Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үсеп килүче буынга милли тәрбия бирү мөһим"

Тырыш татарлар гомер кичергән Гали авылы турында белмәгән-ишетмәгән кеше сирәктер. Колхозлар таркалуга карамастан, җиң сызганып җирдә эшләвен дәвам иткән бу авыл халкы борынгыдан килгән милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап яши.
Россиядә дүрт меңләп татар авылы исәпләнә. Галинең кимендә 400 еллык тарихы бар дип раслый галимнәр. Самара өлкәсенең Похвистнево районында урнашкан Гали авылында бүгенге көндә 700дән артык хуҗалык бар, 2 меңнән күбрәк кеше гомер кичерә. Биредә дистәдән артык фермер хуҗалыгы исәпләнә. Халык сату өчен көнбагыш, кыяр-помидор, кишер-чөгендер игә, суган орлыклары үстерә, күпләп терлек асрый. Тау итәгендә утырган авылда өч мәчет, мәдрәсә, 229 бала белем алган урта мәктәп эшли. Җирлекнең социаль, рухи-мәдәни ихтыяҗларын халык үз көче белән күтәрә, бу төбәктән чыккан якташлар да нык ярдәм итә.
Яшүсмерләр өчен дәресләр
Узган ел Гали авылы ханымнары үзләрендә “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсен ачып җибәргән. “Үсеп килүче буынга милли тәрбия бирү мөһим, яшьләр халкыбызның  гореф-гадәтләрен белеп, саклап яшәвен телибез”, – ди оешманың рәисе, Гали урта мәктәбендә 42 ел буе математика фәнен укытучы Кәүсәр Шәйхетдинова.
Хәзер яшүсмерләр катнашында чигү, тегү, токмач кисү кебек дәресләр, милли һәм дини йолалар, бәйрәмнәр даими оештырылып тора. Ханымнарга авыл эшмәкәре, районның “Туган тел” җәмгыяте башлыгы Расих Латыйпов һәрдаим ярдәм итә. “Томшыкларын ачып әнисе җим салганны көткән кош балалары кебек, безнең балалар да өлкән буынның күңелләренә рухи азык биргәнен кабул итәргә әзер, әхлак нигезе булган милли тәрбия белән шөгыльләнергә кирәк”, – ди “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Гали авылы хатын-кызларының эшчәнлеген хуплап.
“82 кулъяулык бүләк иттем”
Кышкы озын кичләрдә Гали авылы хатын-кызлары элек-электән чигү чиккән, яшь кызларга бирнә әзерләгән. Хәзер дә чит төбәкләрдән фольклор ансамбльләре өчен чигүле алъяпкыч-сөлгеләр сорап, Галигә киләләр. Күптән түгел авылның шагыйрәсе Саимә Морзаханова Төмәннең “Саз” ансамбле өчен 20 алъяпкыч чигеп җибәргән. Ул үзе кулъяулыклар чигәргә һәм аларны бүләк итәргә ярата. Галигә кунакка килүчеләргә истәлеккә барлыгы 82 кулъяулык бүләк иткән инде.
Самара шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбе укытучысы Асия Сәйфетдинова да бүген балаларның чигү белән аеруча нык кызыксына башлавын искәртә. “Кулъяулыкларга халкыбызның зур мәгънә салып чиккәнен аңлаткач, кызларыбыз бизәкләр арасына үзләренең мәхәббәт хисләрен яшереп, ярыша-ярыша чигә”, – ди Асия ханым.
Сөлгеләргә яңа сулыш   
– Бездә бүген дә кызларны кияүгә чигүле бирнә белән бирәләр, – ди Гали авылында гомере буе колхозда эшләгән, кышкы кичләрдә кулыннан энә белән төсле җепләрне төшермәгән Кәүсәр Асылгәрәева. – “Сөлге котлату” йоласы сакланып калган.
Татарларда булачак кияүнең әти-әнисенә, кызны сорарга килгәч, ризалык билгесе буларак чигүле сөлге бирәләр. Сабан туе батырына, ат чабышында җиңүчегә бүләк ителүче сөлгеләр – нәкъ менә яшь киленнәрнеке.
Гали хуҗабикәләре килен сөлгеләренә яңа сулыш өргән.
– Элек киленнәргә шакмаклы ак сөлгеләр чигә идек. Хәзер тукымалар күптөрле, без крепсатинга тукталдык – үзе йомшак, матур, атлас кебек ялтырап тора, юарга-чистартырга да җиңел, – ди Кәүсәр ханым. – Сөлгенең урта өлешен 2 метр озынлыкта ясап, ак тукыма алабыз да ике башына, 60шар сантиметр озынлыкта төсле тукымалар тегәбез. Шул ике якка чигүләр чигәбез. Сөлгенең озынлыгы 3 метрдан артып китә. Бу да замана таләбе – элек сөлгеләрне ат ялына бәйләсәләр, хәзер кызның чигүле сөлгесе белән автомобильне бизиләр.
Авыл апалары киленнәргә сөлгеләр, мендәрләр, алъяпкычлар чигәргә булыша. “Бездә йортка килен төшкәндә сөлге котлатып кунак җыю, биленә алъяпкыч бәйләтеп, киленне чишмә юлын күрсәтергә алып бару, кияү мунчасы ягу – бөтен йолалар да элеккечә үткәрелә. Туйлар бик күңелле уза”, – ди Кәүсәр ханым.

Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотолары

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев