Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уртача хезмәт хакы буенча Татарстан күрше төбәкләр арасында – икенче

Идел буе федераль округында агымдагы елның 9 ае эчендә уртача хезмәт хакы 30 мең сумнан артмаган.

Россия дәүләт статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, хезмәт хакы күләме буенча беренче урында 29 769 мең сум белән Пермь крае тора. Икенче урында – Татарстан, биредә уртача хезмәт хакы 29 741 мең сумны тәшкил итә. Өчлекне Самара өлкәсе яба, анда уртача хезмәт хакы 27 869 сум.

Түбән Новгород өлкәсе бишенче урында калган, бу төбәктә үткән тугыз айда уртача хезмәт хакы 6,3 процентка үсеп, 27 071 сум булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев