгән дини оешма ул, хисап тапшыра, үзенең структурасы бар. Бары тик яңадан рәсмиләштерү генә кирәк. Минем туган шәһәрем Тобольскида нинди генә биналарны бирмәделәр. Мәсәлән, тарихи мәчетне дәүләт хакимият органнары 52 млн сум акча биреп реставрацияләде. Бер авылда архив документлар аша тарихи дип исбатланган бер мәчеттә дәүләт акчасы хисабына тулысынча төзекләндерү ниятләнә. Ә нигә Уссурийскта мондый караш юк? Мәскәүдә Равил Гайнетдиновка бөтен тарихи мәчетләрне мөселманнар милкенә бирделәр. Ник Уссурийскта мондый каршылык? Шул ук Тобольскида Рус православие чиркәвенең җирле епархиясенә барлык биналары белән Тобольск Кремле комплексы, ГПТУ-5 элекке һөнәри техник училищесының өч катлы бинасы, төбәк музееның күп катлы бинасы, кичке мәктәп бинасы, элеккеге шәһәр стадионы бирелгән. Моны анда элек кайчандыр ниндидер дини объект булу белән аңлаталар. Епархиягә шулай ук борынгы “Екатерина төрмәсе”нең зур комплексы бирелә. Нәфыйгулла хәзрәт барлык конфессияләрнең дини йортлары, һичшиксез, аларның законлы ияләре – дин тотучыларга кайтарылырга тиеш дип саный һәм православие дине вәкилләренең үз хокуклары үтәлүгә ирешүләренә теләктәшлек белдерә. Өстәвенә, бу хакта дәүләт карарлары да бар. Мисал өчен, Россиянең 2010 елның 30 нчы ноябрендә дөнья күргән “Дәүләт яки муниципаль милектәге дини милекне дини оешмаларга тапшыру турында” Федераль закон үз көчендә. Бу мәсьәлә буенча Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсенең Дини оешмалар белән үзара эшчәнлек буенча департамент идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин белән 1,5 элек очрашу булган, әмма әлегә нәтиҗәсез. Владимир Путин исеменә Президент администрациясенә хат та язганнар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: