Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Урамнар буйлап атлады ямьле һәм күңелле яз... (яз турында 10 шигырь)

Яз, килеп җиттем дигәндә генә, әллә кире борылды инде? Әйдәгез, яз турындагы шигырьләрне барлыйк әле. Бәлки, шул рәвешле ямьле көннәр килүне тизәйтә алырбыз.
Фатих Кәрим  “ЯЗ ҖИТӘ”Балалар өчен яз турындагы иң танылган җырдыр бу. Кем генә әлеге юлларны белми икән?! Кояш көлеп карый безгә, Күзләр чагыла, Елгалардан бозлар ага Диңгез ягына. Яз, яз, яз җитә, Тәрәзәне ачтылар, Тып, тып, тып итә Эре-эре тамчылар. Агачка кунып чыпчыклар Чыелдашалар, Яшькелт-кара сыерчыклар Әй җырлашалар. Тиздән шаулап яфрак ярыр Озын ак каен, Ал чәчәкләр алып килер Безгә май ае. Шәүкәт Галиевнең “ЯЗ” исемле шигыре дә игътибарга лаек. Монысын да балалар бакчасында ук өйрәтәләр иде. Туктап сана, Тамчы тама: Тып, тып, тып. Төшә-төшә, Бозны тишә: Тып, тып,тып. Яз бу, ишет, Кага ишек: Тып, тып, тып. Галимҗан Латыйп “КОШЛАР КАЙТКАЧ” Сыерчыклар, кыр казлары һәм башка кошларның кайтуы – яз килүне аңлатучы билгеләрнең берсе. Шуңа Галимҗан Латыйпның бу шигыре, һичшиксез, күңелегезгә һуш килергә тиеш. Елгада бозлар кузгалды… Елмая, көлә кояш. Урамнар буйлап атлады Ямьле һәм күңелле яз. …Килгән кошларны күрергә Гаяз ашыкты иртән: – Сыерчык кунган түбәдә, Кайчан ул килеп житкән? Сузып – сузып сайрый кошчык, Канатын кага-кага. – Яратам җырыңны, - диеп Эндәште Гаяз аңа. – Ышанмыйм, – диде сыерчык, – Күңелем минем тоя: Яраткан булсаң җырымны, Син куяр идең оя. Шәйхи Маннур “КОЯШ, ЧЫК, ЧЫК, ЧЫК!” Әлеге шигырьне укыгач, “Кояш, чык, чык, чык” дип такмаклап утырасы гына килә! Балачактагы кебек! Яз көннәре килгәндә, Тау өстендә, чирәмдә Утырабыз җыйнаулап, Бишәү түгел, унаулап. Кояш кача болытка, Без калабыз суыкта. Ә безгә җылы кирәк Су керергә тизрәк. Әй сорыйбыз кояштан , Барыбыз бертавыштан: — Кояш, чык, чык, чык! Синең җылың бик тансык. Чыксаң, без сөенербез, Майлы ботка бирербез. Майлы ботка — казанда, Тәти кашык — базарда. Тәти кашык саф алтын, Кирәкми безгә салкын! Нури Арслан “ЯЗ” Бу шигырь шулай ук балалар бакчасы репертуарыннан. Аны укыганнан соң кайсыгыз язның ишекләрдән керүенә шикләнер икән? Бөре чуклары белән, Сыерчыклары белән Яз килә, яз килә. Яз ишекләрдән керә, Яз тәрәзәдән көлә, Кар суында йөгерә, Яшеллеккә төренә. Яз ләйсән булып ява, Яз күкри-тетри һава. Яз кошлар белән кайта... Язны һәркем ярата. Ә бу шигырь ярдәмендә дәрестә, ә, юк, дәрестә генә түгел, хәтта офисларда да физкультминутка ясап була: – Әй, балалар, карагыз! Тышта инде килде яз. – Әйе, әйе күрәбез, Яз килгәнне беләбез. – Я, балалар, сөйләгез Ничек итеп килде яз? – Шатланышып кошлар кайта, Алмагач чәчәк ата. Күктә кояш җылыта, Песи җылыда ята. Тып-тып тамчылар тама, Урамда сулар ага. Көн дә яңгырлар ява, Агачлар яфрак яра. Без йөрибез урамда Дуслар белән булганда. Шатланабыз, биибез Борчылуны белмибез. Нур Баян “ЯЗ” Бу шигырь 1936 елда язылган. Аның иҗат ителү датасын белгәннән соң, укыгач, күз алдына Советлар Союзындагы яз килә. Су буенда су чәчрәтеп Уйный балалар. Су буйларын яңгыратып Җырлыйлар алар. Зәңгәр күктән каңгылдашып Казлар үтәләр, Ә балалар ул казларга Яулык селкәләр. Су буенда җем-җем итә Май чәчәкләре. Иркәләнеп оча майның Күбәләкләре. Күк йөзеннән ак чәчәктәй Кояш нур сибә. Яфрак яра бакчаларда Шомырт һәм чия. Һәр көн шулай – матур яздай Безнең илебез. Кайгысыз һәм хәсрәтсез Безнең җиребез. Әхмәт Фәйзи “УМЫРЗАЯ” Умырзаясыз – нинди яз инде ул?! Әле шигырьне җыр итеп сузганда да ап-ак карлар арасыннан ап-ак умырзаяларның баш калкыганын күз алдына китерергә мөмкин... Боз катлавы эрегәч, җир өстенә Умырзая чыга, карагыз: Умырзая чыга, Умырзая калка, Умырзая суза сабагын. Боз катлавы кебек көнкүрештән Чыгасым ла килә тизрәк, Умырзая кебек, Умырзая кебек, Умырзая кебек тиз үрләп. Умырзая бик тиз үсеп чыга, Бик аз гына яши тураеп, Умырзая бик тиз Башын аска ия, Умырзая сула моңаеп. Юк, мин яшәр идем озак, озак, Минем килми алай буласым: Умырзая кебек, Умырзая кебек, Умырзая кебек суласым... Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы Зур чәчәкләр белән җыелып, Юк, мин үлмәс идем Умырзая кебек, Умырзая кебек боегып. Яз – ул табигатьнең генә түгел, күңелнең, йөрәкнең дә уянуы. Бу вакытта яңа хисләр туа, булганнары яңара, яратасы-яратыласы килә... Яз, әлбәттә, мәхәббәт фасылы! Барлык шагыйрьләр дә – тәҗрибәлесе дә, яңа гына шигырь яза башлаучылар да язны сөю белән бәйләп әсәрләр яза... Бу юлы Рифат Сәлахның “МИН ЯЗЛАРНЫ СӨЙМИМ!” шигыренә тукталыйк. Мин язларны сөймим. Ник яратыйм, Сине алып киткән яз бит ул. Әйтелмичә калган җылы сүзләр, Биреләлми калган наз бит ул. Мин көзләрне күбрәк якын итәм, Мин китәлмим көзләр языннан Сине алып килгән, өмет биргән Көзләр йөрәгемә язылган. Мин язларны сөймим, тик көзләрдә Килми мәңгелеккә каласым. ...Үзең генә мине өр-яңадан Язга гашыйк итә аласың! Һәм, әлбәттә, Габдулла Тукай. КАРЛЫГАЧ Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән Карлыгачым. Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, Балчык берлән матур итеп оя ясый. Күп эшләде иренмичә; бара-бара Чыгарды ул матур-матур балалар да. Ачыксалар Карлыгачның балалары, Чебен-черки тотып кайта аналары. Карлыгачым ямьсез озын кара төндә Каты йоклый оясында, алмый тын да. Бер канатының астына тыга башын, Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын. Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен, Төн буена нинди каты җил исмәсен,— Ни булса да, бары да бер аның өчен, — Уянмый ул, селкетми дә борын очын.  

Рания САДЫЙКОВА туплады

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев