Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Урманнарда янгын чыгу куркынычы турында кисәтү игълан ителде

Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы турында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү Идарәсе хәбәр итә. Гидрометцентр мәгълүматлары буенча, 25-29 июль көннәрендә регионның кайбер урыннарында урманнарда янгын чыгу куркынычының дәрәҗәсе 4нче класс тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Россиянең 72 урынында урманнар яна.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев