Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ураза гаетендә Казан җәмәгать транспорты 4.30 сәгатьтә йөри башлый

Быел 5 июльдә билгеләп үтелә торган Ураза гаете көнендә Казанның җәмәгать транспорты махсус режимда эшләячәк. Автобуслар һәм троллейбуслар пассажирларны бәйрәм намазына алып бару өчен 4.30 сәгатьтә маршрутка чыгачак, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты. 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 74а, 75, 91-нче номерлы автобус һәм 1, 2, 12-нче номерлы троллейбус маршрутлары шәһәрлеләрне Казан мәчетләрендәге бәйрәм чараларына илтеп җиткерәчәк. 5 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы 6.30 сәгатьтә башланачак. 7.00 сәгатьтә гает намазы башлана, соңыннан хөтбә укылачак. Татарстан башкаласында, Ураза гаете уңаеннан, төп чаралар республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә узачак. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев