Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ун көн буе өйдә утырмагыз" - Сергей Иванов

Кышкы каникулда Татарстанга 130 меңгә якын турист киләчәк дип фаразлана. Кунакларны “бишле”лек итеп каршы алырга вәгъдә иттеләр. Бәйрәм чараларына республикада яшәүчеләрне дә көтәләр. Яңа елга әзерлек турында Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр. “Яңа ел бәйрәмендә Казан һәм Татарстан кунак­ханәләрендә буш урыннар калмаган диярлек. Алар 90–95 процентка тулган”, – диде республиканың туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов. Туристлар саны узган елга караганда да күбрәк булачак дип фаразлана. Чагыштыру өчен, былтыр кышкы каникулда Татарстанга 110 мең чамасы кеше килгән. “Республикага карата кызыксыну зур икәнен күреп, Россия тимер юллары Мәскәү һәм Казан арасында хәрәкәт итүче поездлар санын арттырды. Хәзер тәкъ­димнәр бермә-бер күбрәк, арада шактый очсызлары да бар. Тәүге тапкыр илнең берничә шәһәреннән Казанга туристик поездлар да йөри башлаячак. Әлеге проектта Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Пермь һәм Уфа катнаша. Республика башкаласына ки­лүче туристларны лаеклы итеп каршы алачакбыз. Мо­ның өчен бөтен мөмкин­лекләр дә бар. “Нордавиа” авиакомпаниясенең Санкт-Петербургтан Казанга өстә­мә рейслар җибәрүе дә билгеле булды”, – диде Сергей Иванов. Башкаланың үзәк Яңа ел чыршысы Меңьеллык мәй­данында урнашачак. Ул 29 декабрьдә утларын кабызыр дип көтелә. Бәйрәм сылуын тәмле кәнфитләр һәм итекләр белән бизәмәкче­ләр. Уенчык кына, әлбәттә. Рәхәтләнеп таудан шуарга яратучыларны да биредә үк көтәләр. Меңьеллык мәйда­нында боз шәһәрчеге ачылачак. 25 декабрьдән 8 гыйн­варга кадәр “Туган авы­лым” күңел ачу комплексында Кыш бабай утары эшләячәк. Ә 25 декабрь­дән ат спорты комплексына килүчеләр бәйрәм сылуын читтән генә күзәтеп калмыйча, “чыршы-йорт”та кунак та булачак. Яңа ел шәһәрчегендә кышкы Сабантуй да үткәрмәкчеләр. “Ун көн буе өйдә утырмагыз”, – дип киңәш итте Сергей Иванов. Кышкы каникулда республикада 500дән артык мәдәни-ял итү чарасы узачак. Башкаладан читтә урнашкан туризм үзәкләре дә кунакка чакыра. Тик аларга тиз генә барып җитәм димә! Балалар төркемнәрен автобуска утыртып алып бару кагыйдәләрен катгыйландыру нәтиҗәсендә, ялны оештыру шактый кыенлашкан икән. “Балалар белән барганда гадәттән тыш хәл килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә мәктәп директорлары үз өстенә җаваплылык алырга курка”, – диде Алабуга музей–тыюлыгы генераль директорының үсеш буенча урынбасары Тәнзилә Агишина. Аның әйтүенчә, музейда Татарстан районнары һәм шәһәрләре белән чагыштырганда, илнең Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Екатеринбург, кебек башка төбәкләреннән килүче мәктәп укучыларын күбрәк кабул итәләр. “Балаларны йөртүче транспорт чараларының тизлеген сәгатенә 60 чакрымга кадәр чикләү аркасында, Казаннан Алабугага кадәр автобус дүрт сәгать ярым бара. Нәтиҗәдә балалар күп вакытын юлда үткәрә. Шәһәрне карарга нибары өч–дүрт сәгать кенә вакыт кала”, – диде Тәнзилә Агишина. Әмма башка чара юк. “Транспорт чараларының иминлегенә бәйле таләпләр бар. Алар – Татарстан Мәгариф һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары карамагында”, – диде Сергей Иванов.
Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан
фото: wanderings.online

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев