Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Урак өсте: иң күп суктырылган мәйдан Актанышта, иң азы - Менделеевскида

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 26 июль мәгълүматлары буенча, республикада иң күп суктырылган мәйданнар күләме Актаныш районында исәпләнә. Биредә уңыш җыелырга тиешле 44 мең гектар мәйданның 12,2 мең гектары  суктырылган. Икенче урында - Чистай районы, биредә 49,3 мең гектар мәйданның 11,6 меңендә комбайннар узган. Алардан соң Буа районы хезмәтчәннәре: биредә 51,1 мең гектарның 11,1 меңе суктырылган. Беренче бишлеккә 52,3 мең гектарның 10,5 меңен урган Азнакай районы һәм 36,6 меңнең 9,9 меңен урган Зәй районы керә.

Республиканың Әгерҗе районында суктырылган мәйданнар 2,8 мең гектарны тәшкил итә. Уңышны аларга 27,7 мең гектарда җыясы. Иң аз мәйданда комбайннар узган районнар исемлегендә: Теләче — 19,1 мең гектарның 2,6 меңе, Әтнә − 18,2 мең гектарның 1,9 меңе, Югары Ослан —19,2 мең гектарның 1,8 меңе, Менделеевск—11,5 мең гектарның 1,3 меңендә икмәк суктырылып, ындыр табакларына кайтарылган.

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов сүзләренчә, аларның уңыш сере — уракка кыштан ук әзерләнә башлауда. “Без комбайннарны кыштан ук ремонтка кертәбез. 20 майда уракта катнаша торган комбайннарны барлап чыктык. Сабан туйлар узу белән хуҗалык җитәкчеләре белән очрашып, нинди кыенлыклар, чишәсе мәсьәләр булуын тагын бер кат ачыклап, фикерләштек. 6 июль көнне булган 92 комбайнның һәрберсен суктырып, тикшереп карадык. Иртә яздан башлап, эшне өзлекле алып бару нәтиҗәсендә ирешкән уңыш бу”, - диде Дәниф Харисов. Аның сүзләренчә, көн саен уртача 88 комбайн уракка чыга.

“Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел комбайнчыларның эшкә карата мөнәсәбәте үзгәрде. Комбайнның бик кыйммәтле, әмма вакытлыча гына эшли торган техника икәненә төшенеп җиттек. Аннан тиешенчә файдаланып калырга кирәк дигән максат куйдык. Һәр комбайн көнгә уртача 700-800 центнер ашлык ура”, - дип хәбәр итте идарә җитәкчесе “Татар-информ” корреспондентына.

Актанышта уракка төшкән комбайнчылар арасында, гадәттәгечә, лидерлар барлыгын да билгеләп үтте Дәниф Харисов. Игенчеләр гаилә династияләре дә Актаныш кырларын иңли. Районда яшь комбайнчыларга да игътибар зур, диде әңгәмәдәшебез. “Яшь комбайнчыларны җәлеп итү өчен кызыксындыру чаралары булдырдык, өстәмә түләүләр каралган. 20-25 яшьлек комбайнчылар арасында да лидерлар күренә. Яшьләр арасында лидерлар барлыкка китерү өстендә ныклы эш алып барыла, моңарга зур басым ясыйбыз. Бу киләчәк дигән сүз”, - диде Дәниф Харисов.

Актанышта амбарларны әзерләү буенча да актив эшләгәннәр. Андагы хезмәткәрләр өчен семинарлар, укулар үткәрелгән. Кыр хезмәтчәннәрен ашату да биредә оешкан төстә бара. “Урып җыю эшен район буенча без зур кампаниягә әверелдерә алдык”, - дип аңлатма бирде районның идарә җитәкчесе.

Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов сүзләренчә, республиканың төньягында урнашкан Теләче игенчеләре уракка әле 3-4 көн элек кенә төшкән һәм бу көннәрдә генә ныклап эшли башлаячак. “Әле мин үзем дә басуда урып-җыю эшләре белән танышып йөрим. Әлегә бернинди кыенлыклар да юк, әйбәт кенә эшлибез. Техникаларыбыз да җитәрлек. Әле гына “Алан” хуҗалыгына яңа комбайн алып кайттык, хәзер “Теләче-Агро”га яңа 3 комбайн алып кайтачакбыз. Уңыш та сөендерерлек, гектарыннан уртача 27 центнер алабыз, 50 белән беткән басулар да бар. Борчакны бик күп суктырдык”, - диде Ралиф Низаметдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев