Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Урам тулы язучы хәзер" - Рифат Җамал

Шагыйрь һәм фән докторы Рифат Җамал бөтен иҗат итеп караган кешенең язучы дип аталуына каршы чыкты һәм Татарстан Язучылар берлеген бу өлкәдә тәртип урнаштырырга чакырды. Әлеге сөйләшү Татарстан Язучылар берлегендә үткәрелгән Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы кысаларында булды. Утырыш Тукай премиясен дәгъвалаучы язучыларның иҗатын тикшерү максатларында җыелган иде. Әмма сүз Тукай премиясенә тәкъдим ителгән өч прозаик иҗаты белән генә чикләнмәде. Әлеге очрашуда “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты. “Беркөнне татар телевидениесе язучы Фәүзия Мәхмүтованың үз кулъязмаларын архивка бүләк итүен күрсәтте. Гафу итегез, исемен ялгыш әйтүем дә мөмкин. Андый язучы барлыгы турында Берлек рәисе Данил Салиховка шалтыратып та сорадым. Бу ханымның исемен Татарстан Язучылар исемлегендә дә тапмадым, - диде Рифат Җамал. - Әйтәсе килгән сүзем – урам тулы язучы хәзер. Сез бит берегез дә үзегезне “фәннәр докторы” димисез, чөнки докторлыкка “кәгазегез” юк. Ә язучылыкка “кәгазе” булмаган кешеләр “Мин – язучы” дип телевидениегә чыга, үзенең кулъязмаларын архивка бүләк итә! Халык бит аңа ышана. Язучылар берлеге моны бераз карарга тиеш”. Аның сүзенә Тукай премиясен дәгъвалаучы язучы Камил Кәримов та кушылды: “Мин шагыйрьләрнең китапларын киштәгә тезәргә яратам. Мөдәррис Әгъләм белән Зөлфәт монда тора, дим, Рәшит Әхмәтҗанов – монда. Бер ханымның китабы да нәкъ шуларныкы кебек чыгарылган. Төсе һәм тышлыгы туры килеп тора. Әмма мин аларны янәшә куяммыни?! Без андыйларны, гөлләр кояшка үрелсен дип, гөл астына куябыз. Шунда куйдым. Шигырьнең андые да бар”, - диде ул.   Искәртеп үтәбез, Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы кичә Тукай премиясенә дәгъва итүче язучылар һәм тәнкыйтьчеләр катнашында Татарстан Язучылар берлегендә үтте. Утырышны филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов алып барды. Утырышта Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт катнашты. Утырышта Тукай бүләге һәм аны дәгъвалаучы язучылар - Әхәт Гаффарның "Олы юлның тузаны", "Дәрья башы","Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар" китаплары; Камил Кәримовның "Карурманда кара песи", "Игезәкләр йолдызлыгы" китаплары; Зиннур Хөсниярның "Кичү". "Гарасат", "Көмеш чыбыркы", китаплары турында фикер алышу булды. Шагыйрь Рифат Җамал язучы таныклыгы булмаганнарның язучы дип атала алмавын искәртә
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев